Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нәни кошчык» кыйссасы

Сиринә ХӘМИДУЛЛИНА,Бөгелмә районы Зеленая Роща мәктәбенең татар теле укытучысы.Педагогик эш стажы - 30 ел.Укытучы кеше нинди булырга тиеш? Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларымны сабыр...

Сиринә ХӘМИДУЛЛИНА,
Бөгелмә районы Зеленая Роща мәктәбенең татар теле укытучысы.
Педагогик эш стажы - 30 ел.

Укытучы кеше нинди булырга тиеш? Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларымны сабырлык, гаделлек, тынычлык нигезендә тәрбия кылам. Тәрбия хезмәтләре, фәнни-гамәли эшләр, фәнни-эзләнү эшләре алып барам. Соңгы вакытта туктаусыз конференцияләргә әзерләнергә, Татарстанда күп районнарда укытучылар белән очрашырга насыйп булды.


Гаҗәп хәл - кая гына барсак та, гадәти күренешкә тап булдык: “Әйдәгез,күреп китәрсез: укытучыларыбыз бик тырышлар...” - дип, чын мәгънәсендә горурланып, мәктәп директорлары каршы ала. Хәтта Яр Чаллы шәһәре муниципаль бюджет гомуми  белем  бирү мәктәпләрендә дә, №84 нче номерлы лицей-интернатта да булырга туры килде. Гали Акыш исемендәге лицей-интернатта “Лицейда  тәрбия эше куелышы. Үзидарә проекты” нда чыгыш ясарга туры килде.


Сүз дә юк, тәрбия эше көннән-көн куәтләнә бара. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының планы нигезендә, X1V республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укуларында чыгыш ясаганда үземә түбәндәге максатларны куйдым: галим мирасын укыту процессында куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу, бөек шәхес үрнәгендә туган халкыңа, милләтеңә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү үзенчәлекләрен өйрәнү.


Факил Сафин белән очрашу аша, укучыларыма китап уку турында мәгълүмат бирдем. Татарстан Республикасы язучылар берлеге актив эшли. Балаларда “Түгәрәкләр челтәре”бар. Алар үзләре төзи. Электрон матбугат булдыру өстендә эшлибез.


Уку елы барышында брейн-ринг үткәрдек. Катнашучыларның эшләрен һәм чыгышларын мәктәп приказы белән расланган жюри бәяләде. Җиңүчеләргә мәктәп министрлыгы дипломнары тапшырылды, катнашучыларга, әти-әниләргә шәһадәтнамәләр бирелде. Укучылар газета чыгардылар. Бу үзе проект эшенең нәтиҗәсе. Материалны калыпка салу үрнәген үзем бирдем. Пресс-конференция үткәрдек.


Ә бер көнне безгә кунакка “ТАТМЕДИЯ» АҖ филиалы җитәкчесе-баш мөхәррир Ләйсән Бикбулатова бүләкләр белән үзе килде.


Берүземә “Туры Тукай”булып утыруы җиңел мәллә? Рәхмәт сиңа, Җир кешесе! Дөньяда яши белү - зур һөнәр. Күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең “Педагогик эзләнү” секциясендә җавап тоттым. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Саба муниципаль районы шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе уздырган чара бик отышлы булды. Менә кайда ул чын тәрбия үзәге! Матур, төзек юллардан ук башлана.


Бер бәндә гел миңа изгелек кыла. Аптырадым.”Миннән, гап-гади авыл укытучысыннан, сезгә ни файда?”- дип сорадым. ”Иске коега да төкерергә ярамый, суы кирәк булуы бар”, - дип, дөнья куам. Кем каршына иртәгесен басарымны, кемнән файда күрәсемне кайдан белим? Мин фәрештә түгел. Шуңа шәфкатьлелек бар кешегә кылам”, - диде елмаеп укытучы.


Халыкара хатын-кызлар конгрессында катнашырга насыйп булды миңа. Шунда күренекле галимнәр, Россиянең Табигый фәннәр академиясе һәм БМО каршындагы Халыкара мәгълүмат академиясенең мөхбир әгъзасы, Евразиянең сәнгать академиясе президиумы әгъзалары белән аралаштым.


 Гади авыл укытучылары конкурста орлыктан башакның яралу тасвирламасын үзенең мисалы итеп ала һәм күләмнең сыйфатка күчү законы буларак тәкъдим итә.


Бу уңайдан хезмәттәшләремә: “Мин конкурсларда теләп чыгыш ясыйм, сез дә һичшиксез фәнни эшләр языгыз! Ул бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле шөгыль”, - дип барам. 100 процент кына түгел 101 процент горурланам.


”Һәр сүзнең үз кешесе бар”, - дип белми әйтмиләр шул. ”Авыл укытучысы нинди кеше булырга тиеш?”, - дип тикмәгә генә сөйләмәдем мин. Без, укытучылар,учакка тамчылап-тамчылап белем, тәрбия, мәгариф һәм фән хакыйкатен тамызучы “нәни кошчык”. Уңышлар юлдаш булсын коллегаларым, Амин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ