Логотип Магариф уку
Цитата:

Күпкырлы талант иясе

Ирина Тимеркәй кызы ШАМУКАЕВА, Мөслим районы Мари Бүләр төп мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы.Педагогик стажы – 22 елБүлмәсендә тыныч кына китап актарганда, кечкенә Самат сор...

Ирина Тимеркәй кызы ШАМУКАЕВА, Мөслим районы Мари Бүләр төп мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы.
Педагогик стажы – 22 ел
Бүлмәсендә тыныч кына китап актарганда, кечкенә Самат сорап куйды:
–Әни, кем соң ул мөгаллим?
Мөгаллим... Сәрия әле бу сүзнең мәгънәсен аңласа да, тирәнрәк уйланганы юк иде. Бу сүзне ишетү белән, үзенең мәктәп еллары күз алдыннан йөгертеп узды...
Ул укыган мәктәптә хөрмәткә лаек укытучылар бихисап иде. Алар арасында иң алдынгысы берәү генә. Ул – Әхмәтҗанов Мөҗәһит .Чыннан да, ул – күпкырлы талант иясе. Аның талантларын саный башласаң, кул             бармаклары гына җитмәс иде. Кайсын гына алсаң да, барысы да балаларга  белем һәм тәрбия  бирүгә юнәлтелгән. Мөҗәһит Әхмәтҗанов – танылган балалар шагыйре дә, бөек мөгаллим дә, артист та. Мөҗәһит абыйның шигырьләрендә иң көчле сулыш – укытучы сулышы ярылып ята. Үзенең кечкенә укучылары өчен гади, аңлаешлы телдә язган шигырьләрендә аңлату, өйрәтү һәм тәрбияләү алымнары сизелеп тора.
Әхмәтҗанов Мөҗәһит музей эше белән дә бик кызыксынып һәм яратып шөгыльләнә. Сәрия дә тарих дәресендә музейга барганнарын бүгенгедәй  хәтерли. Бу көн кыз өчен беренче сихри ачыш иде. Ул үз туган ягының бай тарихлы икәнен аңлады. Туган якны бай тарихлы итүдә Мөҗәһит абыйның да өлеше зур. Ул – чын мәгънәсендә татар җанлы, үз милләтенең көчле һәм ныклы булуын теләгән бөек шәхес.
Ә менә артистлык талантларын ул үзенең туган ягы Мөслим  районы Түреш авылының сихри көчкә ия шифалы чишмәләреннән сеңдергәндер, мөгаен. «Мөслим тугайлары» фольклор ансамблен аңардан башка күз алдына китерергә дә мөмкин түгел.  Мөҗәһит абый искиткеч талантлы кеше. Аның кулында төрле уен кораллары да телгә килә һәм күңел кылларын тибрәтерлек моң тарата.
Сәриянең Мөҗәһит абый укытучы, шагыйрь, тарихчы гына түгел, ә мәктәп директоры буларак та хәтерендә. Мөҗәһит абый гадел һәм дөреслек яратучы. Укучылар аның бер мәртәбә дә кырыс һәм усал булганын күргәне булмады. Сәрияне горурлык хисе биләп алды. Аның укытучысы –шагыйрь, Абдулла Алиш, Сәҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданы. Сәрия белән бергә мин дә бик нык сөенәм һәм горурланам. Моның сәбәбе: Мөҗәһит абый – минем дә иң яраткан һәм иң хөрмәт иткән мөгаллимем. Без аның тарих дәресләрен яратып көтеп ала идек. Аның һәрбер дәресе бер ачыш, бер яңалыгы белән үзендә кызыксындыру уята. Без аның дәресләреннән  тарих фәне буенча  гына түгел, рухи, тәрбияви белем дә алып чыга идек. Ул безне туган телне яратырга һәм өйрәнергә кирәклеген тирән эчтәлекле шигырьләре аша өйрәтте.
Әйе, мондый тирән эчтәлекле дәресләр белән без чын-чынлап, үз илебезнең, телебезнең патриоты булып үстек һәм бүген дә шул рухта яшибез.
Мин үзем милләтем белән татар булмасам да , татар телен  яраттым һәм үз туган телем белән бер дәрәҗәгә куйдым. Мәктәп тәмамлагач та, Чаллы педагогия көллиятенең татар филологиясе бүлегенә юл тоттым. Ә бит боларның барысы да – Мөҗәһит абыйның тылсымлы, сихри дәресләре нәтиҗәсе. Димәк, ул чын мәгънәсендә зур хәрефләр белән язарлык МӨГАЛЛИМ. Рәхмәт Сезгә, Мөҗәһит абый. Без Сезнең белән горурланабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ