Логотип Магариф уку
Цитата:

Кырыс чынбарлык корбаны

(XI сыйныфта мәгълүмати-коммуникатив техологияләр кулланып үткәргән  сыйныфтан тыш чара)Рәмзия ГАТАУЛЛИНА, Миләүшә ХАННАНОВА, Казандагы 174 нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбият...

(XI сыйныфта мәгълүмати-коммуникатив техологияләр кулланып үткәргән  сыйныфтан тыш чара)

Рәмзия ГАТАУЛЛИНА, Миләүшә ХАННАНОВА, Казандагы 174 нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары


Максат: Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты буенча өстәмә мәгълүматлар бирү, шәхси фаҗигасе белән таныштыру; сәяси тоткын булуы аның әсәрләренә, шәхси һәм иҗади язмышына нинди йогынты ясавын ачыклау; укучыларда ватанпәрвәрлек, әхлаклылык, милли үзаң тәрбияләү.


Җиһазлау: Х.Туфан портреты, шагыйрьнең төрле елларда чыккан китаплары, аның турында истәлек китаплары.


Сыйныфтан тыш чарага эпиграф итеп Хәсән Туфан шигыреннән “Ак гөлләргә тутлар төшә сары сагышларымнан...” юллары алына.


Укытучы. Хәзерге хәбәрдарлык чорында шәхес культы корбаннары турында тарихи дөреслекне торгызу, нахакка гаепләнгән язучыларны халыкка кайтару, аларның исемнәренә кайчандыр ягылган кара тапларны юып төшерү – җәмгыятебез алдындагы бурычларның берсе. Репрессияләр иң беренче нәүбәттә милләтнең, халыкның иҗат эше белән шөгыльләнгән өлешенә, иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә мөһим роль уйнаган хөр карашлы катлавына таба юнәлтелгән була.


(Слайдта Х.Туфанның туган авылы күренеше һәм шагыйрьнең портреты урын алган.)


Бүген без шундый язмышлыларның берсе – татар поэзиясе классигы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Хәсән Туфан тормышының сикәлтәле, авыр һәм фаҗигале еллары турында сөйләшербез. (“Илдә ниләр бар икән?” 1944ел. шигыре укыла.)


Слайд.


“Яфраклары коелды ак каенның,


Яфраклары коела яшь кебек...”


Укытучы. Бу юлларның шагыйрьязмышына нинди мөнәсәбәте бар?


1 нче укучы. Хәсән Туфанны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар. Моңа хәтле биш елга якын матбугат битләрендә аңың турында кискен тәнкыйть мәкаләләре басылып килгән. 1937 елда Х.Туфанны Язучылар берлегеннән чыгаралар. Әсәрләре басылмый, китаплары тоткарлана. Бик күп якын дуслары, ул аралашып яшәгән язучылар кулга алына. Ул да көн саен, аннан да бигрәк төн саен алып китүләрен көтә. Әмма матбугатта бик яман мәкаләләр басылуга карамастан, аңа ул вакытта кагылмыйлар. Ахырда, 1937 ел репрессияләре бераз сүрелә төшкәч, аңарда өмет чаткылары кабына башлый. Шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә күренгәли, исемен дә яманлап кына түгел, мактап та телгә ала башлыйлар. Тик бу озакка бармый. Х.Туфанны Бауман урамындагы Матбугат йортына кереп барганда кулга алалар һәм Черек күл бинасының өченче катындагы 58 нче камерага ябалар. Бер үк вакытта өендә дә тентү була. Өенең астын өскә китерәләр, бөтен кәгазьләрен капчыкларга төяп алып китәләр. Шунда Х.Туфанның гомер буена җыйган китапханәсе дә юкка чыга.


Слайд.


“Бирде дөнья кирәкне,


Еламаска өйрәтте...”


Укытучы. Менә шуннан соң Х.Туфан өчен газаплы көннәр башлана: көне-төне сорау алалар, газаплыйлар.


2 нче укучы. Беренче атналарда аны нарком янына да, сорау алуга да – гомумән, беркая да чакырмыйлар. Кесәсендәге әйберләрен һәм каешын алып калалар да әйтерсең аның турында бөтенләй оныталар.


Слайд.


“Кемгә тидек?


Кемне рәнҗеттек соң?


Кем соң безне каргады?..”


3 нче укучы. Х.Туфанны контрреволюцион оешма төзеп, чит ил разведкалары белән элемтәгә керүдә, совет властен таркатырга маташуда гаеплиләр. Аңа гаебен танып кул куярга кушалар. Туфан моннан баш тарта һәм менә шуннан соң башлана да инде.


Көне буе сорау алуда ач тотканнан соң (тикшерүчегә исә кайнар аш, икенчегә котлет яки гуляш китерәләр; ул тоткынның ач күзләре каршында тәмләп ашый, тәмәкесен кабыза, төтенне арестантның битенә үк җибәрә, Х.Туфанның исә эчендә ач бүреләр улый), аны, ниһаять, кичкырын гына камерасына илтеп ябалар. “Кормушка”да калдырылган ярты миски салкын баланда белән бер телем кара икмәкне капкалап алганнан соң, Х.Туфан йокларга ята. Әмма йокыга китәргә өлгерми, ишек дөбер-шатыр ачыла, сакчылар аны урыныннан тартып төшерәләр дә, типкәләп-төркәләп, яңадан допроска алып китәләр. Гаепләүләрен исбатлаган төс күрсәтеп, ел ярым дәвамында интектергеч куркыту-җәзалаулар белән тикшерү үткәреп, хөкем итәләр, җәзага тарталар.


Слайд.


“Агыла болыт агыла


Туган-үскән җирләр ягына...” (Луиза Салиәскарова портреты күрсәтелә.)


Укытучы. Нинди генә авыр шартларда яшәмәсен, Туфан күңел төшенкелегенә бирелми. Ни өчен?


1 нче укучы. Үз халкын ярату, киләчәккә ышанычы булу, туганнарының һәм якыннарының күңел җылысын тою, күңелендә туган хисләрен шигырь юлларына салу аның рухын сындыра алмаган. Х.Туфан  мәхәббәт шигырьләрен үзенең бердәнбер сөйгәненә олы мәхәббәтенә багышлаган. (“Агыла да болыт агыла” 1951 ел. Шигыре укыла.)


2 нче укучы. 1924 елда әлегә Хәсән Кусинов һәм 17 яшьлек Гайникамал Уралдан Казанга икәү киләләр. Аларның танышуы ничек булган соң? 1923 елның җәендә Хәсән ага Читадан Лысьва шәһәренә килеп урнаша. 1923-1924 уку елында ул шәһәрнең татар мәктәбендә балалар укыта. Уналты яшьлек Гайникамал шәһәрнең татар китапханәсендә китапханәче булып эшли. Аларны шул китапханә таныштыргандыр, мөгаен. Казанга килгәч, булачак шагыйрь Көнчыгыш педагогия институтына имтиханнар тапшырып йөргәндә, Гайникамал, тулай торакка килгәләп, аның хәлен белешеп тора. Ләкин бары 1934 елда гына алар өйләнешәләр.


Слайд.


“Кайттым.


-         Бусы – алкалары,


Бусы – кабере, - диделәр...”


3 нче укучы. Ире – халык дошманы. Ике сабый бала язмышы Луизаның берүзе җилкәсенә ята. Фидакарь ханымнан иреннән баш тартуын таләп итә башлыйлар. Тормыш кыенлыкларын яшьтән күреп, ятимлектә үскән намуслы хатын моны эшләми. Тормыш кыенлыклары турында бер хатында иренә ул болай дип яза: “Тормышлар бик авыр... Үземнең дә өй ашы ашамаганга бер дүрт ай бар инде... Пешерер урын да юк. Кызык, Хәсән: керосин да, плитә дә юк. Кайвакыт чәйсез булабыз...” Менә шундый кыенлыкларда яшәгән хатынны, тоткын иреннән баш тартмаган өчен 1941 елның июлендә театрдан куалар. Ә тиздән өйләреннән дә куарга киләләр.


1 нче укучы. Луиза, эшсез калгач, донор булып акча таба. Тамчылап канын сатып тамак туйдырган кыю, тапкыр, нәтиҗәле Луиза Х.Туфанның архивын да саклап кала. (Әнвәр Бакиров көе. “Әйткән идең” җыры  башкарыла.) 1941 елның кышында әтисеннән кырык көнлек булып калган уллары Идегәй үлә.


Слайд. (Х.Туфанның хатыны Л.Салиәскаровага бүләк иткән ридикюль фотографиясе.)


Кавышуга өмет яктысы шәйләнә башлаган көннәрдә – 1955 елда Луиза Салиәскарова яман шеш авыруыннан вафат була. (“Тамчылар ни диләр” шигыре укыла.)


Укытучы. Х.Туфаннын тоткынлык чоры 16 елга сузыла. 1953 елның 5 мартында Сталин үлә. Аның сәясәтендә җитди хаталар ачыкланганнан соң, Х.Туфанның сөргендәге иптәшләрен берәм-берәм кайтара башлыйлар. 1956 елның 19 мартында, СССР генераль прокуратурасы карары белән, Туфан тулы реабилитация ала. Бу карарны Туфанның кулына 9 апрель көнне тоттыралар. Шагыйрьне Казанда кызы белән язучы дуслары каршы ала.


Слайд. (Х.Туфанның кызы Гөлгенә һәм аны тәрбияләп торган сеңлесе Мөнҗия Таһирова фотолары.)


1 нче укучы. Шагыйрьнең “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен укый.


Укытучы. Хәсән ага Туфанны олуг шигърияте, иҗат мирасы, аксакаллыгы өчен генә түгел, ул кичергән язмышы өчен дә онытырга хакыбыз юк!


Кулланылган әдәбият.



  1.                  Мәйдан. – 2006. –  №2.

  2.                 Фән һәм мәктәп. – 2005. – №8.

  3.                Гайнетдин М. Гасырлар мирасы. –  Казан: Татар.кит. нәшр., 2004.

  4.                Туфан: Истәлекләр, шигырьләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ