Логотип Магариф уку
Цитата:

Музей педагогикасы

(18 май – Халыкара музейлар көне)Гөлсинә ЗЫЯТДИНОВА, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары«Тарихы барның киләчәге бар» ди халык. Бай тарихлы гимназия укытуч...

(18 май – Халыкара музейлар көне)
Гөлсинә ЗЫЯТДИНОВА, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

«Тарихы барның киләчәге бар» ди халык. Бай тарихлы гимназия укытучылар әлеге хакыйкатьне һәрчак истә тота. Бу юнәлештәге эшләребез дә горурланып сөйләрлек. Авылларыбыз тарихы Болгар чорларына барып тоташа, мәктәбебез тарихы татар мәгърифәтчесе Сәгыйть Сүнчәләй исеме белән бәйле. 1913 елда күренекле татар мәгърифәтчесе, Габдулла Тукайның якын дусты хәер-фатихасы белән ачылган мәктәбебезгә 100 яшь тулды. Гимназиябездә оештырылган «Туган якны өйрәнү» музее да – күпьеллык эзләнүләрнең нәтиҗәсе.


Музей педагогикасының төп максаты – гимназия музееның күпкырлы эшчәнлегенә тарту аша укучы шәхесенә үсү өчен шартлар тудыру.


Музей педагогикасының бурычлары:


-         танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;


- үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;


- үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;


- милләтебезнең гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру;


- иҗат итү омтылышы уяту.


Гимназия музееның эшчәнлек юнәлешләре:


1. Эзләнү эше, материаллар туплау. Гимназия музеена материаллар туплау эше 60 нчы еллар ахырында ук башлана. Эшнең бу юнәлеше укучыларга тикшеренү эшендә үзләрен күрсәтергә, осталыкларын арттырырга ярдәм итә. Эзләнү өчен укучы кызыксынган теләсә нинди теманы тәкъдим итәргә мөмкин. Эш барышында укучылар кешеләр белән очрашалар, әдәбият өйрәнәләр, хәтта архив материалларыннан файдаланучы укучылар да бар. Мондый эшчәнлек нәтиҗәсендә төрле аудио, видео язмалар барлыкка килә, музей өчен бик кадерле экспонатлар туплана. Эзләнү барышында укучылар өйрәнелә торган вакыйганы тарихи процесслар белән бәйлиләр, аерым шәхесләрнең бу вакыйгалардагы ролен аңларга тырышалар.


Тикшеренү эшләре вакытында яшь эзләнүче тормыш белән таныша, әлеге проблемага шәхси мөнәсәбәте аша гражданлык позициясе, рухи кыйммәтләре формалаша. Соңгы елларда укучылар һәм укытучылар түбәндәге темаларга эзләнүләр алып бардылар: «Зур Сәрдек төбәгендә 1921 нче елгы ачлык фаҗигасе», «Безнең якларда бакыр рудасы чыгару һәм эзләү тарихы», «Үзебезнең төбәкнең халык авыз иҗаты», «Кукмара төбәгенең дару үләннәре», «Татар халкының безнең төбәктә сакланып килә торган йола һәм бәйрәмнәре», «Зур Сәрдек авылының барлыкка килү тарихы», «Чишмәбаш авылының барлыкка килү тарихы», «Татар исемнәре ни сөйли?» һ.б. Бу эшләрнең һәркайсы гимназия музеенда урын алды. Алай гына да түгел, район һәм республика күләмендә үтә торган дәрәҗәле фәнни-гамәли конференцияләрдә безнең укучылар уңышлы чыгыш ясыйлар. Ел саен апрель аенда укучыларның ел дәвамында алып барылган фәнни-эзләнү эшләренә нәтиҗә ясап, гимназиядә фәнни-гамәли конференция үткәрәбез. Анда үзебезнең район, күрше-тирә районнар, күрше Киров өлкәсеннән килгән укучылар да катнаша.


Соңгы елларда безнең төбәк халкының яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, йолалары, халык авыз иҗаты белән танышу максатында зур галимнәр катнашында төрле экспедицияләр булып үтте. Якут дәүләт университеты галимнәре һәм студентлары, ТР Мәдәният министрлыгы каршында эшләүче традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты галимнәре тарафыннан оештырылган экспедицияләрдә катнашу безне дә, укучыларны да рухи яктан баетты, эзләнү эшенең нечкәлекләренә өйрәтте.


Илебез бәйсезлеге өчен яу кырында каһарманнарча сугышкан якташларыбыз турындагы фактлар укучыларга патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Укучыларга дәһшәтле сугыш елларында әби-бабайлары, туганнарының ни белән шөгыльләнүе, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре хакында материаллар җыярга кушыла. Берничә укучыбыз “Кар десанты” составында Новгород өлкәсендәге “Үлем үзәнендә” булып кайтты. Алар музей өчен экспонатлар алып кайттылар. Ә бит бу экспонатлар туган ил өчен гомерен аямаган шәхесләр язмышы белән бәйле. Нәкъ менә шундый гыйбрәтле ядкарьләр ярдәмендә бала күңелендә туган якны, аның гүзәл кешеләрен хөрмәт итү, ярату хисе тәрбияләнә.


2. Сыйныфтан тыш чаралар үткәрү, экскурсияләр оештыру. Музейда үткәрелгән сыйныфтан тыш чаралар музей эшчәнлегенә бәя бирүдә төп критерийларның берсе. Соңгы елларда музей советы оештырган түбәндәге чаралар зур әһәмияткә ия булды: «Бөр буе авыллары тарихы» дигән фәнни-гамәли конференция (Балтач районы Бөрбаш мәктәбе, Кукмара районы мәктәпләре, Киров өлкәсе мәктәпләре катнашында); мәгариф ветераннарын искә алу кичәләре; Бөек Ватан сугышы ветераны, легионер Әхмәшин Гаян Гариф улының «Гомерем мизгелләре» китабын тәкъдир итү кичәсе һ.б.


3. Шәҗәрәләр төзү юнәлешендәге эшчәнлек. Ата-бабаларыбызның, милләтебезнең үзенчәлекле нәсел тарихы булган шәҗәрәләрне барлау безнең татар халкында киң таралган. Аның бүгенге көндә дә йөзләгән текстлары телдән әйтелеп һәм язма истәлекләр рәвешендә сакланып килә.


Милләтебез язмышында төрле авыр вакыйгалар, зур югалтулар, хәсрәтләр булып узган. Әмма татар халкы үзенең нәсел шәҗәрәләрен онытып юкка чыгармаган. Ул аны бүгенге көндә дә барлый, тулыландыра. Тарихи шартлар туу белән шәҗәрәләргә игътибар арта башлады. Моңа, әлбәттә, милли аң үсү, тарихи әдәбият, шәҗәрәләр турында матбугатта мәгълүматлар басылу да этәргеч булды.


Шәҗәрәне торгызу бер көнлек, бер айлык кына эш түгел. Еллар дәвамында эзләнеп кенә нәсел тарихыңны булдырырга мөмкин. Ул – сабырлык, даимилек, көч, вакыт таләп итә торган шөгыль. Бу эштә укучыларга үрнәк булып, үзебезнең укытучылар тора. Төбәк тарихы, аның күренекле кешеләренең язмышлары белән кызыксынып, гимназиянең математика укытучысы Хөсәенов Җ.Б. укытучылар династиясе турында бай материал туплады. Туган як тарихы аерым кешеләр һәм гаиләләр тарихыннан туа бит. Шуны истә тотып, гимназиядә шәҗәрәләр бәйгесе үткәрелә. «Безнең нәсел», «Җиде буыныңны бел», «Нәсел шәҗәрәсен, нәселеңне белү – халкыбызның олы традициясе» дигән сыйныф сәгатьләрендә гаилә шәҗәрәсен булдыру, нәселнең абруе турында нык кайгырту, гаилә ядкарьләрен кадерләп саклау, зират-каберләргә игелекле мөнәсәбәт, карт-карчыкларга ярдәмчел булу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләнә.


Гомумән, гимназия үзенең күп еллардан бирле тоткан кыйбласына бүген дә тугры булып кала. Бу олы хезмәтебезне татар халкының тарихын, халык авыз иҗатын, этнографиясен, телен өйрәнүгә зур өлеш керткән мәгърифәтче Каюм Насыйри исемендәге премия белән бүләкләүне дә эшебезгә бирелгән зур бәя дип кабул иттек.


Музейда тарихи хәтер саклана. Монда укучы белем алып кына калмый, еллар дәвамында тупланган тарихи тәҗрибәне өйрәнә. Мәктәп музейлары туган йортка, гаиләгә, Ватанга, өлкәннәргә ихтирам хисе, батырлыкка омтылыш тәрбияли, намуслы вөҗданлы булырга өйрәтә.


Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләүнең әһәмиятен күздә тотып, Р.Фәхреддин «Ватан һәм милләт» дигән үгет-нәсыйхәтендә: «...Ватан өчен көчегезне кызганмагыз. Ата-вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне «җаныгызга бәхет дип белегез!» – дигән. Ә милләткә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү нәкъ менә мәктәп-гимназияләрдә башлана. Бу эшнең үзәгендә музейлар торса, эшнең нәтиҗәле булуы бәхәссез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ