Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәләт орлыгы ничек “шыта”?

(Ата-аналарга мөрәҗәгать)Ландыш Филүс кызы Әһлетдинова,Актаныштагы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның югары категорияле татар теле укытучысыКүпләр ниндидер яңалыкны көндәлек тормышк...

(Ата-аналарга мөрәҗәгать)
Ландыш Филүс кызы Әһлетдинова,

Актаныштагы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның югары категорияле татар теле укытучысы


Күпләр ниндидер яңалыкны көндәлек тормышка кертеп җибәрүгә кискен каршы чыгалар. Бу аңлашыла да, «үз җаем – үз көнем»гә җайлашкан кешеләр өчен яңадан нәрсәнедер үзгәртеп кору – гадәти тормыш агымын бозуга тиң.


Гимназиябез оешканга да 5 ел вакыт узып китте. Бу уку елында аның беренче карлыгачлары «очты». Милләтпәрвәрләр – күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат, язучы Туфан ага Миңнуллин, якташыбыз, элеккеге район хакимияте башлыгы – Энгель Нәвап улы Фәттаховлар тырышлыгы белән ачылган гимназия үзенең статусын аклый алдымы? Бүген сез, хөрмәтле ата-аналар, әлеге сорауга җавап табарсыз. Балаларыгызны әлеге уку йортына китереп үкенмәссез, чөнки соңгы елларда гимназиянең исеме дә, дәрәҗәсе дә күзгә күренеп артты. Хәзер ул республиканың 11 иң яхшы мәктәпләр рәтендә үз рейтингын нык тота.


Сәләт орлыгы кайда, ничек һәм нинди шартларда шыта соң?


Танылган Лондон психологы Дженни Даунхэм фикеренчә, уңышка юл гадәти әйбергә гади булмаган караш ташлаудан башлана. Үз фикеренә мисал итеп, ул бик күп кенә танылган брендларның логотипларын китерә (Apple). Тормышка, фәнгә яңа ракурстан караш ташлаганда гына галәм киңлеге үз серләрен ача. Даунхэм болай дип яза: «Җир шар формасында, - диләр. Әмма моны беркем дә, берәүгә дә көчләп такмый. Шакмак җиреңнең һәрбер почмагы сиңа файда китерә икән, димәк, бу синең өчен иң кулай вариант!» Димәк, сәләт орлыгы белән нәкъ шул ук хәл!


Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы белем бирү зур әһәмияткә ия. Чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә. Көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү, теләсә кайсы өлкәдә үз урыннарын табардай; рус, инглиз һәм башка телләр аша татар халкы, аның теле, гореф-гадәтләре турында башка халыкларны таныштыра алырлык укучылар тәрбияләү; район, республика тормышында актив эш алып бару – гимназиябезнең төп миссиясе. Һәр укучы укытучыларның, җитәкчелекнең күз уңында. Һәрберсенең уңышы: мәктәпкүләмме ул, илкүләмме – исәптә. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү.


Дәресләр имтиханга ныклы әзерлек урыны булса, дәресләрдән соң укучыларның һәр минуты файдалы итеп бүленгән. Ел дәвамында һәр укучы укытучыларның контроле астында гимназиянең «Баетылган программасы» нигезендә «киңәйтелгән эссе» (фәнни хезмәт) язарга өйрәнәләр. Иң яхшылары  ел ахырында гимназиядә иптәшләре алдында имтихан тота. Ә укытучылар өчен – киләсе уку елына конференцияләргә «әзер азык». Укучылар яратып йөри торган «Speaking club» аралашу һәм тел өйрәнү өчен менә дигән мәктәп! Ел дәвамында укучылар КФУ галимнәре үткәргән он-лайн дәресләрдә белемнәрен ныгыталар. Олимпиадаларга әзерлек барышында төрле бәхәсле сорауларга төгәл җавапларны да без галимнәрнең үзләреннән сорап белә алабыз. TED-COM – интеллектуаль үсешләрен, сөйләм телләрен үстереп кенә калмый, ә укучыларның үз-үзләрен аудитория алдында тотарга да өйрәтә.


Гимназия гуманитар булса да, төрле юнәлештәге проектлар максатчан эшли. Әйтик, берничә ел дәвамында эшләп килгән «Ак җилкән» газетасы әгъзаларын бүген газета-журналларга журналист, корректор, тәрҗемәче, хәтта мөхәррир итеп тә куеп булыр иде. Алар әлеге проектлар аша шул кадәр җитлегеп, үзләре төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр үткәрәләр.


Хөрмәтле ата-аналар, бүген халкыбызга, милләтебезгә, телебезгә куркыныч яный. Ата-ананы сайлап алмаган кебек, милләтне дә, телне дә сайлап алмыйлар шул. Хәзер еш кына укучыларның ата-аналарыннан: «Татар теле белән баш катырганчы, киләчәктә тормышында кирәк фән белән шөгыльләнсен! Авылның чиген узганнан соң татар теленең кирәге калмый аның. Аның белән абзар артына да чыгып булмый. Имтиханнарны да татарча бирергә рөхсәт булмагач, пычагыма укыталармы ул татар телен, «кирәкле» фәннәргә сәгатьләр санын арттырсалар, балаларга файдасы булыр  иде», – дип тукып торулары киләчәк өчен сагаеп карарга мәҗбүр итә. Зур шәһәрләрдә, вакытында ябылган балалар бакчаларын хәзер ничек кайтарырга белмиләр, балаларга – урын юк... Тарих-гасыр тәгәрмәче, әйләнеп килер бит ул заманнар безгә дә.


Үз телеңнең бөтен нечкәлекләрен белми торып, син чит тел турында фикер йөртә алмыйсың, төрле милләт халыклары каршына телләрне куйсаң, һәр милләт кешесе үз телен сайлап алыр иде. Юк, «абзар артына чыгар өчен генә» яратылмаган ул татар теле. Туган тел ул – күпкырлы төшенчә. Тел – тел булудан бигрәк, ул безнең гореф-гадәтләребез, иманыбыз, кыйблабыз. Үз телебез өчен без Тәңре каршында да җавап тотачакбыз. Тел кадерен, татар сүзенең бәһасенә төшенү өчен син телсез яшәп, читкә китеп кара. Татарлар гомергә ваклануның ни икәнен белмәделәр! Безгә бармак янадылар, кизәнделәр, теш кайрадылар, астылар, кистеләр, әмма татар милләте исән! Ата-анаң алдында бурычың күпме булса – милләтең алдында да шулкадәр үк дәрәҗәдә. Һәркем үз телен, динен, гореф-гадәтләрен сакларга, үстерергә хокуклы, хәтта бурычлы дисәм дә, һич ялгыш фикер булмас. Безнең бурыч, хөрмәтле ата-аналар, туган телебезне саклау, киләчәк буынга тапшыру. Телебез – безнең тарихыбыз да киләчәгебез дә. Бу изге эшне бергәләп, кулга-кул тотынып эшләргә ихтыяр көче, фикер ныклыгы телим.


Тел белгән кеше югалмас. Татар телендә үткәрелгән конкурсларга республика дәрәҗәсенә үстергән укучыларның икътисадчы, юрист һәм башка һөнәрләр сайлавы гаҗәп түгел, ләкин татар телен, әдәбиятын белгән бу һөнәр ияләре, икеләнмичә әйтә алам, бары тик татар халкына, татар милләтенә хезмәт итәчәк. Ә бу начармыни?! Тырышлыгыбыз да бушка китми. Район тарихында булмаган хәл: ике тапкыр Халыкара татар теле олимпиадасының Гран-при иясе, Санкт-Петербург шәһәрендә тарих фәне буенча Бөтенроссия фән олимпиадасы җиңүчесе – Айдар Шәйхин – Актаныш феномены дисәм, һич тә ялгышмам. Шундый тырыш укучылар белән чиксез горурланабыз, үҗәтлекләренә сокланабыз. Сәләтле укучылар белән эшләргә насыйп булганына шатланабыз. Менә шулай гади генә татар авылында «шыта» ул сәләт орлыклары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ