Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин тумыштан тәрбияче

Гөләндәм Әхмәтсафа кызы МИНҺАҖЕВА,Актаныштагы 2 нче балалар бакчасы тәрбиячесеЭш стажы – 28 елХәзерге заман балалар бакчасының иң зур бурычы – үз фикерен башкаларга төгәл итеп җиткерә белүче, заман су...

Гөләндәм Әхмәтсафа кызы МИНҺАҖЕВА,


Актаныштагы 2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе


Эш стажы 28 ел


Хәзерге заман балалар бакчасының иң зур бурычы – үз фикерен башкаларга төгәл итеп җиткерә белүче, заман сулышын тоеп, алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче иҗади шәхес тәрбияләүгщ нигез салу. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете, киләчәктә граждан булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырмы? Үз телләрен саклап кала алырлармы? Тәрбиячеләр күңелендә һәрвакыт шундый сораулар, шундый уйлар, минемчә.


Мин – Минһаҗева Гөләндәм Әхмәтсафа кызы, югары категорияле, 28 ел педагогик стажы булган тәрбияче. Һәрдаим балалар арасында булган тынгысыз зат мин. 1988 елның сары алтын көзендә мин уку йортында алган бай теоретик белемнәр салынган сандык белән эшкә килдем. Нәни бала тәүге адымнарын атлагандай, мин бик сак адымнар белән киттем балалар янына. Сагаеп караган балаларның күзләрендә бераздан шатлык очкыннары күрүем мине кабул итүләре иде. Балаларны яратуым үзенекен итте. Мин теләгемә ирештем: балаларымның, ата-аналарның яраткан тәрбиячеләре була алдым. Тәрбияче булу – һөнәр, ә яраткан тәрбияче булу – югары сәнгать икәнлеген хәзер бер дә арттырмыйча дәлилли алам. Мин теоретик белемем булган бу сандыгымны 27 ел дәвамында көн саен практик белем белән тутырдым. Ә хәзер сандыкта булган байлыгымны сезнең белән дә уртаклашам.


Минем методик темам: “Конструктив осталыкларын тормышка ашыру аша балаларның танып белүчәнлекләрен үстерү”. Әлеге проблеманы балалар, җәмәгать эшчәнлеге, ата-аналар һәм педагоглар белән бердәм эшчәнлек формаларын кулланып, тормышка ашырам.


Мин бу теманы ни өчен алдым?


– Федераль дәүләт белем бирү стандартларында күрсәтелгәнчә, һәр балага шәхси якын килеп, тирә-юнь обьектлары турында күзаллауларын баетып, балаларның иҗат итү сәләтләрен үстереп, тиешле нәтиҗәләргә ирешә алыр өчен;


– информацион технологияләрдән дөрес һәм урынлы файдалана белергә;


– ниндидер уртак бурычны тормышка ашыру максатыннан берләшеп, команда да, коллективта да эшли белергә;


– үзенең карашын, фикерен дәлилләп, башкалар игътибарына да җиткерә алыр өчен.


Безнең балалар бакчасына 720 меңлек үстерешле ЛЕГО материаллары кайтты, мин бу материалларны үз эшемдә бик теләп кулланам.


Мин бу теманы ачу өчен түбәндәге бурычларны алдым:



  1. Предметның үзенчәлекле билгесен, төп өлешен аерып алып анализларга өйрәтү.

  2. Танып белү активлыгын, уйлау сәләтләрен үстерү.

  3. Кул-бармак моторикасын, диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү, сүзлек запасларын баету.


Бу методик теманы тормышка ашыруда өстенлек эш юнәлешем булып “Нәни уйлап табучылар” түгәрәк эшчәнлеге тора һәм мин бу тема буенча проект төзедем. Бу эшкә ата-аналарны да тарттым. Минем бу проектым буенча ирешелгән уңышларым да бар. Балаларның сөйләм үсеше буенча белем күрсәткечләре артты. Күргәзмәләр оештырдым, “Уйный-уйный өйрәнәбез”, “Шофер буласым килә”, “Безнең урам” темаларына, “Бездә – үстерешле ЛЕГО” темасына ата-аналарга телевидениедән чыгыш ясадым, “Самолетлар – илебез сагында” район методик берләшмә утырышында ачык шөгыль күрсәттем.


Бакчабызның ФГОС кертү буенча Республикада “пилот мәйданчыгы” булуы безгә, тәрбиячеләргә зур җаваплылык өстәде. Казанда белем күтәрү курсларында укып кайттык, һәм мин шул “иҗади төркемнең” әгъзасы булып торам. Шулай итеп мин сандыгымны тагын 5 бүлеккә бүлдем һәм бу бүлекләрне 5 төс белән билгеләдем.


Һәр бүлек буенча балаларымның белемнәре арта тора, нәтиҗәләр күзгә күренеп яхшыра.


Социаль-коммуникатив үсеш (кызыл төс) буенча безнең максатыбыз –балаларда күмәк эшләү, кемнең нәрсә эшләячәген уртак фикергә килеп хәл итү күнекмәләре үстерү; мөстәкыйльлек, иҗади эш мохите, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру.


Танып белү үсеше (сары төс). Балалар төзегән корылма һәм конструкцияләр һәм әйләнә тирәләрендә төзелә торган корылмалар (өйләр, ишегалдындагы спорт һәм уен жиһазлары h.б.) арасында бәйләнеш урнаштыра беләләр һәм конструкцияләрнең төп өлешләрен һәм характерлы детальләрен күрсәтә белергә өйрәнделәр.


Сөйләм үсеше (яшел төс) буенча балалар корылмалар турында фикер алышырга, эш барышын телдән сөйләргә, предметларның исемнәрен һәм төзелеш материалларының төсләрен әйтергә өйрәнделәр.


Эстетик-сәнгатъ үсеше (сыек зәңгәр төс) эчтәлеге балаларда әйләнә-тирәдәге матурлыкка кызыксыну уятуны һәм үз-үзләрен күрсәтүне күзаллый.


Физик үсештә (зәңгәр төс) төгәллек, җитезлек сорый торган уеннар турында әңгәмә корабыз, спорт корылмалары төзибез. Күп вакыт үтмәсә дә, сандыгымның 5 бүлеге дә тулыланып килә.


Диагностика нәтиҗәләрен карап тикшергәннән соң, 2015–2016 уку елында балаларның үсеш дәрәҗәсе арткан икәнлеге билгеле булды. Педагогик эшчәнлектә яңа УМК, үстерешле ЛЕГО куллану нәтиҗәсендә, югары күрсәткечле балалар саны артты. Төркемдә программа үзләштерү буенча стабиль уңай динамика күзәтелә.


Үземнең эш тәҗрибәмне район, республика тәрбиячеләре белән уртаклашам. Район, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашып нәтиҗәле уңышларга ирешәм.


Интернет челтәрендә шәхси сайтларымны булдырдым. Андагы материалларны һәрдаим тулыландырып торам. Башка регионнардагы коллегаларым белән хезмәттәшлек итәм.


Дөрес, бар эшне дә санап бетереп булмый. Әмма минем әйтәсем килгән сүзем бер. Без – тәрбиячеләр, әти-әниләр – барыбыз да бала тәрбияләүчеләр, үзебез өчен киләчәк әзерлибез. Балаларыбызның киләчәге тәрбиячеләребезнең шәхси җаваплыгыгына, аларның үз эшенә мөнәсәбәтенә бәйле.


Шулай булгач, киләчәгебез матур, өметле, ышанычлы кулларда булсын өчен, дөньяга аңлы карашлы, аек фикер йөртә белгән, кулыннан эш килгән, алдан күрә белә торган, шәфкатьле, хезмәт яратучы, тәрбияле сау-сәламәт балалар үстерергә кирәк. Моның өчен, әлбәттә, тәрбиянең бар төрен практик куллану гына – ныклы фундамент булып тора.


Мин язмышыма бу авыр хезмәтне башкарырга ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен. Хыял канатларым чиксез минем. Үземә, үз балаларыма ни теләсәм, балалар бакчасында үзем тәрбияләгән сабыйларга да шуны телим. Киләчәктә тәүфыйкълы, иманлы, тәрбияле балалар булып үсеп, үзләре сайлаган зур тормыш юлыннан, күкрәк киереп, горур атласыннар иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ