Логотип Магариф уку
Цитата:

“Миңа авыл укытучысы белем бирде...”

Резеда Наил кызы ФӘЙЗРАХМАНОВА,Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең I квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 7 ел. ...Язгы табигатьне күзәтергә яратам. Тамчыларның, ихт...

Резеда Наил кызы ФӘЙЗРАХМАНОВА,

Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең I квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 7 ел.


 ...Язгы табигатьне күзәтергә яратам. Тамчыларның, ихтыярсыздан, кояшның бер карашыннан эрүенә исем китә. Агачларның яшеллек дөньясын хасил итеп, кошларны куандырулары – тагын бер могҗиза. Ихластан хозурланып, “хыял бишеге”ндә тирбәләм. Гүя бар җиһан уянып, яңа тормыш башлана. Бер тормыш икенчесен никтер кабатламый, һәркем язмышын үзенчә яза, үзенчә генә эзләр төшерә. Минем “гомер китабы”нда “Авыл укытучысы” дип язылган бик матур бизәк бар. Һәркемнең яшәү мизгелен ямьләндерүче булып гаиләсе торса, икенче урында хезмәте, сайлаган һөнәре бик кадерле була. Балачак хыялларына уралган һөнәрем – Укытучы булу миңа һәркөн шатлык китерә. Балаларның бер гаепсез карашлары, кызыклы сораулары, сәхнә түрендәге чыгышлары, фән өлкәсендәге казанышлары, шатлык тулы күз яшьләре, гаҗәеп елмаюлары мине бәхетле итә...


“Тормыш китабы”на бергәләп күз салыйк әле. Ямьле яз аенда нәни бер кызчык дөньяга килә. Әти-әнисе яратып, назга төреп, чәчәк исеме – Резеда дип исем кушалар. Булачак авыл укытучысының тәүге адымнары шулай башлана. Барлык иптәшләрем дә балалар бакчасына йөрсә, ә минем янәшәдә әбиемнәр булды. Алтын киңәшләрен биреп, хөрмәт, ихтирам кебек матур төшенчәләрне минем күңелдә өлкәннәр тәрбияләде.


Икенче бит. Кулларыма аллы-гөлле чәчәкләр тотып, мәктәпкә ашыгам. Мине гап-гади авыл укытучысы каршы ала да, белем иленә сәяхәткә дәшә. Беренче “5”леләр, тәүге хаталар, катлаулы мәсьәләләр бер-бер артлы тезеләләр. 11 ел дәвамында бик күпне өйрәткән, бик күпне төшендергән укытучыларым белән саубуллашу мизгелләре дә килеп җитә. Авылыбыз зур булганлыктан, бер класста 30 бала укыдык. 30 язмыш... 30 характер... 30 төрле фикер... 30 сораулы карашны үзенә карата алган бит авыл укытучысы! Ә аттестатны гел “5”ле билгеләре генә бизи. Менә кайда ул укытучының эш нәтиҗәсе.


“Студент” бите. Юллар мине Алабуга дәүләт педагогия университетының филология бүлегенә китерде. Үз фәнен яраткан мөгаллимнәр белән аралашу тагын да Укытучы һөнәренә якынайтты. Ниһаять, кулымда - кызыл диплом! Гап-гади авыл мәктәбе укучысы шәһәр студентларын узып китте. Яңа Әлем мәктәбе укытучылары төпле белем нигезе булдырганнары өчен мин бик тә рәхмәтле. Укытучы буларак эшкә юллама да туган ягыма – Актанышка булды.


“Гаилә” бите. Укытучының эше мәктәптә генә тәмамлана алмый, дәфтәрләр, китаплар өйгә “ияреп кайта”. 24 сәгать дәвамында башкарылган эш - иксез-чиксез дәрья. Тормыш иптәшем белән нәни улым – минем терәгем.


Яшь укытучы. Үзе белем алган авыл мәктәбендә хезмәт кую һәркемгә дә бирелмидер. “МИН – АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ!”. Әлеге серле сүзләрне “Тормыш китабы”ның бер битенә зур хәрефләр белән язып куйдым әле.


Бүген без яңа мәгълүмати технологияләр алга киткән заманда яшибез. Белем бирү системасы зур үзгәрешләр кичерә. Авыл укытучысына заман нинди шартлар куя соң? Яңа Әлем авылы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак 7 ел эшләү дәверендә, укучыларым күптөрле бәйгеләрдә катнаштылар, үзем дә район, республикакүләм конкурсларда җиңүләр яуладым. Ләкин бәйрәм-кичәләрне оештыру, дәрестә информацион технологияләрне куллану, укучыларны бәйгеләргә әзерләүдә кыенлыклар белән очрашабыз. Авыл мәктәбендә компьютер классы да бер генә, проекторлар саны да бик аз, тавыш яздыру, музыка көйләү мәсьәләләрен дә оештыру авыр бирелә. Шәһәр мәктәпләре өчен мөмкинлекләр зуррак дип саныйм. Ләкин...


Авылның саф һавасын, урам тулы балалар шавын берни дә алыштыра алмый. Заман авыл укытучысы менә шуның белән ота да инде. Балачакта һәркемнең тормышына килеп кереп, озак еллар буена аның белән бергә булып, үзенең йөрәгендә аңа да урын табып, кирәк вакытта ярдәм итеп, белемле иткән кеше кем ул? Әлбәттә, ул – авыл укытучысы!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ