Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбиянең чишмә башы - фольклор

(Ата-аналар җыелышында ясалган доклад тексты)Якупова Гөлшат Шаһәдәт кызы, Мөслим районы Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыХәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!Һәр ха...

(Ата-аналар җыелышында ясалган доклад тексты)
Якупова Гөлшат Шаһәдәт кызы,
Мөслим районы Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!

Һәр халык, милләт үзенең гореф-гадәтләрен, культурасын, телен яратырга тиеш. Без, татарлар, – борынгы халык, борынгы милләт, горур халык. Безнең фольклорыбыз борынгы заманнарга барып тоташа. Шуңа күрә дә галимнәребез халык авыз иҗатын өйрәнүгә элек-электән зур әһәмият биргәннәр, камил шәхес тәрбияләүдә мөһим роль уйнавын аңлаганнар. Фольклор турында зур хезмәтләр язылган, китаплар бастырылган. Фольклорчылар арасында якташыбыз Марсель Бакиров та бар. Аннан алдарак, күп хезмәтләр куючы Зариф Мөэминов икәнен күпләр белмидер, хәтта ишеткәннәре дә булмагандыр. Якташыбыз Факил Сафинның язмасын район газетасы “Авыл утлары”нда укыгач, үземдә зур ачыш ясадым, ник ул аның турында язган? Чөнки Зариф Мөэминов Факил Сафинның якташы, күрше авылдан гына. Факил Сафин Зариф Мөэминовны күргәне булган, туганнары белән очрашып сөйләшкән...


Мөслим, баласын кадерләп үстергән ана кебек, һәркемгә яшәүгә дәрт, иҗатка, хезмәткә илһам биреп киң дөньяга чыгара бара. Кем ул? Безнең чишмә башы мәгърифәтче-педагог, фольклорчы-әдип Зариф Мөэминов. Ул – әкиятче бабай, авыл баласына фольклор ярдәмендә белем һәм тәрбия бирүче. Сез әйтерсез, юк, замана баласына әкият, мәкаль, аркылы гына тәрбия биреп булмый, дип. Була икән шул.


“Яшь колынны тиргәмә, үсеп җиткәч, ат булыр”.


“Иркә бала исәр баладан яманрак”.


 Күргәнебезчә, мәкаль ул дөнья күргән тәҗрибәле карт кебек, рухын төшерми, безнең кайгыларны бүлешеп, исе китмичә, төп кирәкне кулдан ычкындырмаска тырышкан оста педагог шикелле.


“Әгәр без баланы әкияттән мәхрүм иткән булсак, ул аны үзе уйлап чыгарган булыр иде”, – дигән бөек педагог К.Д.Ушинский. Психологлар әйтүенчә, бала табигате һәм әкият арасында тирән элемтә бар, ул ачык образларда бирелә, аның үгет-нәсыйхәте дә көчләп тагылмый. Ул дөньяга бала күзлегеннән карый, шуңа аңлаешлы да.


Хөрмәтле ата-аналар!


“Тормышта алай булмый, уйлап чыгарылган гына бу”, – дип, балаларның кызыксынуын бетермәскә кирәк. Балалар аны үзләре дә белә. Сихерче картның, Шүрәленең булмавына балалар ышана, ләкин әкияттәгедәй үзгәртеп күрергә теләү – балаларга хас сыйфат. Менә шул сыйфат асылда шатлык тудыра, хыялланырга өйрәтә.


Әкиятнең тәрбияви көче бик зур. Аны укып чыккач, бала уйланырга мәҗбүр була. Мәсәлән, “Өч кыз” әкиятен алып карыйк. Ни өчен олы һәм уртанчы кызлар җәза алганнар? Кече кызның игелеклелеге соклану хисе уята, кешеләргә, якыннарына ярдәм итәргә өйрәтә. Бала яхшылык белән явызлыкны аерырга өйрәнә. Иҗади кызыксынулар барлыкка килә. Мин моңа укучыларга дәрестә белем һәм тәрбия биргәндә күп инандым...


Әкият – кешенең гомерлек юлдашы, тормышыбыз – үзе бер әкият. Өлкән кешеләр арасында да әкият сөючеләр шактый күп. Димәк, әкиятләр белән һәркем диярлек ниндидер мөнәсәбәттә тора. Бу халык иҗатының гүзәл үрнәге кешенең гомере буена игелекле юлдашы булып тора.


Рухи дөньясы нык үскән бүгенге кешенең күңеле табигыйлеккә тартыла. Шуңа күрә бүгенге катлаулы заманада әкиятләрнең тылсымлы көчен киң файдаланырга һәм алай гына түгел, аның искиткеч дәвалау көчен дә кулланырга кирәк. Әкиятләр аша укучыларыбызның рухын баетырга, әхлагын төзәтергә тиешбез. Әлеге таләпләргә Әкияттерапия дәресләре җавап бирә.


Әкиятләрдә һәрвакыт караңгы көчләр җиңелә, ә яктылык өстенлек ала. Яхшылык белән начарлык һәркемнең эчке дөньясында көрәшә. Бу  – шәхеснең эчке каршылыгы. Яхшылыкның өскә чыгуы, психотерапия күзлегеннән караганда, кешене дәвалау була.


Әти-әниләр! Сез минем белән килешәсездер, балачакка кайтып килгәнсездер, бу әле гел әкият укып утырырга кирәк дигән сүз түгел, китап укуны хезмәт, спорт белән бәйләргә кирәк. Моның өчен төрле предмет укытучылары, ата-аналарның бердәм ярдәмләшеп эшләвеннән башка булмый. Балага рухи байлык бирергә кирәк.


 Татар теле, әдәбияты укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе буларак, мин авыл баласында гүзәллекне күрү, хыяллана белү, максатыңа бернинди авырлыклар булуга карамастан ирешергә омтылырга тырышу, җиңелмичә алга бару, нинди генә очракта да кеше булып калырга, аны саклый белү күнекмәләре булдыру өстендә эшлим.


 Ике кызы булган әни буларак, мин һәрбер баланы аңларга, укытучы буларак ярдәм итәргә әзер, аларның проблемаларының узып китәчәген, моның тормышта мөһим булмавын аңлатырга омтылучы психолог та.


Хөрмәтле әти-әниләр! Һәрберегез сизеп, уйланып утырасыздыр. Кайда соң безнең хатабыз? Әйе, барыбыз борчыла, җавап эзли. Без беләбез, мәктәп һәм гаилә бердәм булганда гына, бергәләп кулга-кул тотынып тырышсак кына, сәламәт, белемле, үзебезгә алмашчы буын үстерергә мөмкин. Вакытында авырлыкларны хәл итеп, уңышларга сөенеп яшик, авырлыкны заманага сылтамыйк. Сынмыйча, сыгылмыйча яшик. Балаларыбызны да шуңа өйрәтик, әкиятме, мәкаль аркылымы яки башкасымы? Авырлыклардан чыгу юлы һәрвакыт бар, таба белергә генә кирәк. Менә шуның өчен дә без балаларыбызга бик кирәк!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле Гөлшат.Чыннанда бик кирәкле теманы яктырткансыз.Сезгә зур уңышлар телим. Автор: Миңнур

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ