Логотип Магариф уку
Цитата:

Матур уйлар матур эшләргә илтә

Фирдәүс Гадел кызы ЗЫЯТДИНОВА, Кама Тамагы районы Олы Кариле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.Педагогик стажы – 31 елУкытучы... Бүгенге көндә дә, элек тә  галим, ташчы, иген игүче дә  олы...

Фирдәүс Гадел кызы ЗЫЯТДИНОВА, Кама Тамагы районы Олы Кариле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Педагогик стажы – 31 ел
Укытучы... Бүгенге көндә дә, элек тә  галим, ташчы, иген игүче дә  олы исемең алдында баш ия. Теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучының чиксез хезмәте  нәтиҗәсендә салына. Хәзерге заман укытучысы, киләчәк укытучысы һәм үткән заманыбыз укытучысы арасында нинди уртаклык, нинди аермалык бар соң? Бу сорауга җавап биргәндә, минемчә, һәр кешедә дә төрле фикерләр туадыр. Уртаклыгы, элбәттә түбәндәгеләргән гыйбарәт. Укытучы дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә  туплаган. Сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Нинди  чорда яшәвенә  дә карамастан, көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, башкалар өчен яши. Укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын, бергә кайгырсын, аны аңлый белсен. Укытучы хезмәте - авыр да, жаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күнелен, йөрәк җылысын салган,тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала. Әлеге һөнәр, беренче чиратта, сабырлык, түземлек  сорый. Икенчедән, балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә. Чыннан да, балаларны чын күңелдән яраткан, аларга ярдәм итәргә алынган нык ихтыярлы кеше генә укытучы булып эшли ала. Ул көн дә үз белемен күтәрү өстендә эшли, тормыш казанында кайный. Аның укучысы гади  генә  укучы түгел, ул кызыксынучан, омтылучан, таләпчән, татар халкының горурлыгы булырлык күпкырлы шәхес, туган телен дәверләргә алып баручы, әдәпле, әхлаклы, намуслы, шәфкатьле, изгелекле, кешелекле, гадел, киләчәктә, һичшиксез, чын Кеше булырлык сыйфатларга ия булырга тиеш. Хәзерге заман мөгаллиме, минут  саен үзгәреп торган бу фани дөньяда гаиләсен, балаларын бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырыша. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту мөмкин түгел. Хәзер замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә, заман белән бергә атларга кирәк. Укучыларны кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы, заманча дәресләр үткәрергә тырыша. Укытучыда методик проблемалар килеп туа – укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү. Балаларны үз фикерләрен курыкмыйча әйтә белергә өйрәтү.
Мин – бәхетле укытучы, чөнки тормышта үз урынымны дөрес билгеләп, бәхетемне үз яраткан хезмәтемдә – яшь буынны тәрбияләүдә таптым. “Агач – җимеше белән, кеше – эше белән билгеле” дип, юкка гына әйтмиләрдер. Коллегалары арасында хөрмәт, ә укучылары арасында ихтирамны тиз арада яулап ала алган Фәния Габделхәй кызы Сафина  мине күп нәрсәләргә өйрәтте.
Олы Кариле мәктәбенең VII сыйныфын тәмамлаганнан соң, 13 яшьлек кыз Казан педагогика училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Зәй районы Сармашбаш мәктәбенә эшкә җибәрәләр.Зәй районында берничә ел укытканнан соң,  туган ягы – Кама Тамагы районы Олы Кариле мәктәбенә кайтып, балаларга белем бирүен дәвам итә. Соңрак Казан дәүләт педагогика университетының математика факультетында читтән торып белем ала. Аны кызыл диплом белән тәмамлый. Олы Кариле урта мәктәбендә 45 ел балаларны математика, астрономия фәннәренең серенә өйрәтә. Ул энергияле, таләпчән,тырыш, бик көчле  укытучы. Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, әйдәп баручы укытучы исемнәренә лаек була.  Күп еллар буе районның математика укытучылары җитәкчесе була. Район һәм Татарстан басмаларында мәгариф темасына язган язмалары басылып чыга.
Аның ире Сафин Баһрам Камил улы да – укытучылар династиясеннән. Югары белемле офицер егеткә мәктәпкә эшкә килгәч, күп кызлар гашыйк була. Элекке укытучылар, колхозчылар белән бергә кырда, балалар белән мәктәптә булганнар. Алар авыл халкына дәрт һәм дәрман биреп торучылар. Үз көчләре белән концертлар оештырганнар, спектакльләр куйганнар. Әнә шулай беркөн кырга борчак әйләндерергә чыккач, егетне бүлешеп, сәнәк сабы белән шобага сала кызлар. Әллә язмыш шуклыгы, әллә тәкъдире шулай язылган, сәнәк башы  Фәния апага эләгә. Бу уенны чынга алучы булмаса да, алар насыйп пар була. Алар тигезлектә пар канат булып, 50 ел бергә яшиләр. Баһрам абый да бик яхшы физика укытучысы иде. Аңа “Халык мәгарифе отличнигы” исеме бирелә. Аларның икесе дә, яраткан хезмәтләренә тугры булып, 45 ел гомерләрен багышлаганнар. Икесенең бергә хезмәт елы – 90 ел. Аларның бакыйлыкка күчүләре дә, ничектер, мәктәп белән бәйле кебек. 2008 елның 23 маенда (уку елы тәмамланганда) яраткан укытучыбыз – Фәния апа, ә шул елның 2 сентябрендә (уку елы башы) Баһрам абый безнең арабыздан китте. Һәр ел аларны олы хөрмәт белән искә алабыз. Алар укыткан укучылар – төрле өлкәдә югары дәрәҗәдәге белгечләр.
Фәния апа дәресләрдә тылсымлы итеп, йомшак тавыш белән сөйли иде. Аның сөйләү тылсымына бирелеп, без дәреснең үткәнен дә сизми кала идек. Үзенә авыр вакытта да елмая белә. Искиткеч гади, ихлас, аралашыр өчен ачык кеше. Аның белән без теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшә, борчыган сорауларыбызга җавап таба ала идек, ул һәрвакыт яхшы киңәшләрен бирер. “Һәрвакыт матур уйларга тырышыгыз. Матур уйлар матур эшләргә илтә”, – ди иде яраткан укытучыбыз. Минем өчен укытучы – һөнәр генә түгел, минем өчен укытучы – бөтен тормышымның мәгънәсе. Укытучы булып кына эшләмим, ә укытучы булып яшим. Минемчә, балалар белән эшләү – зур бәхет ул. Алар гына риясыз ярата, шул яратулары белән укытучыга канат куя, илһамландыра, ышаныч тудыра ала. Укучыларым белән очрашуны һәрдаим көтеп алам, әзерләнәм, аралашу өчен тиешле сүзләр сайлыйм. Быел көтелмәгән дөнья күләмендә килеп чыккан афәт нәтиҗәсендә вакытлыча укучыларым белән читтән торып дәресләр уздырдык. Көн саен компьютер экраннарында укучыларым белән очрашсак та, аралашу өчен нәрсәдер җитмәгән кебек тоелды. Укучыларың янәшәдә булганда алар белән аралашу бөтенләй башка төрле чиксез шатлык, рәхәтлек китерә, чөнки мин аларга, алар миңа кирәк. Бәхетле мөгаллимнең укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши. Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», – дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә, укытучы, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Чөнки, син – Укытучы!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ