Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбияче һөнәре – яшәү рәвешем

Гөлфия ИСМӘГАЙЛОВАКукмара поселогының “Кыңгырау” балалар бакчасы тәрбиячесеПедагогик эш стажы–9 ел Һөнәр... Нәрсә соң ул һөнәр? “Һөнәрле үлмәс, Һөнәрсез көн күрмәс” – диләр бит. Минемчә һөнәр - у...

Гөлфия ИСМӘГАЙЛОВА
Кукмара поселогының “Кыңгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе
Педагогик эш стажы–9 ел
 

Һөнәр... Нәрсә соң ул һөнәр? “Һөнәрле үлмәс, Һөнәрсез көн күрмәс” – диләр бит. Минемчә һөнәр - ул бер шәхеснең ниндидер эшкә тартылуы, аны яратуы, аңа омтылуы, аны җиренә җиткереп эшләүе.


Мин үз һөнәремне балачакта ук сайладым. Әле дә исемдә, кечкенә генә кыз балалар бакчасының бусагасын атлый, андагы музыка җитәкчесенең ягымлы тавышы, балаларны яратуы кыз күңелендә тәрбияче һөнәрен югарыга күтәреп, шушы юл буенча барырга мәҗбүр итте. Оста итеп фортепианода уйнавы да таң калдыра иде кечекнә кызчыкны. Икеләнеп тормады бу бала, мәктәпкә укырга керүгә үк, юлын музыка мәктәбенә тотты. Алдагы уку йортлары да музыка белән бәйле булды аның. Һәм, ниһаять, дипломлы яшь белгеч, балачак хыялларын тормышка ашырып, балалар бакчасына эшләргә кайтты.


Инде менә шушы хатирәләремне искә алам да, тәрбияче һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Чөнки бу һөнәр – минем яшәү рәвешем.


Укытучы...Тәрбияче... Бу сүзләрдә күпме җылылык, балаларга карата мәхәббәт, наз салынган. Бары тик нәниләрне яратып, аларның һәрбер сүзләрен ишетеп кенә мондый зур җаваплы эшне башкарып буладыр, мөгаен.


Менә мин дә көн дә яраткан эшемә йөгерәм. Анда мине көләч йөзләре, мең төрле кызыклы сораулары белән кечкенә булачак табиблар, инженерлар, программистлар көтә. Аларның язмышларының сәбәпчеләре булып та без, тәрбиячеләр, торабыз бит. Шуның өчен үз эшемдә мин төрледән-төрле ысуллар кулланырга яратам. Чөнки һәр бала индивидуаль, һәрберсендә, үзенә генә хас булган сәләтне ачыклап, аны камилләштерергә кирәк. Кемдер матур итеп җырларга сәләтле, кемдер оста итеп бии. Ә кайсылары шуның хәтле бирелеп рольләрне башкаралар, әйтерсең лә театр училищесын тәмамлаганнар! Берәүләрнең хәтере яхшы, бик матур итеп шигырьләр сөйлиләр, ә кайберәүләре төзү эшләрен ярата. Һәрбер баланың яхшы итеп башкарыла торган шөгыле була. Безгә, тәрбиячеләргә, шул сәләтне күрә белергә, аны үстерү өстендә эш башкарырга кирәк.


Минем эшемнең төп бурычы – балада нинди генә сәләте булуына карамастан, аны күрә белеп, дәвамлы итү. Әлбәттә, бар яктан да сәләтле балалар гына булмый. Шуның өчен үз эшемдә мин балаларны нинди дә булса шөгыльгә кызыксындырып, аның дәвамлы шөгыль булуын телим. Мәсәлән, минем бик матур тавышка ия булучы кызым бар. Балада сәләт бар, әмма сәхнәдә үз – үзен тотышы, аның тамашачыдан курыкмавы юк. Шуның өчен мин бу бала белән үз-үзен сәхнәдә иркен тоту өстендә эш үткәрә башладым. Без бергәләп иптәшләре каршында җырлыйбыз, башка төркемдә йөрүче балалар янына да кереп, кечкенә концертлар оештырабыз. Мондый эшнең нәтиҗәсе күренә: кыз-бала тамашачылар каршында оялмаска өйрәнә, үзенең сәхнәдәге тотышы турында уйлана башлый.


Баланың төп үрнәк шәхесе, идеалы булып, әлбәттә, ата-ана тора. Әти-әнигә, әби-бабайга, олыларга ихтирам хисе, ярату, киләчәктә ярдәм итү кебек бурычларны без, тәрбиячеләр, кечкенәдән үк балага аңлата белергә тиеш. Балада кешелеклелек сыйфатларын үстерергә тиешбез. Бигрәк тә хәзерге, әхлаклылык сыйфатлары аз булган заманада.Урлашу, алдашу, үтерү кебек күренешләр гадәти күренешләргә әверелеп бара. Ә олыларга хөрмәт балаларда елдан ел кими.Татар халкында юкка гына әйтмәгәннәр бит: “Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.” Шул исәптән әти-әниләр белән тәрбия элемтәбез һәрчак янәшә бара. Бергәләшеп әзерләнгән чаралар моның ачык үрнәге булып тора. Әти-әниләр мондый бәйрәмнәрдә бик теләп катнашалар. Шуларның берсе – мәктәпкә хәзерлек төркемендә әти-әниләр катнашында “Әти, әни, мин – иминле гаилә” чарасы. Чара дәверендә бала белән ата-ана арасында дуслык элемтәсе ныгый, бер-береңә ярдәм итү сыйфатлары, балада әти-әнисенә карата горурлык хисе арта. Ә иң мөһиме, бала юл йөрү кагыйдәләрен камилләштерә. Мондый чараларны бакчабызда еш үткәрергә тырышабыз.


Эшемдәге тагын бер әхлакый тәрбия бирүче форма булып театр тора. Театр аша балаларда яхшыны яманнан аера белү, авыр чакта ярдәм кулы сузу кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләнә. Бигрәк тә халык әкиятләре аша бу ачык чагыла. Театр әзерләгәндә бер бала да читтә калмый: һәрберсенә аерым, үзенә генә хас булган роль, эш бирелә. Кемдер куркак куян образын оста итеп уйный, ә кемдер, сүзе булмавына карамастан, агач, күбәләк образларын үз хәрәкәтендә тирәнтен чагылдыра. Мондый эшнең юкка булмавы да күренә: оялчан балалар тамашачылар алдында үзләрен иркен тота башлыйлар, балаларда хәтер, игътибарлылык, җаваплылык, мөстәкыйльлек арта.


Тагын бер балаларның яраткан чаралары булып экскурсияләр тора. Алар әхлакый тәрбия бирүдә зур урынга ия. Бигрәк тә музей – тәрбия бирү процессында алыштыргысыз урын алып тора. Нәниләрдә туган төбәгебезнең тарихын, гореф-гадәтләрен белергә ярдәм итә. Шулай ук китапханәләргә дә балалар бик яратып йөриләр. Чөнки алар рухи байлыкны саклаучы, туплаучы һәм укучыларга җиткерүче хезмәт башкаралар. Төрле һөнәргә ия булучы эш урыннарын да читтә калдырмаска тырышам. Мондый экскурсиялар балаларда аерым һөнәргә кызыксындыру уята, бу һөнәрнең абруен арттыра.


Үз эшемнең нәтиҗәсен – балаларның яратып бакчага йөрүләреннән, ата-аналарның хөрмәт итүләреннән, гаиләмнең, коллегаларымның ярдәм итүләреннән күрәм. Бары тик бергәләшеп, күмәкләшеп эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.


Сүземнең ахырында якташым, Кукмара районының Янсыбы авылында яшәп, иҗат итүче Суфия Мостафинаның “Бәхет” шигырен язасым килде. Ул бик тә минем эчке халәтемне чагылдыра сыман.


Ак кәгазьдәй сабый күңеленә


Яхшылыктан орлык сала алсам,


Һәр баланың сизгер йөрәгенә


Яратырлык ачкыч таба алсам,


Кирәк чакта шагыйрь, артист булып,


Бала күңелләрен яуласам,


Янымдагы булган һәр баланың


Якын дусты булып кала алсам...


Ә балалар, олыларны зурлап,


Кечеләрне кече итсәләр,


Үсеп җитеп, илгә хезмәт итеп,


Туган җирне өзелеп сөйсәләр –


Менә шушы инде олы бәхет:


Язмышларның тәңгәл килеше,


Үзем теләп алган һөнәремнең –


Хезмәтемнең хәләл җимеше.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ