Логотип Магариф уку
Цитата:

«Механик һәм электромагнитик дулкыннар» темасын гомумиләштерү дәресе

11 нче сыйныфта физика дәресе.

Миләүшә МИННЕГАЛИЕВА,

Азнакай районы Сарлы урта мәктәбенең      
I квалификация категорияле

физика укытучысы

Дәреснең максаты: балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү.

Дәреснең бурычлары

Өйрәнү юнәлеше: «Дулкыннар» бүлегенең төп төшенчәләрен һәм формулаларын кабатларга һәм беркетергә, уку материалын системалаштырыр-
га; хисап һәм сыйфатлы бурычларны хәл итү өчен теоретик белемнәрне куллануны карарга.

Тәрбияви юнәлеш: уртак эшкә катнашып, күмәк хезмәт осталыгын тәрбияләргә.

Үсеш юнәлеше: материалны гомумиләштерә, бурычларны хәл иткәндә белем куллана белү.

Укыту алымнары: интерактив такта, компьютер, карточкалар.

Эш формалары: индивидуаль, төркемнәрдә эш, парлап эшләү.

Дәрес төре: кабатлау дәресе.

Дәрес барышы

I. Оештыру этабы

1. Оештыру эше, уңай психологик халәт тудыру.

2. Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән инде берничә дәрес механик һәм электромагнитик дулкыннар турында өйрәндек. Бүген әлеге тема буенча өйрәнгәннәрне ныгытып, аны бер системага салырбыз, алган белемнәрегезне куллана белүегезне тикшерербез. Бүгенге дәрестә бөтенегезнең дә актив булуын телим. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куйыйк. Дәрестә эшләү өчен төркемнәргә бүленәбез.

II. Актуальләштерү

Төркемнәрдә эшләү. «Сорауга тиз җавап бир»

Укытучы. Мин сезгә сораулар бирәм, кайсы төркем җавап бирергә әзер, шуларның җитәкчесе кул күтәреп беренче җавап бирә.

1. Нәрсә ул дулкын?

2. Нинди дулкыннар «аркылы дулкыннар» дип атала?

3. Нинди дулкыннар «буй дулкыннар» дип атала?

4. Дулкын озынлыгына билгеләмә.

5. Дулкын тизлеге дулкын озынлыгына ничек бәйле?

6. Ни өчен газларда һәм сыеклыклар-
да аркылы дулкыннар була алмый?

7. Һавадагы тавыш тизлеге нәрсәгә бәйле?

8. Электромагнитик дулкынга билгеләмә.

III. «Мин формуланы беләм»

Физик зурлыкка тиңдәшле формуланы билгеләргә (1 нче слайд)

IV. «Мәсьәләләр чишү»

Һәр төркемгә мәсьәлә бирелә.

Беренче төр мәсьәлә (һәр төркемнән парлашып эшлиләр). Кайсы төркем беренче эшен бетерә, алар телдән аңлата.

 Күлдә су өслегендә дулкын 6 м/с тизлек белән тарала. Дулкын озынлыгы 3 м булса, маякның тирбәнү периоды һәм ешлыгы күпме?

Икенче төр мәсьәлә (укучыларның сәләтенә карап, төрле авырлыктагы мәсьәлә таратыла). Төркемдә мәсьәлә чишәләр, бер укучы тактада чыгып эшли.

1. Ниндидер бериш тирәлектә электромагнитик дулкыннар 2 *108 м/с тизлек белән тарала. Әгәр бушлыкта тирбәнешләр ешлыгы 1 МГц булса, бу тирәлектә дулкын озынлыгы күпме булыр?

2. Тирбәнү контуры 0,4 мкФ сыеш-
лыклы конденсатордан һәм индуктивлыгы 1 МГц булган кәтүктән тора. Бу контур нурландыра торган дулкын озынлыгын табарга.

V. «Тестны эшләргә». Һәр укучы, аерым эшләп, укытучыга тапшыра. (2 нче слайд)

1. Буй дулкыннар кайсы тирәлектә таралалар?

1) газларда

2) сыеклыкларда

3) каты җисемнәрдә

4) газларда һәм сыеклыкларда

5) сыеклыкларда, каты җисемнәрдә

6) газларда, каты җисемнәрдә,
сыеклыкларда

2. Һавада тавыш таралу тизлеге
330 м/с. Тирбәнү ешлыгы 100 Гц. Тавыш дулкыны озынлыгын табарга.

1) 33 км; 2) 33 см; 3) 3,3 м; 4) 0,3 м.

3. Аркылы дулкыннар нинди тирәлектә таралалар?

1) газларда

2) сыеклыкларда

3) каты җисемнәрдә

4) газларда һәм сыеклыкларда

5) сыеклыкларда, каты җисемнәрдә

6) газларда, каты җисемнәрдә,
сыеклыкларда

4. Электромагнитик дулкын – дулкын озынлыгы – λ, ешлык – ν, таралу тизлеге с белән билгеләнә. Бер тирәлектән икенче тирәлеккә күчкәндә нинди зурлыклар үзгәрә?

1) λ; 2) ν; 3) с; 4) λ һәм ν; 5) λ һәм с; 6) ν һәм с; 7) λ, ν һәм с.

5. Кайсы формула дөрес түгел?

1) λ = с/ν; 2) λ = с T; 3) λ = ν/с; 4) с = = λ/T.

VI. «Сорауларга уйлап җавап бир.
(3, 4, 5 нче слайдлар)

1. Машина күпер яки эстакада астыннан чыкканда, аның радиоалгычы начар эшли. Ни өчен?

2. Ни өчен таулы җирдә кыска дулкыннарда радиоэлемтә урнаштыру кыенлаша?

3. Тирбәнү контуры энергиясенең электромагнитик нурланышка киткән өлешен ничек арттырырга була?

VII. Рефлексия

VIII. Нәтиҗә ясау

Укытучы. Укучылар, без бүген «Механик һәм электромагнитик дулкыннар» турында өйрәнгәннәрне тагын бер кат ныгыттык. Билгеләр карточкалар тикшерелгәч куела.

Укытучы тараткан кәгазь битләренә әлеге дәрес турында фикерләр языла.

Мин бүген дәрестә           искә төшердем.

Өй эше: индивидуаль карточкаларда.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ