Логотип Магариф уку
Цитата:

Шатлыгың нидә, Укытучы?

Суфия Миннекамил кызы Шәфигуллина,Кукмара районы, Зур Сәрдек гимназиясе Чишмә-Баш авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы- 22 ел.Мин гап-гади авыл укытучысы,Байлыгым юк, юк шул д...

Суфия Миннекамил кызы Шәфигуллина,

Кукмара районы, Зур Сәрдек гимназиясе Чишмә-Баш авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы- 22 ел.


Мин гап-гади авыл укытучысы,
Байлыгым юк, юк шул даным да.
Балаларга белем өләшәм мин,
Рәхәт табам шуннан җаныма.

Нинди матур шигырь юллары! Нәкъ менә үземә атап язылган кебек. Мине генә түгел, минем кебек миллионлаган укытучы хезмәтен олылый торган сүзләр бу. Укучыларың, әти-әниләр, хезмәттәшләрең, авыл кешесе хөрмәт белән карый икән, бу карашны син һәрдаим сизәсең икән - шушы бәхет түгелмени?!


Мин үзем башлангыч сыйныфларда белем бирәм. Быел яңа белем бирү дәүләт стандартларына нигезләнеп укытып, 1 нче сыйныфларны чыгардым. Мәктәпкә кергәнче 1 ел буе үземә әзерлек группасына йөрделәр. Мәктәпкә яраклашу, дусларга, укытучыга  ияләнү, уку-язу күнекмәләре алдылар. Моның уңай яклары күп булды: балалар мәктәпкә, парта арасына тиз ияләнделәр, укуга омтылыш тиз формалашты. Арадаш аттестация эшләре шуны күрсәтте: яхшы гына уку елын тәмамладык.


Бүгенге көндә авыл укытучысы заман белән бергә атлый. Моны тормыш шулай таләп итә. Бишектән яңа төшкән баланың кызыксынучанлыгы, әти-әниләрнең заман белән бергә атлап баруы, укучы балаларның һәр вакыйгадан хәбәрдар булуы, яңа технологияләрне оста эләктереп алуы... укытучы боларның һәркайсыннан да бер башка өстен булырга тиеш бит!


...Әзер юлдан үз көеңә бару җиңел,


Тигез җирдән юл салу да читен түгел,


Кыяларга сукмак салу читенрәк!


Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк!


Безнең бурыч – күңелләргә сукмак салу,


Сукмак салып үзәннәрне эзләп табу!


Татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның шундый канатлы сүзләре бар: “Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”. Моннан бик күп еллар әйтелгән фикер, нинди алдынгы фикер булган дип инанасың. Чөнки бүгенге авыл укытучысы нәкъ менә шундый  “күңелләргә сукмак салып, үзәннәрне эзләп табучы, эзләнү орлыгын салучы һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтүче” кеше дип әйтер идем мин.


Бүгенге авыл укытучысына бәя биргәндә - мин кыска гына итеп, укытучы - гаиләнең җылылыгын саклаучы, үз балалары белән беррәттән кеше балаларын да тәрбияләүче, актив авыл тормышында кайнаучы дип әйтер идем. Үзенең бетмәс-төкәнмәс кәгазьләреннән арынып, ел буе тикшерү астында эшләп,  җәйге ялга чыккан укытучының тагын күпме эш башкарганын күз алдына китерсәң... Сайлау алды пропагандасында катнашучы һәм турыдан - туры сайлау эшен алып баручы - укытучы, мал учетын алучы, салым җыючы - укытучы, сабантуй бәйрәмендә сөлге җыючы- укытучы, дамба кырыйларын җәй буе чистартып, үләннәрен чабып торучы – укытучы, терлекләргә яфрак азык әзерләүче - укытучы...саный китсәң бармак җитми. Дөньяның тоткасы, өлкәннәр әйтмешли, шул укытучы түгелме соң?!


Ләкин... никадәр генә зарланса да, “бу минекеләр бит!” дип горурланып сөйләрдәй укучылары  бар аның. Урта мәктәптә яхшы укучы, аны тәмамалап, югары уку йортларында белем алучы, тормышта үз урынын табып, матур тормыш корып , яңа үрләр яулап алган укучылары -  укытучының  горурлыгы. Авыл кешесе эчкерсез бит ул, олысы да, кечесе дә. Үзенең инде чәчләренә чал кергән ул укучыңның, ә ул синең белән зурлап “АПА” дип эндәшә, кул биреп күрешә, машинасында өеңә кадәр озатып куя, яки, башлангыч сыйныфтан урта сыйныфка күчкән яшүсмер егет-кыз, сине күргәч, әллә кайлардан сәлам бирә, йөгереп килеп кочып ала. Шушы түгелмени укытучы шатлыгы! Сүземнең башында әйтелгән фикерне йомгаклап әйтәсем килә: бу бәхет-шатлыкны бернинди данга да, байлыкка да алыштырып булмый. Укытучы булган һәр кеше минем белән килешәдер дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ