Логотип Магариф уку
Цитата:

Тапкырлау һәм бүлү темасын кабатлау

(II сыйныфта математика дәресе)Алсу ӘХМӘТШИНА,Апас районы Борнаш урта мәктәбенең I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.Эшчәнлек максаты: тапкыр һәм бүлү төшенчәләрен формалаштыру, ныгыту.Белем бирү...

(II сыйныфта математика дәресе)
Алсу ӘХМӘТШИНА,
Апас районы Борнаш урта мәктәбенең I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.

Эшчәнлек максаты: тапкыр һәм бүлү төшенчәләрен формалаштыру, ныгыту.


Белем бирү максаты: кушу һәм тапкырлау арасындагы бәйләнешләрне мәсьәләләр чишү аркылы ныгыту.


Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру:


Шәхес буларак: үз тирәңдә дуслык, җылылык атмосферасы тудыру; дәрестә актив, тәрбияле, кайгыртучан иптәш булу.


Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра белү, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу.


Танып-белү: мәсьәлә чишүдә гамәлләрне дөрес билгеләү; кушу-тапкыр, тапкыр-бүлү арасындагы бәйләнешне күрә белү; көндәлек тормышта исәпләүне куллануга өйрәтү.


Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә бер-берсен тыңлый белү, сөйләшү барышында үз фикерен җиткерү, үзара килешү, алган мәгълүматларны куллана белү.


Җиһазлау. Компьютер, мультимедия, карточкалар, смайликлар.


Материал. Моро М.И. Математика. 2 нче сыйныф өчен дәреслек: ике кисәктә / М.М. Моро, М.А. Бантова һ.б. – М.: Просвещение, К.: Татар. китап нәшр., 2011; Моро М.И. 2 нче сыйныф өчен математика дәфтәре : ике кисәктән / М.И. Моро, С.М. Волкова. – М.: Просвещение, К.: Татар. китап нәшр., 2011.


Дәрес формасы. Сингапур алымнары кулланып төзелгән кабатлау дәресе.


Дәрес барышы.


I. Оештыру моменты.


- Исәнмесез, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз. Дәрестә үзебезгә кирәк булган кагыйдәләрне искә төшерик. (1 нче слайд.)


1. Дәрестә иптәшеңне тыңлый бел!


2. Үз фикереңне аңлата бел!


3. Тулы итеп җавап бир!


- Дәрескә керешеп китү өчен, мин сезгә билетлар “сатам”. Моның өчен сезгә бәхетле санны ачыкларга кирәк. (Билеттагы цифрларны кушарга, әгәр килеп чыккан сан 2 гә бүленә икән, билет - бәхетле. Мәсәлән, 141, 242, 330, 451, 112, 606, 732, 808 һ.б. Билетлар барысы да бәхетле булырга тиеш.)


- Ике – ул пар. Ә янәшәңдә ярдәмчел, таянырлык дустың – парың булу үзе зур бәхет. Сезгә дә бу дәрестә яхшы дуслар, пар гына телим. Әйдәгез, янәшә һәм каршы күршеләрегез белән исәнләшик тә дәресне башлыйк. Ә билетларны читкә алып куегыз, алар әле безгә кирәк булачак.


II. Телдән исәпләү. Сингл Раунд Робин. (2 нче слайд.)


(Укучылар чиратлашып бирелгән сорауга бер тапкыр җавап бирәләр. Экранда мисаллар барлыкка килә. - 3 нче слайд.)


а) Кайсы мисалларда төгәл җавап чыкмый?


10:5                                   6+15:9


12:7                                   9х2-18


15:6                                   5-6х2


б) “Синең апаңа ничә яшь?” - дип сораган Марат Ринаттан. “Ә син үзең бел, - дип җавап биргән Ринат. - Иң зур берурынлы санны ике тапкыр зурайтсаң, минем апамның яше килеп чыга.” Марат аңлады. Ә син? (18 яшь.)


III. Дәреснең темасын ачыклау.


- Иң еш кулланыла торган математик гамәлне атагыз. (Тапкыр һәм бүлү.) Димәк, бездә бүген тапкыр һәм бүлү темасын кабатлау дәресе. (4 нче слайд.) Ничек уйлыйсыз, тормышта тапкырлау таблицасын белү кирәкме?


IV. Тема буенча эш.


а) Дәреслек һәм дәфтәр белән эш.


1 нче күнегү. Геометрик бирем (бергәләп эшләү).


3 нче күнегү. Телдән эшләнә.


5 нче күнегү. Такта янында эш – мисаллар чишү, калганы – дәфтәрдә мөстәкыйль эш.


б) Физкультминутка. Микс-Пэа-Шэа. (5 нче слайд.)


- Әкрен генә урыннарыгыздан торыгыз һәм урындыкларыгызны этеп куегыз. Музыка туктауга, сез янәшәгездәге иптәшегез белән парлашып исәнләшегез. Соңрак мин сорау бирәм һәм сез аңа җавап табарга тиеш.


1. “Кушу” белән “тапкыр” арасында нинди бәйләнеш бар?


2. “Бүлү” белән “тапкыр” арасында нинди бәйләнеш бар?


3. Март аенда 12 бал корты болынга бал җыярга чыгып киттеләр. Җыелган балны тигез 2 өлешкә бүлеп алып кайттылар. Бал кортлары ничә төркемгә бүленеп очып кайтты?


4. Нинди сан: “Мине 2 гә тапкырласаң, 20 чыга”?


Партнерларыгызга рәхмәт әйтеп, урыннарыгызга утырыгыз.


в) “Кем тизрәк?” уены. Группада практик эш.


- Өстәлләргә карточка таратыла. 1 нче өстәл – бүлү, ә 2 нче өстәл тапкыр белән чишелә торган мисалларны гына түгәрәк эченә алыгыз. Эшне тәмамлаган өстәл артындагы укучылар торып баса.


Кем тизрәк, башладык! (6 нчы слайд.)


1 нче өстәлгә бирем.                               2 нче өстәлгә бирем.


12*2=6            24*8=3                           3*4=12           10*10=20


12*6=6            10*10=20                         5*5=10            8*3=24


15*3=5            6*3=9                              4*4=16            6*2=12


г) Стё Зе Класс. (Җавапларын тулыландыру өчен, укучылар тын гына сыйныф буйлап хәрәкәт итәләр, кулларындагы кәгазьгә үзләрендә булмаган мисалларны өстиләр, очрашкан партнерларына рәхмәт әйтеп таралалар.)


Бирем: Бүлгәннән соң җавапта 2 чыга торган мисаллар язарга.


Нәтиҗә: Кем 5 тән артык кеше белән очрашты? Кем 5 тән (6 дан) артык мисал яза алды?


д) Тэйк Оф Тач Даун структурасын кулланып, телдән мәсьәләләр чишү. Мәсьәлә бүлү белән чишелә дисәгез - басыгыз, ә кем башка фикердә – утырып калсын.


1. Алия 12 помидорны 3 тәлинкәгә салды. Бер тәлинкәдә ничә помидор?


2. Әни өстәлгә 2 тәлинкә куйды һәм һәркайсына 8 әр кабартма салды. Тәлинкәләргә барлыгы ничә кабартма салынган?


3. Инглиз теле түгәрәгенә 8 малай һәм шуның яртысы кадәр кыз йөри. Түгәрәктә ничә кыз йөри?


4. Бер киштәдә 8 китап бар. Шундый 4 киштәдә ничә китап бар?


V. Йомгаклау.


Үзбәя. Рефлексия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ