Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мин чәчәк булып язда шытармын”

(II класста тәрбия сәгате)Зифа ХАФИЗОВА,Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле башлангыч класс укытучысы Максат:1. Укучыларны шагыйрь Гамил Афзалның тормыш юлы, иҗаты белән танышт...


(II класста тәрбия сәгате)
Зифа ХАФИЗОВА,
Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле башлангыч класс укытучысы
 Максат:
1. Укучыларны шагыйрь Гамил Афзалның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.
2. Балаларның сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү.
3. Күренекле якташларыбыз белән горурлану, туган халкыбыз тарихына ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: кроссворд, ребус язылган слайдлар, проектор, ноутбук, интерактив такта, телдән журнал, китап күргәзмәсе, Гамил Афзал портреты.


Дәрес барышы.
- Хәерле иртә алсу таңнарга,
Хәерле иртә зифа талларга,
Хәерле иртә зәңгәр суларга,
Хәерле иртә назлы җилемә,
Хәерле иртә туган җиремә!
Хәерле иртә, укучылар, кәефләрегез ничек?

- Балалар, һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Алар мактанып йөрмиләр, тыныч кына эшлиләр, иҗат итәләр. Бүгенге тәрбия сәгате дә шундый шәхесләрнең берсе турында. Менә бу портреттагы кешене сез таныйсызмы? Кем икән ул?


- Әйе, портретта якташыбыз, Татарстанның Халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзал сурәтләнгән. Бүгенге тәрбия сәгате аның тормыш юлына, иҗатына багышлана. Без китаплар, журналлар укырга яратабыз, менә бүген үзебез телдән журнал чыгарырбыз. Журналыбызның беренче битен укып китик.


I бит – “Туган як”. Бу биттә Г. Афзалның “Туган җиреңнән китмә” дигән шигыреннән өзек язылган:


Ак болытлар, күк болытлар


Күлләргә карап үтә.


Әйтә кебек төнбоеклар:


- Туган җиреңнән китмә!






Бер кайда да оҗмах түгел,
Туган илеңнән китмә син,
Туган җиреңнән китмә.



- Балалар, туган җир дип кайсы якны әйтте икән ул, әйдәгез кроссвордны чишик.















































1234567
       
       
       
      

1) Үлчәүләрдә үлчәнми, базарларда сатылмый. (Акыл.)
2) Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. (Китап.)
3) Аяксыз-кулсыз, дөп-дөп кое казый. (Тамчы.)
4) Яз килсә - киенә, көз килсә - чишенә. (Агач.)
5) Җәй дә, кыш та бер төстә. (Нарат.)
6) Чыршы һәм наратның бизәге. (Ылыс.)
7) Сыңар күзле ябалак төне буе ялтырый. (Шәм.)
- Нинди сүз килеп чыкты? А К Т А Н Ы Ш
- Әйе, Гамил Афзал 1921 елның 23 маенда Татарстан АССРның хәзерге Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туган. 1931 елның августында, 10 яшендә, аларны гаиләләре белән Магнитогорскига сөрәләр. Анда 35 нче татар мәктәбендә укыганда ул әдәбият түгәрәгенә йөри, Габдулла Тукай, Һади Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. Бик тиздән балалар өчен язган бер цикл шигырьләре республика конкурсында премия ала. Троицк педагогия техникумында укый, әмма нык авыру һәм түләп укырга акчасы булмау сәбәпле, алга таба укуын туктатырга мәҗбүр була.
1940-1949 елларда Магнитогорскидагы металлургия комбинатының механика цехында эшләү белән бергә, шигырьләр язуын дәвам итә, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп, спектакльләр, концертлар куеп йөри, әдәби кичәләр оештыра. 1949 елда, сәламәтлеге начараю сәбәпле, заводтагы эшеннән китә, 1954 елда II группа инвалидлык ала. 1958 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларында яшәгән еллар (1954-1964) Гамил Афзалның физик һәм рухи яктан ныгуы-терелүе өчен дә, иҗатының яңача ачылып китүе өчен дә шифалы тәэсир ясый. Гамил Афзал — татар, рус, башкорт телләрендә басылган өч дистәгә якын китап авторы.
1964 елны Әлмәткә килеп төпләнә, гомеренең соңгы сулышына кадәр нефтьчеләр каласында Нәфисә ханымның олы кайгыртучанлыгын тоеп яшәде.
Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.
II бит – “Китап киштәсе”.
Журналыбызның икенче битендә берничә шигыреннән өзекләр укырбыз.

Ана



Ана утыра тәрәзә төбендә,
Ике бөртек яше күзендә.
Якынайтып солдат улларын,
Кем кайтарыр аңа улларын?
Көзләр җитә
Сары төскә кергән як-якларым,
Җилгә сибелә алтын яфракларым.
Җылы якка тезелеп кошлар китә,
Көзләр җитә, ахры. Көзләр җитә.
Ватан
Яшел имән, билдән үлән...
Күккә карап ятам.
Кайсы үрдән, нинди җирдән
Башлана ул Ватан?
Моңлы итеп әни сузган
Бишек җырыннанмы?
Яшел уҗым – хәтфә юрган
Басу кырыннанмы?



- Балалар, бу шигырьләрне укыгач, сез нинди хисләр кичердегез?
- Әйе, аларда туган якка, аналарга тирән мәхәббәт хисләре чагыла.
Физминутка. “Без барабыз урманга”.
III бит – “Гаиләм-ныклы терәгем”.


Кызым Раушаниягә


Кыш бабай кырларда йөргәндә,


Ай абзый күкләрдә йөзгәндә,


Көмештәй йолдызлар көлгәндә,


Йолдыздай елмаеп син килдең,


Килдең дә бәллүгә сикердең,


Син безгә яңа ямь китердең.


 Кызым Галиябануга


Сиңа җылы, сиңа якты,


Бер тузан кунмас сиңа.


Карап торган атаң, анаң-


Ай белән кояш сиңа.


 Кызым Раузага


Җилләр дә тынган инде,


Күлләрдә томан инде,


Син дә йокла, күз нурым,


Әлли-бәлли, былбылым,


Былбылым!


Күк тулы йолдыз гына,


Ай йөри ялгыз гына.


Син дә йокла, йолдызым,


Әлли-бәлли, былбылым,


Былбылым!


IV бит - “Җырлар мәйданчыгы”.


- Журналның дүртенче битендә мондый юллар бар:


Уйларымның иң яктысы сиңа булсын,


Җырларымның иң татлысы сиңа, дустым.


Бу шигырь юллары Гамил абыйның “Кояшка карап” дигән җыентыгыннан алынды. Балалар, Гамил Афзалның бик күп шигырьләренә көй язылган, алар матур моңлы җыр булып яңгырыйлар. Мәсәлән: “Талларым-тирәкләрем”, Әлли-бәлли, былбылым”, “Гөлнарым”, “Ттарстан таңнары”, “Очрашу” һ. б.


- Бүген, балалар, без сезнең белән Гамил Афзалның кызы Раузага атап язган бишек җырын бергәләп җырлап карарбыз, көен тыңлыйбыз да, кушылып җырлап карарбыз. (Бергәләп көйгә кушылып җырлау.)


-Балалар, без журналыбызны укып чыктык. Сезгә ошадымы?


- Гамил Афзалның эшчәнлегенә хөкүмәт тә зур бәя бирде. 1977 елда «Айлы кичләр» шигъри җыентыгы һәм «Борылам да карыйм...» циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены белән (1981) бүләкләнә, 1992 елда исә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының Халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Әлмәт Язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы «Аргамак» журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.


Тәрбия сәгатен Гамил Афзалның “Кояшка карап” дигән җыентыгына кергән шигырь юллары белән төгәллисем килә:


Мин оттырмам, барыбер отармын, дим,


Җылы кояш нурын тотармын;


Орлык булып кышын көтәрмен дә,


Чәчәк булып язда шытармын;


Мин үлсәм дә, барыбер отармын.


Чыннан да һәр яз саен аның иҗаты безнең күңелләрдә яңара. Актанышта һәр ел саен Гамил Афзал укулары уздырыла. Халык аны онытмый. 


Кулланылган әдәбият.


1. Афзал Г. Талларым, тирәкләрем. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1979.


2. Афзал Г. Кояшка карап. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1989.


3. Гәрәева Г. Үз җырыбыз булсын әле. – Яр Чаллы, 1993.


4. Сафиуллина Г. Уку китабы: 2 класс өчен. – Казан, 2012.


5. Татар халык табышмаклары. – Яр Чаллы: Идел-йорт нәшр., 2000.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ