Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәктәбемә барам ашкынып, Күңелемдә хисләр ташкыны...”

Фирая Мөхәммәт кызы ХИСАМОВА,Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стаж – 24 ел.Бер акыл иясе әйткән: "Берничә айдан уңыш алыйм дисәң-иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм ди...

Фирая Мөхәммәт кызы ХИСАМОВА,
Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стаж – 24 ел.

Бер акыл иясе әйткән: "Берничә айдан уңыш алыйм дисәң-иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң-агач утырт, гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң-бала укыт!" Димәк, укытучы һөнәре – иң дәрәҗәле, иң гадел, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе.


Мин бик кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. 1990 елда, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, матур табигатьле, киң күңелле кешеләре булган Чурибураш авылында беренче хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Миннән дә бәхетле кеше юк, чөнки мин – Укытучы. Үз районымда, туган авылымнан ерак түгел генә авылда, берсеннән-берсе акыллы булган 11 укучыдан торган IX сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе булып эшли башлавым ап-ак тормыш юлымның, ап-ак битенә тирән итеп язылган кадерле мизгелләре. Беренче укучыларым белән бергә күпмедер тәҗрибә туплап тәүге уку елын тәмамладык.


Шул елдан бирле күпме сулар акты, ләкин минем укытучы һөнәрен сайлавыма, авылда калганыма бер генә дә үкенгәнем булмады. Киресенчә, язмышыма рәхмәт укып, тормышымнан канәгать булып һәр иртәдә яраткан укучыларым, хөрмәт иткән хезмәттәшләрем янына ашыгам.


Мәктәп – ул кайда да мәдәни һәм белем бирү үзәге. Ә укытучының бурычы – белем алу эшчәнлеге белән идарә итү, үстерүгә булышу. Моның өчен укытучы үзе һәрвакыт вакыйгаларның үзәгендә кайнарга тиеш. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Моның өчен яңалыкка омтылып, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү кирәк. Бары тик шул вакытта гына укучыларда фәнгә карата мәхәббәт уятырга, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияләргә мөмкин.


Мин рус телле балаларга татар телен укытам. Бу төркем белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Аларны кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән замана балаларында матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру – минем төп максатларымның берсе. Укучыларым белән дәресләрдә генә түгел, дәресләрдән соң да калып, иҗади эшләр белән шөгыльләнәм. Үзем шигырьләр иҗат итәм, хикәяләр язам. Яңа гына "Рухың сәламәт булса, җаның тыныч булыр" дип исемләнгән укытучылар өчен методик кулланмамны чыгардым. “Әхлак тәрбиясе – мәңгелек төшенчә” дигән исем астында түгәрәк эшчәнлеге программасын төзедем һәм шуның белән нәтиҗәле эш алып барам. Уңышларым укучыларымда чагылыш таба. Үзем дә укытучылар өчен уздырылган бәйгеләрдә һәрвакыт катнашып барырга тырышам. Бәйгеләрдә җиңү яулаган укытучыларга һәм укучыларга район башлыгының акчалата бүләге каралган. Бу – бик күңелле гамәл. Димәк, авыл укытучысы булып та менә дигән итеп эшләргә, иҗат итәргә, бәхетле булырга мөмкин икән. Моның өчен авылда да бөтен шартлар бар. Бары тик вакытны дөрес итеп бүлергә, хыяллана белергә, яшәүдән ямь, тормыштан тәм табарга гына кирәк. Авыл бит ул кешегә җан сәламәтлеге, тән сәламәтлеге, рухи азык бирә. Авылда балалар мәрхәмәтлерәк, җанлырак, итәгатьлерәк, сәламәтрәк. Алар саф, чиста күңелле. Алар укытучыны хөрмәт итә белә. Алар синең күз алдыңда үсә, канат чыгара, гаиләсе белән берлектә биргән тәрбияне үзендә туплап, тормыш киңлекләренә оча.


Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч дәрт, ышаныч өсти. Мәктәпләр генә ябылмасын да, авыллар гына таралмасын. Авылны мәктәп яшәтә диләр бит...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ