Логотип Магариф уку
Цитата:

Технологик карта: дәреснең оештыру өлеше (татар әдәбияты)

Гөлназ МӨХӘРЛӘМОВА,ТР Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидатыИкенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү эчтәл...

Гөлназ МӨХӘРЛӘМОВА,
ТР Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты


Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү эчтәлегенә, аның максат-бурычларына, формаларына, укыту предметларының структурасына, аларны укытудагы технологияләргә, белем бирүнең метод һәм алымнарына гына түгел, ә дәресне планлаштыруга, дәрес структурасына, аны формалаштыруга да үзгә­реш­ләр кертә.


Бүгенге укытучылар дәресне планлаштырган вакытта‚ оештыру этапларына нык игътибар биреп, аларны төрләндерү ягында торалар. Бу – бер яктан караганда‚ куанычлы хәл, икенче яктан исә дәреснең структур өлешләренең конкрет билгеләнгән тәртибе, калыбы булмау шактый буталчыклыкка китерә. Әлеге күренеш заманча дәреснең технологик картасын төзүдә дә чагылыш таба. Шуңа күрә бу эштә билгеле бер кагыйдәләрне истә тотып, технологик картаның дөрес һәм нәтиҗәле, уңышлы дип саналган калыбына тукталып, уңай бер вариантын сайлап алу сорала. Бигрәк тә татар әдәбияты дәресләре буенча эшләнгән технологик карта үрнәкләренең аз булуы мәсьәләнең актуальлеген арттыра.


Дәреснең технологик картасы:
- дәресне әзерләү-эшкәртү шартларын, аны үткәрүгә этәргеч булган сәбәп­ләрне;
- дәрес үткәрү өчен кирәк булган укыту чараларын;
- укытучы һәм укучыларның эшчәнлек төрләрен;
- теманы, дәрес тибын, максатларны, җиһазлауны, метод һәм алымнарны;
- ФДББС буенча планлаштырылган нәтиҗәләрне үз эченә алган өлеш­ләрдән торган схема-таблицаны тәшкил итә.


Икенче төрле әйткәндә, технологик карта ул – дәрес барышының гомуми-график чагылышы.
Бер яктан караганда, технологик карта укытучылар өчен бик кулай. Аны төзү өчен бернәрсә дә уйлап чыгарасы юк шикелле: укытучы таблицаны (әзер шаблонны) ала да үзенә кирәкле мәгълүматларны кертеп яза, шуның белән әзер дәрес планы килеп чыга. Ләкин технологик картаның әле дәрес проекты түгел, ә бәлки проектлаштыруның нигезе генә булып торуын онытмаска кирәк. Чөнки укытучыга бу дәресне тиешле дәрәҗәдә, зур осталык белән, планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешеп үткәреп чыгарга да кирәк бит әле.


Әйтергә кирәк, технологик карта яңалыкны бары тик формада гына күздә тота‚ һәм ул берничек тә яңа стандартлар белән бәйле түгел, чөнки технологик карта әле ФДББС кергәнче үк файдаланыла иде. Яңа буын стандартларының эчтәлегендә уку-укыту процессын планлаштырганда һәм үткәргәндә‚ технологик карталарны гына кулланырга кирәк дигән сүз дә юк. Шул ук вакытта бүген технологик картага ФДББСтан алынган материаллар, әйтик, планлаштырылган нәтиҗәләр, универсаль уку гамәлләре кертелә, шуңа күрә ул яңа стандартлар таләп­ләренә туры китерелеп, дәреснең билгеле бер моделе, схемасы, планы рәвешен ала.


ФДББСны тормышка ашыру белән бәйле рәвештә дәреснең структур өлеш­ләрендә дә үзгәрешләр күзәтелә. Монда, гомумән, күптөрлелек хөкем сөрә. Укытучылар‚ дәреснең төзелешен билгеләгәндә, төрле чыганаклардан файдаланып, дәреснең этапларын төрлечә билгелиләр. Бу мәсьәләгә дә ачыклык кертү таләп ителә.


Дәрес структур өлешләренең һәркайсының үзенчәлекле булып саналган яклары, вазифалары бар. Аларның үзенчәлекләре укыту предметының үзенчәлекләренә дә бәйле. Мәсәлән, әдәбият дәресе өчен оештыру һәм мотивлаштыру өлешләре мөһим момент булып санала. Чөнки биредә аның вазифасы укучыларда уңай психологик халәт тудыру белән генә чикләнеп калмый, ә бәлки дәрескә билгеле бер эмоциональ фон тудыру, укучыларны әдәби әсәрне өйрәнүгә җиңел һәм уңышлы гына алып кереп китү буларак билгеләнә. Бу этапны дөрес оештыруга укучыларның алга таба дәрестә өйрәнеләчәк тема белән кызыксынуларына дә бәйле. Оештыру-мотивлаштыруны кызыклы һәм укучыларга тәэсир итәрлек итеп үткәрү укытучыдан үзенчәлекле эш төрләрен, алымнарны кулланып эшләүне сорый. Аерым алганда, бу этапны эпиграф белән эшләп, тема буенча билгеле бер сораулар биреп, әдәби әсәрдән, истәлекләрдән өзекләр белән танышып, музыкаль әсәрләр тыңлап, картина-иллюстрацияләр карап үткәрергә мөмкин. Мәсәлән, рус мәктәбенең V сыйныфында укучы татар балалары өчен төзелгән татар әдәбияты дәреслеге буенча укытучыларга адресланган методик әсбапта1 һәр дәреснең мотивлаштыру этабында укучыларны төрле шагыйрьләрнең туган тел, туган ил, дуслык турында язылган әсәрләре белән таныштыру күздә тотыла.


Гадәттә әлеге этапны үткәрүгә 1–2 минут вакыт оптималь дип санала, ләкин әдәбият дәресләре мондый кысаларга сыешып бетә алмый. Бу этапны алда күрсәтелгән үзенчәлекләрне исәпкә алып уздыру өчен бу бик аз вакыт икәнлеге аңлашыла. Шуңа күрә тагын 2–3 минут өстәлгән очракта аны тулы һәм нәтиҗәле итеп оештыруга мөмкинлек бирелә.


Алда әйтелгәннәргә нигезләнеп, татар мәктәпләрендә әдәбият дә­рес­ләрендә «Ф.Әмирхан. «Нәҗип» хи­кәя­се» темасы буенча «Оештыру. Мо­тив­лаштыру» этабын түбәндәгечә төзергә мөмкин:


Технологик карта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ