Логотип Магариф уку
Цитата:

Ркаил Зәйдулланың «...Без очарга әзерләнгән идек...» шигыре эчтәлеге

(Татар мәктәбенең XI сыйныфында тезмә әсәргә анализ ясау дәресе), фрагментМиләүшә Хафизова,Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыУку макс...

(Татар мәктәбенең XI сыйныфында тезмә әсәргә анализ ясау дәресе), фрагмент
Миләүшә Хафизова,
Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Уку максаты: тезмә әсәр анализлауның укучылар белгән (А.Яхин методикасы) алымнарын кулланып, Р.Зәйдулланың «...Без очарга әзерләнгән идек...» шигыренең эчтәлеген табу.
Укытучы. Әсәр нәрсә турында?
Укучылар эшчәнлеге. (Үзләре тапкан эчтәлекне сөйлиләр.)
Көтелгән җавап. Алар очарга әзерләнгәннәр, тик давыл узганын көтеп торганнар, аннан соң бу инде мөмкин булмаган. Әсәр очу, дөресрәге, очмау турында. Бу – объектив эчтәлек.
Укытучы. Ә хәзер субъектив эчтәлекне эзләп карыйк. Эшне әсәрнең фокусын табудан башлыйк.
Укучылар эшчәнлеге. Фокусны бирүнең өч юлын төркемнәрдә билгелиләр.
1 нче төркем. Биредә очарга теләү турындагы юллар кабатлана. Димәк, фокус кабатлана.
2 нче төркем. Фокус – ул чишелмәгән каршылык: очарга телиләр – оча алмыйлар.
3 нче төркем. Фокус әсәрнең исеме булып килә. Бу очракта ул – шигырьнең башламы.
Җаваплар гомумиләштерелә һәм нә­тиҗә ясала: әсәрнең үзәге – очарга теләү.

Укытучы. Хәзер әсәрне шушы үзәккә бәйле өлешләргә таркатыйк, аларның эчтәлеген табыйк.
Укучылар эшчәнлеге. Фокус кабатланган урыннарны билгеләп, әсәрне ике өлешкә бүләләр, аларның эчтәлеген табалар.
Көтелгән җавап. Очарга теләү 1 нче һәм 4 нче строфада кабатлана, димәк, 1–3 нче строфалар – беренче, 4 нче строфа – икенче өлеш. Беренче өлеш эчтәлеге: очарга әзерләнгәннәр – очмаганнар. Икенче өлеш эчтәлеге: очарга телиләр – оча алмыйлар.
Укытучы өлешләрнең эчтәлеген гомумиләштерергә ярдәм итә. (Сораулар бирергә мөмкин. Мәсәлән, «Очарга әзерләнү нәрсә ул?» (Максат.)
очарга әзерләнгәннәр      очмаганнар
максат                               гамәл
очарга телиләр                 оча алмыйлар
теләк                                 мөмкинлек
Укучылар эшчәнлеге. Нәтиҗә ясыйлар.
Көтелгән җавап. Өлешләрнең үз эчендә каршылыклар бар. Беренче өлеш максат – гамәл (максатларына ирешү өчен берни эшләмиләр), икенче өлеш теләк – мөмкинлек каршылыгы турында.

Укытучы.
Инде өлешләр арасында булган каршылык һәм уртаклыкны табыйк.
Укучылар эшчәнлеге. Әсәрдән үзара каршылыкта булган урыннарны табалар.
Көтелгән җавап. Беренче өлештә җирдә давыл куба, ул җирдәгеләрне кыйный, икенче өлештә инде тынып кала.
Тәкъдир очарга теләүчеләрне юлдан бүлә, аннан кабат күккә чакыра.
Аларның башта давылларны җиңәрлек куәтләре бар иде, ахырга көчләре калмаган.
(Таблица тутыру эшне җиңеләйтә.)
1 нче өлеш                                                           2 нче өлеш
Давыл купты,
Күкне яшен телде.                                          Тынды давыл,
Җансыз сыман тын калды җир.
– Ашыкмагыз, сабыр! – диде Тәкъдир.   Инде безнең Тәкъдир суга кабат.
Ә куәтләр ташып тора иде!
Давылларны җиңмәс идек­мени,
Күктә булсак!                                                    Тик кая соң элекке көч?


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ