Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайлы һәм мәгарифле Яңа Кырлай

(Класстан тыш чара)Миләүшә ЗАРИПОВА, Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат. Укучыларны Яңа Кырлай авылының мәгариф тарихы белән таныштыру; төбәгебездән чыккан...

(Класстан тыш чара)

Миләүшә ЗАРИПОВА, Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат. Укучыларны Яңа Кырлай авылының мәгариф тарихы белән таныштыру; төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләр белән кызыксыну уяту, алар белән горурлану хисе тәрбияләү; укучыларның милләтебез, халкыбыз язмышын ышанып тапшырырдай шәхесләр булып үсеп җитүләренә йогынты ясау, шуңа омтылыш тәрбияләү.


Чара барышы.

Укытучы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар һәм укучылар. Бүген без «Тукайлы һәм мәгарифле Яңа Кырлай» дип исемләнгән кичәгә җыелдык.


Тарихи чыганакларга күз салсак, авылыбыз мәгарифе ХIX гасырларда ук телгә алына башлый. Бу кичәбездә Яңа Кырлай мәгарифенең үткәненә күз салырбыз. Хәзер сүзне әдәби түгәрәккә йөрүче укучыларга бирәбез.


1 нче укучы. «Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр». Шагыйрьләрчә әйтсәк, Татар галәмендә Габдулла Тукайның әлеге мәшһүр шигъри юлларын белмәгән кеше бар микән? Яңа Кырлай – Тукайның дөньяга күңел күзе ачылган авыл. Нәкъ менә безнең авылыбызның табигате, кырлары-болыннары, сулары, сайрар кошлары, кешеләре нәни Апушның тора-бара шагыйрь булып китүенә зур йогынты ясый. Тукай – Кырлайны һәрвакыт күңелендә йөртә. Тукай исеме Кырлай авылын татар халкының рухи мәккәсе дәрәҗәсенә күтәрә. Авылыбызның мәктәп-мәдрәсәләре белән дә без Габдулла Тукай әсәрләре аша танышабыз.


2 нче укучы. Кечкенә Апуш Кырлай авылында, 1892 елның көзендә гыйлем дөньясына беренче адымын ясый. Яңа Кырлай авылы мәдрәсәсе артык зур булмаган. 1893 елда анда 17 малай һәм 13 кыз укыган. Мәхәлләдә 98 хуҗалык булып, аларда 269 ир-ат исәпләнгән.


Ул вакытларда мәдрәсәдә укулар кыр эшләре төгәлләнгәч башланган. «...Әни мине кулымнан җитәкләде дә үземездән биш-алты гына адым булган Фәтхерахман хәзрәт өенә алып барды, - дип яза Тукай «Исемдә калганнар» дигән автобиографик очеркында. – Әни мине тапшырып, үзе киткәч, мин кызлар белән бергә: «Әлеб, би, ти, си, җымыкый»ны бер дә тарланмыйча кычкырып укый башладым».


Уку «Иман шарты» китабыннан башлана. Бу юка китап гарәп телендәге төрле догалык текстларыннан тора. Догалыклар алдыннан гарәп хәрефләре әлифбасы бирелгән. Шагыйрь үзе «Исемдә калганнар» әсәрендә язганча, беренче елда Габдулланың укудагы уңышы артык зурдан булмаган.


3 нче укучы. Менә тагын көз җитә. Габдулла укуын дәвам итә. Быел инде ул «зур уку»га күчә: аны Фәтхерахман мулланың энесе Хәбибрахман хәлфәгә бирәләр. «Зур уку» дигәнебез абыстай «мәктәбе»ндәге укытудан өстенрәк исәпләнә. Шәкертләрнең белем дәрәҗәсе нинди китап укуларына карап билгеләнә. Хәреф таныту шул ук «Иман шарты»ннан башлана. Аннан соң «Һәфтияк» укыла. Аны исә «Бәдәвам», «Кисекбаш» кебек иске татар телендәге китаплар алыштыра. Тукай болай дип яза: «Мин мәдрәсәдә «Һәфтияк» иҗеген һәм сүрәсен бик тиз белгәч, «Бәдәвам», «Кисекбаш»ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, мин күп вакыт тик торырга туры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар». Габдулланың зирәклегенә, сәләтенә хәзрәт үзе дә игътибар иткән. Күпмедер вакыттан соң аны Фәтхерахман мулла үзе укыта башлаган.


4 нче укучы. Габдулланың тумыштан ук гаять үткен, зирәк һәм сәләтле булганлыгына ышандык та, ди. Әмма 7–8 яшьлек баланың мәдрәсәдә чын-чынлап теләп, дәртләнеп укуын, ярты кыш үтүгә үзеннән бер яки ике башка озынрак булган үсмерләргә хәлфә булып китүен ничек аңлатырга? Биредә ниндидер этәргеч булырга тиеш. Барыннан да элек, Габдулланың мәхдүмлеге, ягъни Мөхәммәтгариф мулла малае булуы. Әнә шул «өстенлеге» ятимгә азмы-күпме юаныч бирми калмагандыр. Муллалар – авылның абруйлы кешеләре. Иң әүвәл, алар – гыйлем ияләре. Халыкта исә гыйлемгә хөрмәт зур. Муллага булган хөрмәт, билгеле, аның балаларына да күчкән. Адым саен мәхдүм булганлыгын сиздереп торулары, аерымрак урынга куюлары һәм хөрмәт итүләре малайда үзен тулы хокуклы кеше итеп карау, үз кыйммәтен һәм дәрәҗәсен белү тойгысы тәрбияләгән булса кирәк. Мулла баласы, мулла оныгы, үскәч, әлбәттә инде, мулла булырга тиеш. Моның өчен исә тырышып укырга кирәк. Укуда зур уңышка ирешкән Габдулла «программа» таләп иткән китаплар белән генә чикләнмәгән. Автобиографиясендә Тукай: «Бу Кырлай авылы – минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным», - дип язган икән, беренче чиратта, мәктәп-мәдрәсәләрне күздә тоткан. Мәдрәсә исә үз чиратында әдәбиятка ишек ачкан.


5 нче укучы. Кечкенә Габдулланың укудагы уңышлары турында замандашларының истәлекләре дә сакланып калган. Тукай белән мәдрәсәдә бергә укыган Ахун Сабирҗанов болай дип сөйләп калдырган:


«Мин Габдулла белән бер яшьтә идем. Мин аны беренче ел мәктәптә укый башлаган вакыттан бирле беләм. Ул авыл балаларына охшамаган, бик ябык гәүдәле һәм чандыр иде. Укырга искиткеч зирәк иде. Габдулла ул вакытта безнең мәктәптә укырга зирәклекләре белән танылган Җаббар Гарифы белән Әһлине һәм үзеннән берәр ел элек укый башлаган башка малайларны узып китте. Хәтта язга таба ул вакытта безнең мәктәптә балалар укытучы Хәбри хәлфә белән «каты гаен» турында бәхәсләшә башлады. Мин мәктәптә Габдулла белән ике кыш укыдым. Һәрвакыт Габдулла, Әһли, Гариф, мин сабакны бергә укый идек, дөресен әйткәндә, Габдулла безне өйрәтә иде».


6 нчы укучы. Кырлай мәдрәсәсендәге беренче укытучысы Хәбибрахман Гатауллин (Хәбри хәлфә) Тукайның мәктәптә укуы турында болай сөйли: «Мин Габдулланы мәктәпкә укырга кергән көннән башлап беләм. Мәктәпкә йөри башлаганда, ул бик кечкенә иде. Укырга һәм язарга бик дәртле иде. Укыган нәрсәсен ятлап бара иде. Тәрбиясезләнеп, башка балалар белән шаярып йөргәнен хәтерләмим. Шаярган яки сабак белмәгән өчен минем тарафтан башка балаларга эләккәләсә дә, мин аңар тырнак белән дә чиертмәдем. Ул бервакыт кара савытын ваткан өчен елады. Мин, аны юатып, башка кара савыты бирдем. Ул аңа бик куанды. Бераз укыгач, ул мәктәптәге башка балаларның сабакларын өйрәтә башлады. Безнең өйгә һәрвакыт кереп-чыгып йөри иде».


Укытучы. Димәк, истәлекләрдән күренгәнчә, инкыйлаб елларына кадәр Яңа Кырлайда өч баскычлы укыту булган дип әйтә алабыз. Кызлар абыстайда укырга өйрәнгәннәр. Кечкенә малайлар да башта абыстайга йөргәннәр. Икенче баскычта аларны хәлфә укыткан. Ә укуда уңышка ирешкәннәрне авыл мулласы үзенә ала торган булган. Татар мәгарифенең чал тарих түрләренә китә торган озын юлы бар. Шуның белән бәйле рәвештәдер, татарлар бик борынгыдан аң-белемгә омтылган мәгърифәтле һәм китаплы халык булып танылган. Моны без үз авылыбыз мисалында да күрә алабыз.


1 нче укучы. Давыллы инкыйлаб еллары артта кала. Авылларда мәктәпләр оештырыла башлый. Яңа Кырлай авылында башлангыч мәктәп 1920 — 1925 елларда төзелгән. 1936 елда мәчет манарасы киселгәч, башлангыч мәктәп шул бинага күчә. Яңа мәктәп ачылганчыга кадәр (1976 елда өч катлы яңа мәктәп ачыла), 1-4нче класс укучылары мәчет бинасында укыйлар. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган укучылар Яңа Иябаш җидееллык мәктәбендә укуларын дәвам иттергәннәр.


2 нче укучы. Мәктәбебез тарихы яраткан язучыбыз Әхмәт Фәйзи исеме белән нык бәйләнгән. 1949–1950 нче елларда күренекле язучыбыз Әхмәт Фәйзи «Тукай» романын язу өчен берничә тапкыр Яңа Кырлайга кайта. Шагыйрь белән бергә уйнап, мәдрәсәдә бергә укып үскән Сафа бабай йортында берничә ай яши һәм иҗат итә. Әхмәт абый Яңа Кырлайда яшәгән чорда авылда яңа мәктәп ачу кирәклеге турында әйтә һәм ул мәктәпне төзетү һәм ачтыру өчен бик күп көч куя.


3 нче укучы. 1953 елда, ниһаять, Яңа Кырлай авылында урта мәктәп ачыла. Мәктәп каршысына зур хәрефләр белән «Г.Тукай мәктәбе» дип язылып куела. Авыл җанлана. Г.Тукайның 70 еллыгына шагыйрьгә бюст куела. Һәйкәлне ачу тантанасында шагыйрь Сибгат Хәким күптән түгел генә салынган урта мәктәпнең зур, якты тәрәзәләренә карап, шул көнгә махсус багышлап язган шигырен укый. (Укучы «Әй Казан арты» дигән шигырьне сөйли.)


4 нче укучы. Яңа Кырлай урта мәктәбенә Бирәзәбаш, Чиканас, Иске Иябаш, Өчиле, Яңа Иябаш, Симетбаш, Ашытбаш, Пионер, Ташкичү, Кысна, Акчишмә, Үрнәк, Кышкар, Өтнә, Алмалы, Әзәк авылларыннан балалар йөреп, урта мәктәптә белем алганнар. Әлеге мәктәптә 500дән артык бала укыган еллар да билгеле.


1975-1976 уку елын укучылар хәзерге өч катлы таш бинада башлап җибәрәләр.

5 нче укучы. Мәктәбебездә укыткан һәр ветеран укытучы олы хөрмәткә лаек. Алар өстенлекләргә ымсынмыйча, дан артыннан кумыйча, бар булганына ризалык белдереп, бөтен белем һәм тырышлыкларын балаларга багышлаган. Хөрмәтле ветераннар! Сез, бөтен көчегезне биреп, укучыларыгыз күңеленә яхшылык сеңдердегез, аларны тормышны аңларга, аны яратырга өйрәттегез! Шушы мәктәптән нинди генә атаклы кешеләр чыкса да, алар, иң беренче чиратта, үзләренең укытучыларына, ягъни Сезгә бурычлы. (Ветеран укытучылар үзләренең истәлекләре белән уртаклашалар.)


6 нчы укучы. (Ветераннарга багышлап шигырь укый.)

7 нче укучы. Һәр төбәккә бәяне шунда туып-үскән күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап та бирәләр. Тирә-күрше авылларның күренекле, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәркайсы – зур тарихлы Яңа Кырлай мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Алар – игенче, терлекче, укытучы, табиб, фән һәм иҗат кешеләре буларак һәм башка өлкәләрдә илебезгә фидакарь хезмәт иткән һәм күбесе әле дә хезмәттә. (Танылган шәхесләрнең исемнәре әйтелә. Экранда фотолары, дәрәҗәле исемнәре яктыртыла.)


1 нче укучы. (Г.Тукайның «Мәктәптә» дигән шигырен укый).

Сөекле шагыйребез Г.Тукайның бу шигырендә нәкъ безнең мәктәп турында язылган кебек. Безнең мәктәбебез дә авылның кырыена урнашкан. 1 нче сентябрьне без дә көтеп алабыз. Көзнең салкын, яңгырлы, урамга чыгасы да килми торган көннәрендә җылы, якты мәктәптә укуы үзе үк күңелле.


2 нче укучы. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай истәлеген мәңгеләштерү максаты белән төзелеп, аның балачак еллары узган Яңа Кырлай авылында урнашкан урта мәктәбебез 1953 елдан бирле яшь буынга белем һәм тәрбия бирә. Озак еллар мәктәп Татарстан Укытучыларның белем күтәрү институтының база мәктәбе булып торды.


Ачылган елларында мәктәпкә балалар 12 авылдан йөреп укыган. Бүген монда 7 авылдан 130 лап укучы белем ала. Аларга 20дән артык укытучы белем һәм тәрбия бирә. Укытучыларыбызның барысы да югары белемле, югары һәм беренче квалификация категориясенә ия.


3 нче укучы. Мәктәп – һәр кеше өчен иң изге, иң кадерле урын, шунлыктан чәченә чал керсә дә, инде өлкән яшьтә булса да, һәркем белем учагына теләп кайта, ә туган мәктәп һәркемне сөенеп, көтеп каршы ала.


4 нче укучы (мәктәп турында шигырь укый).

Укытучы. Кешеләр даими яшәү урынын сайлаганда, беренче чиратта, анда су чыганагы булуына игътибар иткән: инеш, елга, күл буйларына урнашкан. Авыл кешеләре көчле, күп һәм чиста сулы, чишмәле урыннарга өстенлек биргән. Мин мәктәпне чишмә белән чагыштырыр идем. Чишмәләр үз тирәсендә яшәгән кешеләрнең сусавын баса, аларны савыктыра, аларга яшәү көче бирә. Мәктәп исә кешене рухи яктан сугара. «Мәктәбе булмаган авылның киләчәге юк», - ди халык. Тукай туфрагында, Тукай нигезендә көч-куәт алган мәктәбебез дә милләт киләчәге булырга тиешле яшь буынны мәгарифле, аң-белемле итүдән туктамасын иде.


Әдәбият исемлеге:
1. Нуруллин И. Габдулла Тукай. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1979.
3. Тукай турында истәлекләр / Төз. И.Нуруллин. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1986.
4. Рәсүлева З. Тукай эзләреннән. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985.
5. Хәким С. Җил исми, яфрак селкенми. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1960.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ