Логотип Магариф уку
Цитата:

Компьютер технологияләре һәм сәламәтлек

Ата- аналар җыелышы.

Рамил НӘҖИПОВ, Балтач районы Куныр урта

мәктәбенең информатика укытучысы

Максат. Компьютер технологияләрен куллануның уңай һәм тискәре якларын ачу; укучыларның сәламәтлеген кайгырту һәм ныгыту юнәлешендә эш юнәлешен билгеләү.
Җиһазлау:  презентация, тест биремнәре.
Җыелыш барышы.
Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр! Без бүгенге җыелышта  компьютер технологияләренең бала сәламәтлегенә йогынтысы турында сөйләшербез.
(Аудиоязмада Гүзәл Уразованың  «Җимешем» җыры тыңланыла.)
I. Кереш өлеш.  
Укытучы.
Тормыш яме, яшәү тәме
Балаларда икән бит.
Бәхет-шатлыгыбыз булып,
Балам, тизрәк үсеп җит.

Әйе! Һәр ата-ананың баласы үзенә бик кадерле.  Балаларыбызның сәламәтлеген без бүгеннән кайгыртырга тиешбез. Без бу хакта ни дәрәҗәдә уйланабыз икән соң? Шул хакта фикер алышу өчен слайдта бирелгән схема буенча без ике төркемгә бүленербез. (Әти-әниләр төркемнәргә бүленә.) Төркемнәрдә эш вакытында түбәндәге кагыйдәләрне үтәү шарт.

Төркемдәге һәр кешене хөрмәт ит.
Күршеңнең фикерен тыңлый бел.
Үз фикереңне төгәл җиткер.
Төп фикердән читкә китмә.
Әйткән фикереңне дәлилли бел.
Нәтиҗә яса.

II. Төп өлеш.
Укытучы. Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымыннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызда булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыбыз һәр вакытта да файдага гына эшлиме соң? Шул хакта бераз фикер йөртеп алыйк әле.

Слайд :
Компьютер –  . . .
Интернет  хезмәте төрләре:  . . .
Интернетта кулланучылар өчен кагыйдәләр . . .
Бала буш вакытында . . .
Компьютерның сәламәтлеккә тәэсире . . .
Киңәшләр: ...

(Слайдта күрсәтелгән һәр төркемдәге ата-аналар үзләренә бирелгән тема буенча фикер алышалар һәм үз фикерләрен җиткерәләр.)

Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы, шул исәптән компьютер да, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә, сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Компьютер белән саксыз эш иткәндә бигрәк тә күз авырулары, буыннар сызлау, баш авырту, психик тотрыксызлык, һава чисталыгын тәэмин итүче җиңел ионнарның сирәгәюе, виртуаль чынбарлык белән мавыгу «чире» һ.б. шундый тискәре факторлар күзәтелә.
Күз авырулары һәм аларны булдырмау чаралары.
Компьютер мониторының күзгә тәэсире Россиядә дә, чит илләрдә дә өйрәнелде. Нәтиҗәдә түбәндәгеләр ачыкланды:

■ кайбер кешеләрдә кератоконъюктивит, ретинит, катаракта, глаукома кебек күз    авырулары килеп чыгу электромагнит нурланышның тискәре йогынтысынннан түгел, бәлки көн дәвамында мониторга текәлеп, зур игътибар белән киеренке хәлдә эшләгәнлектән була;
■ көннең икенче яртысында гомуми арыганлык халәте, күз кыру яки әчетү, баш авырту шулай ук мониторның һәм андагы сурәтнең сыйфатсызлыгы нәтиҗәсе    булуы ихтимал;
■ компьютерда 20 минут дәвамында эшләгәннән соң, укучыларның күзләренең күрүе начарлана; аннан соңгы дәресләрдә аларның эшкә сәләтлелеге ике тапкыр кими;
■ хатын-кыз операторлар ирләргә караганда тизрәк арый, эш көне ахырына аларда вакытлыча миопия (ерактан күрмәү) күзәтелә;
■ озак вакыт монитор каршында утыру нәтиҗәсендә төсләрне аеру вакыт-вакыт кыенлашырга, көчле яктылыктан гадәттәге күз чагылу дәвамлырак вакытка сузылырга, сурәтнең җемелдәп торуы психикага тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Укытучы. Әлеге һәм башка уңайсызлыкларның сәбәпләре нидә? Компьютер белән эшләгәндә күз нигә арый? (Фикер алышу үткәрелә.)
– Бу хакта белгечләрнең җавабы мондый:
* машинкада басылган тексттан аермалы буларак, экрандагы язу, сурәт гел үзеннән-үзе яктыртылып тора;
* күз арый, чөнки компьютер сурәте – пиксельләрдән (нокталардан), ә басма текст тоташ сызыклардан гыйбарәт;
* сурәтнең (язуның) вакыт-вакыт җемелдәп алуы, пыяла экранда кояш нурларының, лампа утының чагылуы күзгә зыянлы;
* карашны күп тапкырлар кәгазьдәге тексттан – клавиатурага, аннан экранга күчерү күзгә ялыктыргыч тәэсир итә;
* эш урынының унайлы булмавы да – тиз аруга китерүче сәбәпләрнең берсе.
III. Йомгаклау.
Укытучы. Җыелышта сөйләшкәннәргә нәтиҗә ясап, мин түбәндәге киңәшләрне истә тотарга тәкъдим итәр идем. (Киңәшләрне алдан буклет рәвешендә эшләп, ата-аналарга таратырга була.)

Баланың компьютердагы  эшчәнлегенең максатын ачыкларга.
Компьютерда эшләү вакытын контрольдә тотарга.
Интернетны максатчан куллануын контрольдә тотарга.
Компьютер урнаштырылган бүлмәне ешрак җилләтергә һәм андагы яктылыкның  дөрес төшүенә  ирешергә.

Укытучы. Балалар – безнең киләчәгебез. Аларның сәламәт, белемле һәм тәрбияле булуына ирешү өчен кулга-кул тотынып бергәләп хезмәттәшлек итик!

Фото Сета Швита на Unsplash

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ