Логотип Магариф уку
Цитата:

Сыйфатларның исемгә әйләнү очраклары

(IV класста Сингапур структурасына нигезләнеп төзелгән татар теле дәресе)Филария ШӘЙХЕТДИНОВА,Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең югары категорияле башлангыч класс укытучысыМаксат: Сыйфат турында белгәнн...

(IV класста Сингапур структурасына нигезләнеп төзелгән татар теле дәресе)


Филария ШӘЙХЕТДИНОВА,


Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең югары категорияле башлангыч класс укытучысы


Максат: Сыйфат турында белгәннәрне ныгыту, сыйфатларның исем мәгънәсендә кулланылу (исемләшү) очрагы белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм, дөрес, матур язу күнекмәләре формалаштыру. Белем алуга кызыксыну, уңай караш формалаштыру, игътибарлылык тәрбияләү.


Җиһазлау. Слайдлар, биремле карточкалар, рәсемнәр.


Материал. Татар теле: 4 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен дәреслек / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова – Казан: Мәгариф, 2009. – 154 б.


Дәрес барышы.


1. Оештыру.


Дәрес ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы белән башлана.


- Кем иң озын буйлы, шулар баса.


- Кыска буйлылар баса.


– Озын чәчлеләр баса.


– Зәңгәр күзлеләр баса.


- Иң тырыш укучылар баса.


- Сары чәчлеләр баса.


- Иң уңганнар, иң булганнар баса. Бер-беребезгә карап елмаябыз, сәламлибез. Яныбыздагы күршебезгә “биш”не бирәбез, яхшы кәефләр телибез һәм дәресне башлап җибәрәбез.


2. Үтелгәнне ныгыту.


а) Әле генә сәламләшү вакытында без нинди сүзләр кулландык? (Озын, кыска, зәңгәр, тырыш һ.б.)


Болар нинди сүзләр? (Сыйфатлар.) Димәк, без бүген дәрестә сыйфатлар турында сөйләшәчәкбез.


б) Нәрсә ул сыйфат? Ул нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап булып килә? Нәрсәне ачыклый? Нинди билгеләрне белдерә?


ТАЙМД ПЭА ШЭА. 2 укучы бер-берсенә тулы җаваплар бирә.


в) Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау.


РАУНД ТЭЙБЛ. Өстәлдәге кәгазьгә сыйфатлар язылган. 4 укучы, чиратлашып, бирелгән сыйфатларны төрле дәрәҗәләргә куеп язалар.


г) Ә хәзер, балалар, сыйфатлар эзләп, “табигатькә чыгып керербез”.


КОНЭРС. 4 почмакка 4 ел фасылы сурәтләнгән рәсемнәр эленгән. Балалар үзләре теләгәне янына баса. Парлашалар. Сыйфатлар кертеп җөмләләр төзиләр, бер-берсенә әйтәләр. Соңыннан иптәшләренең мисалларын кычкырып әйтәләр.


д) РАУНД ТЭЙБЛ. Өстәлләрдә рәсемнәр ята. Шуларга карап, сыйфатларны үзләре ачыклаган исемнәр белән парлап язалар. Мәсәлән, зәңгәр күлмәк, кечкенә туп һ.б.


3. Яңа тема.


Слайд: Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер. Иренчәк ике эшләр.


- Мәкальләр нәрсә турында? Каршыдагы күршең белән фикер алыш.


РЕЛЛИ РОБИН. Ия белән хәбәрне таптыру. Иягә сорау кую. Кайсы сүз төркеме белән белдерелгән булуын ачыклау? (Балалар фикерләшәләр, кем? яки нинди? сорауларын куеп карыйлар.) Сыйфатларның сыйфат билгеләрен югалтып, исем мәгънәсендә кулланылу очракларын аңлату. Җөмләләрне чагыштыру: Эшчән (кем?) бәхетне эшендә күрер. (Исем мәгънәсендәге сыйфат.) Эшчән (нинди?) кеше бәхетне эшендә күрер. (Сыйфат.)


4. Ныгыту күнегүләре.


а) Дәреслектәге биремне үтәү. Җөмләләрне чагыштыру (Белемледән үрнәк ал, белемсездән гыйбрәт ал. Белемле кешедән үрнәк ал, белемсез кешедән гыйбрәт ал). Нәтиҗә ясау.


РЕЛЛИ РОБИН. Янәшәдәге күршеләре белән сөйләшәләр.


б) 226 нчы күнегү. Исем мәгънәсендә кулланылган сыйфатларны табарга.


в) 227 нче күнегү. Күчереп язарга, исем мәгънәсендә килгән сыйфатлар астына сызарга.


г) 229 нчы күнегү. Күп нокталар урынына төшеп калган сүзләрне куеп укырга, аңлатырга.


5. Йомгаклау.


Өй эшләрен аңлату. 230 нчы күнегү. Сүзтезмәләрне бер сүз белән атап язарга. (Өлкән кешеләр- өлкәннәр, ялгыз кешеләр- ялгызлар һ.б.)


- Балалар, сезгә дәрес ошадымы? Бүген без нәрсә турында сөйләштек? Мин сездән бик канәгать. Әйдәгез әле, үзебезне үзебез мактап, матур сүзләр әйтик. Без нинди укучылар? (Яхшы укучылар, тырыш укучылар, әйбәт укучылар, уңган укучылар, булган укучылар һ.б.)


- Ә хәзер шушы сыйфатларны исемгә әйләндерик. (Яхшылар, тырышлар һ.б.)


ТИМ ЧИР: Без тырышлар! Без әйбәтләр! Без уңганнар! Без булганнар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ