Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәнис Яруллинның «Хәтерсез күке» әкиятен өйрәнү

Күкеләр нигә моңлана? Язучы Ф.Яруллинның “Хәтерсез күке” әкиятен өйрәнү. Рус төркеме. IX сыйныф.

Әлфия ХӘМӘТВӘЛИЕВА,
Чирмешән лицееның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат:
“Хәтерсез күке” әкиятен өйрәнү; укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү,
– диалогик һәм монологик сөйләм эшчәнлеге үсеше өчен җирлек тудыру; әсәр идеясе аша әти-әни булу җаваплылыгы хакында уйлану;
– Ф.Яруллин иҗатына карата кызыксыну уяту.
Эшчәнлек формалары: фронталь, индивидуаль, парларда эш.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: әти-әни вазифасына бик зур җаваплылык йөкләнүен тану.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып белү УУГ: әсәрнең эчтәлеген ачканда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү; әсәрдә күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү, предметара бәйләнешләрне куланып, кирәкле мәгълүмат туплау.
Коммуникатив УУГ: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара, үз фикереңне татар телендә аңлатып бирә белү
Регулятив УУГ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли, дәреслек, күрсәтмә әсбаплар белән эш итә, үз-үзеңнең, бер-береңнең эшләрен тикшерә, бәяли; биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү.
Предмет нәтиҗәләр: “Хәтерсез күке” әкиятенең эчтәлеген белү, әсәрдә күтәрелгән проблема чишелешен күзаллый алу.
Җиһазлау: Ф.Яруллин портреты, дәреслекләр, ноутбук, проектор, укучылар ясаган рәсемнәр.
Электрон ресурслар: http//www.google. ru, http//www.wicipedia.org, http//www.nsportal.ru http//www.detkam.e – papa.ru (Күке тавышы).
Дәрес барышы

1. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

2. Уңай психологик хәләт тудыру.

3. Өй эшләренә анализ. Кайсы өй эшен, ничек эшләгәннәр?


  1.  

Укытучы: Үткән дәрестә без кемнең иҗаты белән таныштык? Аның нинди әсәрен укыдык? Өй эше итеп нәрсә бирелгән иде?
Укучылар: Үткән дәрестә без Фәнис Яруллинның тормыш юлы белән таныштык һәм аның “Хәтерсез күке” әкиятен укыдык.
Укытучы:  Өй эше итеп барыгызга да:
Укучы: Әкиятнең сюжетын  кат-кат укырга; персонажлар, аларның сүзләре, эшләре белән танышырга, текста  ориентлаша алырлык булырга;
Укытучы: Теләүчеләр  күке турында мәгълүмат әзерләрләп килергә иде. Бу эшне кемнәргә  тапшырган идек  әле?
Укытучы: Теләүчеләргә тагын нинди эш бирелгән иде әле?
Укучы: Әкиятнең сюжеты буенча рәсемнәр ясап килергә иде.
Укытучы: Ә кемнәр рәсемнәр ясады? Рәсемнәрегезне бер-берегезгә күрсәтегез һәм тактага беркетеп куегыз, без аларга бераз соңрак әйләнеп кайтырбыз.( Укучылар үзләре ясаган рәсемнәрне бер-берсенә күрсәтәләр, бер укучы магнитлар белән тактага беркетә һәм “Рәсемнәрегез бигрәк матур!” дип әйтеп куя һәм укытучыга мөрәҗәгать итеп:
Әлфия Сәгыйдулловна, сез теләүчеләр өчен тагын бер иҗади эш биргән идегез. Онытмадыгызмы?
Укытучы: Искә төшер әле, нинди иҗади эш иде?
Укучы: Фәнис Яруллинның тормыш юлы буенча презентация әзерләргә,
һәм аны укучыларга җиткерергә әзерләнеп килергә иде. Ул укучы мин. Мин рәсем ясамадым, мин презентацияләр ясарга яратам.
1 укучы презентация ясаган укучыга мөрәҗәгать итеп: Ә без синең презентацияңне карарга, сине тыңларга телибез.
Презентация ясаган укучы: Рәхим итеп карагыз һәм тыңлагыз! (укучы слайдлар күрсәтеп, Фәнис Яруллинның тормыш юлы турында сөйли) 
1 нче слайд: (Ф.Яруллинның фотосы ) Фәнис Яруллин – безнең яраткан язучыбыз, шагыйребез.
2 нче слайд. Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 нче елның 9 нчы февралендә Татарстанның иң матур җирендә урнашкан Баулы районы Кызылъяр авылында туа. (Әнисе Бибигафифә апа һәм әтисе Гатаулла фотолары)
3 нче слайд:
Аларның гаиләсе зур. Алты бала. Фәнис бишенче бала.


  • Сугыш башлану белән, Гатаулла абзый фронтка китә һәм һәлак була.

  • Әнисе Бибигафифә апа 6 баланы берьялгызы үстерә .

  • Әтисез калганда Фәнискә бары 4 яшь кенә була.

  • Бибигафифә апа колхозда эшли, мал-туар асрый, кош-корт тота, бакчада эшли. Җеп эрли, киндер суга, тегү тегә. Шулар ярдәмендә алты баласын да ач үлемнән саклап кала.

4 нче слайд:

 


  • Фәнис туган авылындагы җидееллык мәктәптән соң Баулы урта мәктәбендә сигезенче классны тәмамлый.

  • 1954 нче елда Баулыда «Татнефть» берлешмәсендә монтер булып эшли башлый.

  • Ялларын туган авылында, әнисенә булышып үткәрә.

  • 1957 нче елда Фәнис Яруллин Сабантуйда батыр кала.

5 нче слайд:
Фәнис 19 яшендә армиягә алына. Укчы радист һөнәрен үзләштерә . Яратып спорт белән шөгыльләнә башлый. (Фотода Ф.Яруллин очучылар мәктәбе курсанты)
  6 нче слайд:    
Армиядә вакытта  күнегүләр ясаганда турниктан егыла һәм имгәнә. Аның куллары, аяклары хәрәкәтләнми. X сыйныфны Фәнис Яруллин больница палатасында тәмамлый.
7 нче слайд:
Фәнис абыйның дөньяда иң якын кешесе әнисе – Бибигафифә апа була.(Фотода: Бибигафифә апа һәм Фәнис)
8 нче слайд: Фәнис абыйның дөньяда икенче иң якын кешесе - хатыны  Нурсөя апа. Нурсөя апа аны яшь баланы караган кебек карый. Күтәреп йөртә. Алар бергә бик матур яшиләр.(Фотоларда Ф.Яруллин  хатыны Нурсия белән)
9 нчы слайд:  Фәнис Яруллин 1970 нче елда, читтән торып , Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә.(Фотода: диплом алган көн)
10 нчы слайд:  Фәнис Яруллин зур авырлыклар алдында югалып калмый.  Шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр яза.
11 нче слайд:  Шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин зур  талант иясе. Ул 46 китап, 50 җыр, 30 лап  сәхнә әсәре авторы. Әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән.
12 нче слайд:  Фәнис Яруллин 1978 нче елдан - «Сулыш», «Аерылмас дус» исемле шигъри китаплары өчен М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, 1985 нче елдан - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 1988 нче елдан - «Халыклар дуслыгы» ордены иясе. 1995 нче елда «Җан авазы» китабы өчен Ф.Яруллинга  Г. Тукай исемендеге дәуләт премиясе, ә 2001нче елда «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә
13 нче слайд:  2010 нчы елның 28 нче августында Баулы районы Кызылъяр  авылында  Фәнис Яруллинга багышланган музей ачыла. (Музей фотолары.)
14 нче слайд: Фәнис  Яруллин 73 яшендә дөньядан китеп бара.  Бу – 2011 нче елның  9 нчы декабре була.               
15 нче слайд:  2015 елның 11 августында  Баулы шәһәренең Дан скверында халык шагыйре Фәнис Яруллин белән аның гомерлек  юлдашы,  илһамчысы булган Нурсөя ханым хөрмәтенә затлы, гүзәл һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең авторы – Баулы районы сынчысы Рәсим Шәрифуллин. Бу һәйкәл- матур мәхәббәт символы. (Фотода һәйкәл һәм истәлекле таш )
16 нчы слайд: Игътибарыгыз өчен рәхмәт! (Фотода ромашкалар)                    
Презентация ясаган  укучы( укучыларга мөрәҗәгать итеп): “Сорауларыгыз бармы?”– дип сорый..
Укучы: (сорау бирә): Фәнис  Яруллин ничәнче елда Казанга яшәргә күчә? Ул анда кем белән яши?
Җавап: 1963 нче елның сентябрендә. Аңа бер бүлмәле фатир бирәләр. Ул анда әнисе белән яши.
Укучы: (сорау бирә): Ф.Яруллинның беренче китабы ничәнче елда чыга? Китапның исеме ничек?
Җавап: 1964 елда аның беренче китабы басылып чыга. Ул «Мин тормышка гашыйк» исемле шигырьләр җыентыгы була.
Укучы: (сорау бирә): Фәнис абый белән Нурсия апа ничәнче елда өйләнешәләр?
Җавап:  1967 нче елның декабрендә.
Презентация ясаган укучы укучыларга мөрәҗәгать итеп: Алай булгач мин дә сезгә сораулар бирим әле, мине яхшы тыңладыгызмы икән? Фәнис Яруллин батыр, олы йөрәкле кеше. Аның янындагы якын кешеләр кемнәр булган? Аларны батыр дип әйтә алабызмы?
Укучылардан көтелгән  җавап: Аның янында әнисе Бибигафифә апа һәм хатыны Нурсия апа булган. Алар да олы йөрәкле, батыр кешеләр, чөнки авыру кешене тәрбияләп, аңа яшәргә, эшләргә көч биреп тору өчен зур сабырлык, тырышлык кирәк. Бигрәк тә хатыны Нурсия апа гомер буе Фәнис абыйның ярдәмчесе, киңәшчесе, илһамчысы була.
Презентация ясаган укучы укучыларга :  Фәнис Яруллин язмышына охшаш тагын нинди күренекле кешеләрне беләсез?
Укучылардан көтелгән җавап: Рус язучысы Николай Островский, Владислав Титов, татар язучысы Шәриф Еникеев, безнең районның Түбән Кәминкә авылыннан шагыйрә Дания Әгзамова.
Презентация ясаган укучы укучыларга: Фәнис Яруллин исеме ничек мәңгеләштерелгән?
Көтелгән җавап: 2010 нчы елның 28 нче августында Баулы районы   Кызылъяр  авылында  Фәнис Яруллинга багышланган музей ачыла
Көтелгән җавап: 2015 елның 11 августында Баулы шәһәрендә Фәнис Яруллин һәм аның хатыны Нурсөя ханым хөрмәтенә затлы, гүзәл һәйкәл ачылды.
Укытучы: Укучылар, барыгызга да рәхмәт. Бүген Фәнис Яруллинны яратып искә алуыбыз аңа дога булып барсын. Урыны оҗмахта булсын.

 

Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы. (рәсемнәргә таянып, әкиятнең эчтәлеген ачу; диалогик, монологик сөйләмгә чыгу)






     
  •  
  •  


Укытучы( табышмак әйтә) :Канаты бар, оясы юк,
                                                  Ят ояда баласы тук.
Бу табышмак нинди кош турында?
Көтелгән  җавап: Күке
Укытучы: Һәр кош үз оясын үзе корыр” дигән мәкаль  бар кошка да туры киләме?
Көтелгән  җавап: Юк, бер кошка туры килми, ул – күке
Укытучы : Зоология  фәненә барып килик әле. Күке нинди кош ул? Табигать ана аны нинди кош итеп яраткан.
Көтелгән җавап ( ике укучы үз теләкләре белән зоология фәне буенча күке турында мәгълүмат әзерләп килгән иделәр)         
          1 нче слайд: Күке –Кукушка  (фотосы) – Татарстан урманнарында  да яши торган кош. Ул безнең якларда кышламый. Алар яз көне генә кайталар.
2 нче слайд: Ана күке бер җәйдә 20 – 25 йомырка сала. Беркайчан да бер ояга икедән дә артык йомырка салмый. Димәк, аңа 25 йомырканың һәрберсенә оя эзләргә кирәк була.
Укытучы: Күкенең чит ояга йомырка салып, зыян эшләүдән башка бернинди файдасы да юкмы әллә?
Көтелгән  җавап: Алай әйтү дөрес булмас. Минем укыганым бар.
3 нче слайд: Күке минут саен ике йонлач кортны юк итә. Ә йонлач кортлар бик куркыныч бөҗәкләр. Алардан соң агачлар шәрә кала, үсү – яшәүдән туктый. Күке 1 көндә генә дә урманны ике йөз мең -  корткычтан коткара. Ул – урманның иң якын дусты.
Укытучы: Әйе, аны табигатъ ана  шундый итеп яраткан. Ә Фәнис Яруллин  үз әкиятендә аны нинди кош итеп сүрәтли? Әйдәгез шуны искә төшерик һәм ачыклыйк: Фәнис Яруллин  бу әкияте аша безгә, китап укучыларга, нәрсә әйтергә теләде икән?  Ә бу эштә безгә сезнең өйдә ясап килгән рәсемнәрегез һәм сез үзегез  ярдәм итәрсез. Һәр укучы үзе ясаган рәсемдәге эпизодлар буенча монологик яисә кем белән булса да диалогик сөйләм төзеп, сәхнәләштереп, әкиятнең сюжетын аңлап укыганын күрсәтергә тиеш.
(Укучылар ясаган рәсемнәрне  проектор  аша күрсәтү. Рәсемнәр әкиятнең сюжеты  буенча бер-бер артлы күрсәтелә) Күке кычкырган тавыш астында  1нче рәсемне ясаган укучы, рәсемен күрсәтеп сөйли: “ Сезнең җәй көннәрендә урманга барганыгыз бармы? Барсагыз, агачтан, агачка кунып: (күке тавышы) “Күк-кү! Күк-кү!”-дип кычкыручы күкене күргәнсездер. Урманның барлык кошлары шатланып җырлаганда күке нигә моңлана, кемне эзли ,кемне чакыра икән?”
2нче эпизодка рәсем ясаган укучы рәсемен күрсәтеп сөйли:  Шушы соравыма җавап табарга теләп, беркөнне мин урманга киттем. Урман тып –тын иде. Җилләр мыш-мыш йоклый. Аюлар юкә балы белән тәмләп чәй эчеп утыралар. Куяннар чәчәкле аланда сикерү ярышы уздыралар. Җырчы сандугачлар  сайрап арыганнар, яфраклардан чык суы эчәләр. Бары күкеләр генә бер агачтан икенче агачка күчеп: “Күк-кү! Күк-кү!”-дип кычкыралар.
3, 4, 5, 6 нчы эпизодка рәсем ясаган укучылар ,  диалогик сөйләмгә күчеп, әкиятне сәхнәләштереп күрсәтәләр.   3 нче эпизод буенча рәсем ясаган  укучы   автор роленә керә :
– Мин, күке тавышын ишетеп, иң матур, иң биек каен башына  кунган күке янына килдем. “Әй, күке  нигә болай моңаясың,әйтергә яраса миңа сереңне әйт әле”
4 нче эпизод буенча рәсем ясаган  укучы   күке  роленә керә:
Ничек инде мин моңаймыйм?! Эчем тулы сагыш бит  минем. Сез кешеләр безне аңламыйсыз. Безне башка кош оясына күкәй салган өчен гаеплисез. Балаларын үстерергә яратмый дисез. Кем инде үз баласын  яратмасын.
Укучы малай-автор:
Алайса нигә чит кошларның ояларына күкәй саласыз?
Укучы кыз-күке :
Хәтерсезлектән бу, хәтеребез бик начар безнең. Үз оябызны таба алмыйбыз. Аннары аптырыйбыз да башка кош оясына күкәй салабыз. Икенче күкәй салыр вакыт җиткәч,теге кошның да оясын югалтабыз. Әле анда барабыз, әле монда барабыз. Бөтен урман буйлап оябызны эзлибез. Арып бетәбез. Шуннан агач башында бер оя күреп алабыз. Шатлана-шатлана шунда кереп утырабыз.
5 нче эпизодка рәсем ясаган укучы чыга. (аның рәсемендә карга күкене куып чыгара) Ул карга роленә кереп :  “Кар-кар-кар! Бу нинди чакырылмаган кунак? Минем өемдә нишләп утырасың? Чыгып кит хәзер үк? Үзең оя яса! Кар-кар-кар! “
Күке-кыз елап: Оятымнан нишләргә белмичә, тизрәк моннан очып китәм.
Укучы малай-автор: Шуннан нишлисез инде, йомырканы кая саласыз?
Күке-кыз: Тагын оя эзлибез. Аннан кечкенә оя эзләп табабыз да , җайлы гына кереп утырган булабыз, икенче бер кош  очып кайта.
6 нчы эпизодка рәсем ясаган укучы чыга (рәсемдә кечкенәрәк бер кош күкене куып чыгара)
Бу укчы үзе ясаган кош роленә кереп:” Чик-чирик.  Син нишләп минем оямда утырасың? Үзең оя ясарга теләмисең, балаларыңны ташлап калдырасың, аларны үстемисең. Чык минем оямнан. Чик-чирик,чик-чирик.”
Күке-кыз:  Их аңламыйлар безне, аңламыйлар! Кошлар гына түгел, кешеләр дә безне начар җан иясенә саныйлар. Безнең күңелебездә бернинди начарлык юк бит. Хәтеребез генә начар бит безнең. Без “Күк-кү! Күк-кү!”-дип үзебезнең балаларыбызны чакырабыз. Бәлки тавышыбызны ишетеп килерләр дибез. Безнең дә үз балаларыбыз турында кайгыртасыбыз, аларның үскәннәрен күрәсебез , шатланысыбыз  килә. “Күк-кү! Күк-кү!”-(очып китә)
Укучы малай-автор: Мин озак күке тавышын тыңлап тордым. Күңелгә сагыш , моң тулды, күзләрем яшьләнде.  Хәзер инде күкеләр турында начар уйлавым өчен оят иде.
Укытучы: Булдырдыгыз, балалар. Рәхмәт.  Рәсемнәрегездә  эпизодларны төгәл чагылдыра алгансыз.   Әкиятнең сюжетын яхшы үзләштергәнсез.
Укытучы: Әкиятне укыгач, сездә нинди фикер туды? Сез ничек уйлыйсыз, балаларын үзләре үстерә алмауга күкеләр гаеплеме?
Көтелгән җавап: Юк гаепле түгел, аларның хәтерләре юк.
Көтелгән җавап: Аларны табигать шулай ясаган, алар файдасыз кошлар түгел бит урманны йонлы кортлардан саклыйлар.
Укытучы:  Хәзер нәтиҗә ясыйк:  Әсәр нәрсә турында булды?
Көтелгән  җавап:  Әсәр әни күке турында булды.
Укытучы: Әсәрдә тагын нинди геройлар бар?  
Көтелгән  җавап: Урманга килгән кеше, аюлар, куяннар, мыш-мыш йоклаучы җил,төрле кошлар.   
Укытучы: Әкияттә кошлар нинди проблема күтәрде?
Көтелгән җавап: Кошларны күкенең оя ясарга теләмәве, балаларын ташлап калдыруы, аларны үзе үстермәве борчыды.
Укытучы: Әкияттә бу проблема ничек чишелде?
Көтелгән җавап: Проблеманы кошлар чиште. Күке балаларын төрле кошлар үстерде.
Укытучы: Әйе, Фәнис Яруллин кошларны Күкенең сәер тормышы белән килештергән. Ә үзе килештеме икән соң бу хәл белән? Фәнис Яруллин бу әкияте аша безгә  китап укучыларга нәрсә әйтергә теләде икән? Юкка гына әкият жанрын сайламаган бит инде ул?.. Әкият – ул хыялны укучыга җиткерү жанры. Без беләбез, теләсә нинди жанрдагы әсәр аша автор  кешеләргә, үзенең укучыларына мөрәҗәгать итә. Димәк автор, тормышыбызда күке-әниләр күбәйде. Ә без күнектек, ләкин болай ярамый, ди. Әти-әниләр үз балаларын үзләре карап үстерсә иде дип хыяллана.
Балалар, ә хәзер Фәнис Яруллинның бер шигырен укыйм. Без укыган әсәр белән нинди бәйләнеше булырга мөмкин?  
Иң-иң иртә кем тора?
Иң иртә әнкәй тора.
Без торганчы өстәлдә
Коймак белән чәй  тора.
Иң-иң соңлап кем ята?
Иң соңлап әнкәй ята.
Үз йокысын биреп ул
Безне күбрәк йоклата.
Көтелгән җавап:Бу шигырь әниләр турында, тик күке-әниләр турында түгел, балаларын кайгыртучы әниләр турында.
Укытучы: Ә кемнәр соң алар күке-әниләр?
Көтелгән җавап: Балаларын бәби йортларында ташлап калдыручы, балалар йортларына тапшыручы, үз балаларын карамаучы әниләрне күкеләр диләр. Әниләр бит кошлар түел, кешеләр. Әни кеше баласын карарга, үстерергә тиеш.
Укытучы: Димәк, автор, томышыбызда күке-әниләр күбәйде. Ә без күнектек, ләкин болай ярамый, ди. Әти-әниләр үз балаларын үзләре карап үстерсә иде дип хыяллана. Мин дә, кадерле укучыларым, сез үсеп-җитеп тормыш корырсыз һәм балаларын яратып, кадерләп тәрбияләп үстерүче акыллы әти-әниләр булырсыз дип ышанып калам.

 

Йомгаклау.

1. Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест биремнәре эшләү.

2. Эшчәнлекне бәяләү:

Укытучы: Балалар, Фәнис Яруллинның “Хәтерсез күке” әкиятен ничек үзләштерүегезгә үзегез билге куегыз.

Үзбәя өчен критерийлар әйтелә, билгеләр куела.

Өй эше.

Репродуктив эшчәнлеккә (мәҗбүри эш) :  Өйдә  әкиятнең тулы эчтәлеген сөйләргә өйрәнеп килерсез.

Ярым иҗади  (теләк буенча) эш: Гаиләгезне   әкиятнең  эчтәлеге һәм  батыр язучы Фәнис Яруллин биографиясе белән таныштырыгыз.

Иҗади (теләк буенча) эш: Әниләрегезгә сезгә тормыш бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдереп хат языгыз.

Укытучы:  Балалар, мин беләм, сезнең арыгызда үз әти-әниләрегез белән яшәүче бәхетле балалар. Һәм сез –егетләр кызлар, мин сезгә Фәнис Яруллинның “Хәтерсез күке” әкияте идеясын беркайчан да онытмавыгызны, гомер буе  бәхетле генә булуыгызны телим.

Беребез дә алдан белә алмый
Язмышларның кая дәшәсен.
Барыбыз да олы бәхет белән,
Шатлыкларны тоеп яшәсен!
Дәрес тәмам. Сау булыгыз!
 
 

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ