Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбия бүген, укытучы, синнән башлана, син аңа үзеңнең әхлагың белән орлык салучы

Румия МОРАТОВА,Чүпрәле районы 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.Педагогик эш стажы - 27 ел Ә сез беләсезме шәһәр укытучысы белән авыл укытучысы арасында нинди аерма бар?...

Румия МОРАТОВА,
Чүпрәле районы 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Педагогик эш стажы - 27 ел

 Ә сез беләсезме шәһәр укытучысы белән авыл укытучысы арасында нинди аерма бар? Юк, мин теге   авыл укытучысының хезмәт хакына кушып җибәрелгән   25 процент турында сөйләмим, анысы башка мәсьәлә. Ә  менә  әхлак  тәрбиясе ягыннан килгәндә  кайсы укытучының халык алдында һәм укучылары алдында җаваплылыгы күбрәк булыр? Кайсы укытучы көн саен авылдашлары һәм укучылары алдында әхлакый имтихан тота? Әлбәттә, бу авыл укытучысыдыр. Күз алдыгызга китерегез, сыйныф сәгатендә ветераннарга, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү турында сөйлисеңме, яисә, дәресләрдә тәрбия максатларын күз алдында тотып, үгет-нәсихәт кыласыңмы, башка темаларга кагыласыңмы - иң беренче бу юнәлешләрдә минем тотышым, гамәлләрем, гомумән, әхлакый сыйфатларым авыл халкына, безнең якларда әйтмешли, “яүнәгә чыккан” (становится явным). Мәсәлән, олылар көненә карата чаралар  әзерләгәндә “балалар менә шулай эшләргә, тегеләй итәргэ” дип әйткән сүзләрем генә түгел , ә моңа кадәр минем үземнең кылган гамәлләрем мисал  һәм үрнәк булып тора.


Әйтик, Бибинур әбинең  хәлен даими белеп, аны сәдака – күчтәнечләрем белән сөендереп  торгач, әлбәттә минем намусым чиста. Мин укучыларыма оялмыйча “шулай эшләргә кирәк ” дип әйтә алам. Җитмәсә, шуның өстенә Бибинур әби үзе дә хәл-әхвәлен сорашырга кергән – чыккан  кешегә бу хакта күптән сөйләгән инде.


Без гаилә кыйммәтенә күп ихтибар итәбез. Үсеп килүче буында гаиләгә карата җитди караш тәрбияләргә омтылабыз. Бу юнәлештә дә мин, авыл укытучысы, тере үрнәк. Гаиләдә хәләл- җефетем һәм балаларым белән, кайнана – кайнаталарым белән, үз ата-анам белән төзегән мөнәсәбәтләрем әхлак тәрбиясенең асыл нигезләре булып тора дип уйлыйм. Кеше рәнҗетү, тупас һәм битараф булу – кешенең эчке дөньясының, рухының зәгыйфлеген ачыклый торган күрсәткечләр. Авыл укытучысы мондый холык белән дәрәҗә һәм ихтирам яулап ала алмас иде.


 Якташыбыз Әмир Сабирҗановның ”Якты нурга омтылып”  дигән китабында авыл укытучысы аерым бер урын алып тора. Аның әйтүенчә: “Кешелек дөньясы һәр дәвердә дә укытучыга таянган. Укытучыдан теләсә нинди һөнәр иясе әзерләргә мөмкин. Ә менә теләсә кайсы һөнәр кешесен укытучы итә алмыйсың, дип әйткән сүзләр хаклы. Элек-электән үк мөгалимнәр зур абруйлы кешеләр булганнар. Укымышлы кешеләр һәр чорда да кирәк булган. Авылларда агитатор, пропагандист, лектор, кичләрен спектакльләр куючы актерлар, җырчы-биюче, культмассовик, сайлаулар  җитсә, аның бөтен чараларын оештыручы – барын да укытучылар башкара. Җанисәп вакыты җитсә, халык санын исәпкә алучы, кемгәдер ярдәм кирәк булганда да - болар барысы да укытучы вазифасы”. Әйе, укытучы кеше тормышында мөһим роль уйнаучы шәхес. Бүгенге көндә дә Әмир абый шулай дип әйтә: “Аларның фидакарь хезмәтләрен беркайчан да хәтеремнән чыгармыйм, үземне укыткан мөгаллимнәремне һич тә онытмыйм. Укучылар алдында да , ата-аналар алдында да зур абруйга ия булган тирән белемле, зирәк акыллы, замана белән бергә атлаучы, һәркем белән уртак тел таба алучы затлар бит алар. Әгәр сораучы булса, киләчәк укытучысы нинди булырга тиеш дип, мин әйтер идем, ерак үткән замана укытучысы кебек булырга тиеш, дип”.


Мең рәхмәт, Әмир абый, авыл укытучысына карата язылган мондый олы, матур сүзләрең өчен. Менә шулай матур мисаллар белән, яхшы күркәм язулар белән эссеның  темасын төгәлләү җанга рәхәт бирер иде. Әмма, “Әхлак тәрбиясе-көн таләбе” дип сүз алып баргач, бүгенге көннең тискәре күренешенә тукталмыйча булдыра алмыйм. “Бүген дә без шушы абруйны шулай ук биек итеп күтәреп барабызмы соң?” дигән сорау мине бик борчый. Укытучыга йөкләнгән эшләр күләме шулай ук аз түгел, бүген дә авыл укытучысының эше бихисап, күпкырлы. Ләкин әхлак ягы аксый башлады, укытучының эчке дөньясы, рухы программалаштырылган роботны хәтерләтә. Гади гына мисалга тукталыйк. Еллар дәвамында аттестация үтәр өчен, хезмәт хакын арттыру нияте белән күбрәк баллар туплау өчен “кыргый көрәшкә” бирелдек. Бу көрәшнең принциплары бик гади, “ятып калганчы атып кал” дип, и-и-и чаба халык узыша-узыша. Баллар җыяр өчен күп олимпиадаларда, конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, фестивальләрдә катнашырга кирәк. Җитмәсә, берәрсе миннән узып та китсә!  Читтән карап торган кешегә бу кабул итә алмаслык күренештер дип уйлыйм. Әйе, бу авыл укытучыларына, авыл мәктәпләренә  хәтле килеп җиткән “конкурентлык” дигән әкәмәтнең нәтиҗәләредер. Элек сабыр, тыныч,  әхлакый сыйфатларга ия булган авыл укытучысы бүген кискен, максатчан, омтылышлы  җәягә тартылган укны хәтерләтә. Бәлки  кайберәүләр,  бу “ замана таләбе” , “егерме беренче гасыр адымнары” дип әйтерләр. Ләкин без татар халкының менталитетын яклаучылар бит, аны киләчәктә дә саклап калучы буын тәрбиячеләре. Шуңа күрә дә  “Әхлак тәрбиясе-көн таләбе” дигән сүзләрне һәркем (авыл укытучысымы, шәһәр укытучысымы - анысы мөһим түгел) үзенә девиз итеп алсын иде. Тәрбия бүген, укытучы, синнән башлана, син аңа үзеңнең әхлагың белән орлык салучы. Дөньяви мәшәкатьләргә бирелеп рухи якны да онытырга түгел. Ә онытылып китсәк, милләте, халкы өчен җан аткан, күпкырлы талант иясе Ризаэддин Фәхреддиннең әхлак тәрбиясе турындагы тупланмаларын искә төшерү урынлы булыр. Яшьтән үк укыту-тәрбия эшенә бирелгән һәм гомере буена аңа тугры булып калган чын галим тәрбиягә, әдәп-әхлак мәсьәләренә багышланган бик күп китаплар бастыра. Укытучы хезмәтен саваплы, вазифасын - авыр һәм мактаулы итеп тасвирлый. Төрле укытучылар бар:”Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдыручы укытучы” һәм "Туфрак булачак бер баланы алтын итә белүче укытучы”. Бу сүзләре белән генә дә ул безгә, укытучыларга,  күпме әхлак тәрбиясе биргән! Укытучы үзе дә рухи яктан камил зат, укучыларга өлге булырга тиеш. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: “Әхлак тәрбиясен үзебездән башлыйк, коллегалар!”



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Румия Чулпановна! Сезнен эссены укыгач менэ бу фикерегез белэн килешэм бик дорес язгансыз. "Төрле укытучылар бар:”Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдыручы укытучы” һәм «Туфрак булачак бер баланы алтын итә белүче укытучы”. Рэхмэт сезгэ,эшегездә зур уңышлар телим! Автор: Аделина

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ