Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле лексикологиясе: семасиология, фразеология

(V сыйныфта татар балаларына татар теле)Миләүшә КОТБИЕВА, Чирмешән лицееның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыДидактик максат. Укучыларның антоним, синоним, омоним һәм фразео...

(V сыйныфта татар балаларына татар теле)
Миләүшә КОТБИЕВА,

Чирмешән лицееның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Дидактик максат. Укучыларның антоним, синоним, омоним һәм фразеологик әйтелмәләр темаларын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау, белем һәм күнекмәләрен ныгыту.


Җиһазлау. Проектор, ноутбук, дидактик материаллар, такта, балаларның эш дәфтәрләре, дәреслек (Хәсәншина Р.Г. Татар теле: татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / Р.Г.Хәсәншина. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2012), төрле төрдәге сүзлекләр.


Дәрес тибы. Кабатлау.


Дәрес барышы.


I. Мотивлаштыру, ориентлашу этабы.


1. Психологик уңай халәт тудыру.


- Хәерле көн, балалар! Яңа көн тууына, сау-сәламәт булып кабат очрашуыбызга шатланып, дәресебезне башлыйк. Бер-берегезгә карап елмаегыз, кабинетыбыз тагын да нурлансын!


2. Ярым иҗади (а) һәм иҗади (ә) өй эшләренә анализ. Өйгә бирелгән биремнәр һәм “фразеологик әйтелмә” төшенчәсенең билгеләмәсе искә төшерелә.


Көтелгән нәтиҗә (алга таба: к.н.). Ике яки берничә сүздән төзелгән, бер күчерелмә мәгънәне аңлата торган сүзтезмә фразеологик әйтелмә дип атала.


а) Г.Әхтәмованың “Бер көнем” шигырендәге фразеологик әйтелмәләрне табып билгеләргә, мәгънәләрен аңлатырга, ятларга һәм сәнгатьле укуга әзерленергә иде.


Көтелгән эш (алга таба: к.э.). Төркемнәрдә эш оештырыла, һәр төркемнән эше “иң яхшы” дип бәяләнгән укучы шигырьне яттан сөйли; фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлата; ярым иҗади өй эшен иң яхшы башкарган укучы билгеләнә;


ә) фразеологик әйтелмәләр кулланып хикәя төзергә иде.


К.э.: Төркемнәрдә эш оештырыла, һәр төркемнән эше “иң яхшы” дип бәяләнгән укучы укый, кулланышка кергән фразеологик әйтелмәләрне аерып күрсәтә; иҗади өй эшен иң яхшы башкарган укучы билгеләнә.


3. Белемнәрне актуальләштерү һәм уку мәсьәләсен (УМ) кую ситуациясе.


Без бүгенге дәрестә тел гыйлеменең лексикология бүлегендә алган белемнәребезне тикшерәчәкбез. Лексика, лексикология, омоним, антоним, синоним һәм фразеологик әйтелмәләр турындагы белемнәребезнең сыйфатын ачыклаячакбыз һәм ныгытачакбыз.


Тактага һәм дәфтәрләргә число, тема языла.


II. УМ адымлап чишү.


- Укучылар, менә шушы сорауга җавап табыйк әле:


Әйткәч, беләсегез килә,


Белгәч, көләсегез килә.


Нәрсә икән бу? (Табышмак.)


1 нче бирем.


- Ә хәзер, табышмак сүзендәге хәрефләрне кулланып, исем сүз төркеменә караган яңа сүзләр уйлагыз. (Мөстәкыйль рәвештә дәфтәрдә сүзләр уйлап язалар.)


- Тикшерәбез, кемдә ничә сүз килеп чыкты?


К. н.: ат, аш, бака, баш, башмак, Кама, камыш, кат, каш, кыш, таба, табак, табыш, тамак, таш, тыш, Ык, ым.


(Аңлашылмаган сүзләр белән эш оештырыла. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, татарча-ручса сүзлек кулланышка алына.)


Үзбәя өчен критерийлар: 9-10 сүз тапкан очракта - “5” ле ; 7-8 сүз - “4” ле; 5-6 сүз -“3” ле; 4 сүздән дә кимрәк - “2” ле.


2 нче бирем.


- Тәкъдим ителгән сүзләргә омонимнар уйлап карагыз әле: ат, кама, таба, табыш, тыш, табак. (Омонимнар сүзлегеннән файдалану мөмкинлеге тудырыла. Җаваплар тыңлана.)


Слайдтан к.н. карала. 


Үзбәя өчен критерийлар: сүзлектән файдаланмый гына 5-6 сүзгә омоним тапкан очракта - “5” ле ; сүзлектән файдаланмый гына 4 сүзгә яки сүзлектән файдаланып 5-6 сүзгә - “4” ле; сүзлектән файдаланып 3-4 сүзгә - “3” ле; сүзлектән файдаланып та 1-2 сүзгә генә - “2” ле.


3 нче бирем. Бирелгән җөмләләрдәге аерып бирелгән сүзләргә синонимнар уйлап табыгыз: Бу әйберләрне чүплеккә ат. Каршыдагы ныгытманы кама! Бу эш күп табыш китерде. Ул дустын янына чакырып ым какты.


(Синонимнар сүзлеге, татарча-ручса сүзлек кулланышка алына. Җаваплар тыңлана.)


Слайдтан к.н. карала.


Үзбәя өчен критерийлар: сүзлектән файдаланмый гына 4 сүзгә дә 3 әр синоним тапкан очракта - “5” ле; сүзлектән файдаланмый гына 3 сүзгә яки сүзлектән файдаланып 4 сүзгә дә 3 әр синоним - “4” ле; сүзлектән файдаланып 2-3 сүзгә 2 шәр яки 2 сүзгә 3 әр синоним - “3” ле; сүзлектән файдаланып та 1-2 сүзгә 1 әр генә синоним - “2” ле.


4 нче бирем. Бирелгән мәкальләрдә аерып бирелгән сүзләрнең антонимнарын куеп язарга кирәк. (Карточкалар белән эш.)


К.н.: Акылы кысканың - теле озын. Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын. Яңа дустым булды дип, иске дусны ташлама.


Үзбәя өчен критерий: “5” – барсы да дөрес, “4” – бер хаталы эш, “3” – ике хаталы эш, “2” - өч хаталы эш


Соңгы мәкальнең мәгънәсе турында фикер алышу. Нигә шулай әйтәбез? Яңа дусны искесе белән чагыштырыйк әле, иске дус нинди ул?


К.н.: Ышанычлы, сыналган, яхшы беләсең...


Физминутка. Укучылар түгәрәккә басалар, туп ыргытканда һәркем үзенең иң якын дустын сурәтли торган, аның уңай ягын күрсәтә торган сыйфатны әйтә: “Минем дустым тырыш.”, “Минем дустым ярдәмчел.” һ.б. (Уен вакытында фон буларак «Тимка һәм Димка» мультфильмыннан Б. Савельевның "Чын дус" әсәренә язылган көе яңгырый. Болай эшләү кәефне күтәрә һәм ял итү вакытын контрольдә тотуны да тәэмин итә.)


5 нче бирем. Таратылган карточкадагы таблицада сүзләр бирелгән, аларның антоним һәм синоним өлешләрен тутырып бетерергә кирәк.


К. н.:



































синонимбирелгән сүзантоним
кызу, бөркүэссесуык, салкын
дәү, олы, эрезуркечкенә, бәләкәй
гүзәл, чибәр, ямьлематурямьсез
чын, хак, хатасыздөресялган, ялгыш
иптәш, ахирәт, сердәшдусдошман

Үзбәя өчен критерий: “5” – икешәр синоним, бер антоним тапсагыз; “4” – синоним да, антоним да берәр булса; “3” – ике хаталы эш; “2” - өч хаталы эш.


6 нчы бирем.


- Мин сезгә төрле күренешләрнең аңлатмасын әйтәм, ә сез шуны бер сүз белән әйтергә, ягъни омоним сүзне атарга тиеш буласыз: 1) Печән өстендә чалгы белән, сабантуйда ат белән, мунчада себерке белән эш итү. (Чабу.) 2) Ул сүз белән кеше битен һәм санны атыйлар, суда хәрәкәт итәргә кушканда шул сүзне әйтәләр. (Йөз) 3) Зат алмашлыкларының берсе, аның белән итек ямыйлар. (Без.) 4) Кышны алмаштыра, каймактан май ясарга кушканда әйтелә. (Яз.) 5) Бәйрәм мәҗлесен дә, татлы ризыкны да атыйлар. (Бал.)


7 нче бирем. Дәреслек белән эшләү.


Дәреслекләрнең 169 нчы битен ачабыз, 573 нче күнегүне язып эшлибез. (Фразеологик әйтелмәләрне тутырып язарга, мәгънәләрен телдән аңлатырга әзерләнергә.)


К. н.: 1. Инәсеннән җебенә кадәр. (Яхшылап, җентекләп тикшерү.) 2. Өстән тау төшү. (Ниндидер авыр, җаваплы эштән котылу.) 3. Теле телгә йокмау. (Оста сөйләүче.) 4. Күзгә төтен җибәрү. (Алдау.) 5. Күз ачып йомганчы. (Бик тиз.) Авызга су кабу. (Дәшмәү.) Арадан кара мәче үтү. (Дошманлашу.)


Үзбәя өчен критерийлар: “5” – барысы да дөрес; “4” – берсе дөрес түгел; “3” – ике хаталы эш; “2” - өч хаталы эш.


8 нче бирем. Фразеологик әйтелмә һәм аның мәгънәсенә туры килә торган сүзләр буталаган, шуларның парларын табарга кирәк.


К.н.:





























Фразеологик әйтелмәСүзләр
Телеңне йотарлыкбулышу
Түбәсе күккә тиюкурку
Кул арасына керүтәмле
Баш ватушатлану
Кот ботка җитүуйлау

Үзбәя өчен критерийлар: “5” – барсы да дөрес; “4” – бер хаталы эш; “3” – ике хаталы эш; “2” - өч хаталы эш


(Җавапларның дөреслеген тикшергәч, фразеологик әйтелмәләрнең өчесе белән җөмлә төзеп язарга.)


К.н.: Әни пешергән аш телеңне йотарлык булган. Бу бүләкне күргәч, Алсуның түбәсе күккә тиде. Сеңелем үсте инде, кул арасына керә башлады. Мин бу мисалны чишү өчен озак баш ваттым. Каршыда зур эт күргәч, дустымның да коты ботына җитте.


III. Рефлексия, бәяләү этабы.


1. Рефлексия.


- Бүгенге дәресебездә нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә. Тел гыйлеменең лексикология бүлегендә алган белемнәребезнең сыйфатын тикшерергә һәм белем, күнекмәләребезне ныгытырга тиеш идек.)


- Ничек эшләдек? (Лексика, омоним, антоним, синоним һәм фразеологик әйтелмәләр турындагы белемнәребезне искә төшердек, биремнәр эшләдек, гомумиләштердек.)


- Нинди нәтиҗә ясадык?


К.н.: Туган телнең сүзлек байлыгын, телдәге сүзләрне куллану мөмкинлекләренең күптөрле булуын, омоним, антоним, синоним һәм фразеологик әйтелмәләрнең сөйләмебезне баетуын ачыкладык һәм, мәгънәләрен яхшы белеп, аларны урынлы куллану кирәклегенә төшендек. Сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын, омонимнарын таба алмаган, фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәсен яки тәрҗемәсен белмәгән очракта, сүзлекләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белдек.


2. Дәрескә гомуми бәя кую.


Критерийлар: Лексика, лексикология, омоним, антоним, синоним һәм фразеологик әйтелмә төшенчәләренең кагыйдәсен дәфтәргә, китапка карамыйча гына әйтә һәм мисаллар китерә алган очракта – “5”ле; кагыйдәсен дәфтәргә, китапка бераз күз төшереп кенә әйтә һәм мисаллар китерә алганда – “4”ле; кагыйдәсен дәфтәргә, китапка карап кына әйтә һәм мисаллар китергәндә – “3”ле.


(Вакыт бирелә. Кемнәр үзен “5”легә бәяләде? Кем “4”легә? һ.б. дип, дәрестә оештырылган танып белү эшчәнлегенең сыйфаты ачыклана. Укытучы биргән критерийлар нигезендә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен ачыклыйлар.)


3. Өй эше.


Өй эше 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:


1. Репродуктив эшчәнлеккә: 575 нче күнегү (мәҗбүри ) – җөмләләрне күчереп язарга, фразеологик әйтелмәләрнең астына сызарга, мәгънәләрен аңлатырга.


2. Конструктив эшчәнлеккә: 576 нчы күнегү (ихтыярый) - дәрестән тыш уку өчен бирелгән бер әдәби әсәрдән синонимнары, омонимнары, антонимнары яки фразеологик әйтелмәләре булган 3-4 җөмлә сайлап язарга.


3. Иҗади эшчәнлеккә: 577 нче күнегү (ихтыярый) – омоним сүзләр белән ике дүртьюллык уйлап язарга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ