Укытучы – абруйлы һөнәр. Һәр укытучы – үз фәненең остасы
Тема: Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?Ландыш ГАЛЕЕВА,Алабуга районы Олы Шүрнәк урта мәктәбенең беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы – 25 ел«Ә...
Тема: Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?
Ландыш ГАЛЕЕВА,
Алабуга районы Олы Шүрнәк урта мәктәбенең беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы – 25 ел
«Әдәбият» сүзенең нигезендә «әхлак» төшенчәсе ята. Әдәбият укучыларны тормышка, яшәргә өйрәтә. Тел һәм әдәбият укытучысы, бернинди мораль укымыйча гына, балаларның үзләренә дә сиздермичә, тылсымчы кебек оста алымнар белән алар күңеленә әхлак кануннарын яза ала. Башка бер генә фән иясе өчен дә мондый мөмкинлек юк.
Бүгенге көн ыгы-зыгысында татар телен киссәләр дә, укучыларым беравыздан татар телен укыйбыз, әдәбият дәресләре кызыклы дип күтәреп чыктылар. Әти-әниләрдән дә нәкъ балардан кебек, ничек инде Татарстанда торып, татар телен укымыйча яшәргә кирәк дигән яклау сүзләрен ишеткәч, бу мәктәпнең мәртәбәсе, татар теле укытучысының абруе юк дип әйтергә мөмкинме?
Җәмгыятьне бит без үзебез тәрбиялибез. Шуңа киләчәгебезне кайгыртып, үзебезгә лаеклы алмаш әзерлибез. 25 ел укыту дәверендә укыткан һәр укучым үз урынын табып, үз юнәлеше белән тормышта юл тота. «Әдәбият» сүзенең нигезендә «әхлак» төшенчәсе ята. Әдәбият аша укучыларымны тормышка, яшәргә, авырлыкларны белем көче нигезендә җиңәргә, үрләр яуларга өйрәтәм. Көннәр буе компьютер артында мавыктыргыч уеннар уйнап вакытын сарыф итүче балаларны китап укуга җәлеп итәр өчен, әдәбият укытучысының кояш кебек яктыртуы, учак кебек җылытуы шарт. Китап уку ләззәтен бернинди башка шөгыль да алыштыра алмый: әсәр буенча төшерелгән кызыклы фильм карау да, заманча техника ярдәмендә аудиокитаплар тыңлау да. Язма сүзнең үз тәме, үз кыйммәте бар. Әгәр укытучы үз үрнәгендә балаларга «китап уку чире» йоктыруга ирешсә, ул белем алуга сусау хисе уята алган дигән сүз. Теләк булса, нәтиҗә дә булачак.
Менә шундый хисләрне кичерергә 2015-2017 елгы эш нәтиҗәләре дә ярдәм итте. Рус милләтле, ләкин татар телен сөюче укучым Татьяна Чумакова Бөтендөнья татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында призер булды. Бәхет җиле алдагы елларда да укучыларыма Республика күләмендәге олимпиадаларда урыннар алып килде. Сүз дә юк, бу еллар буе эшләп килгән зур, авыр һәм җаваплы хезмәт нәтиҗәсе. Ә бүгенге көндә мәктәбебезнең йөзек кашы булган икенче рус милләтле укучыбыз РоминаРябова татар телен яратканга, Алабуга институтында татар теле белгечлеге һөнәрен сайлады. Димәк, татар теле кирәк түгел, татар теле бетә дип әйтеп булмый. Юк, тел бервакытта да бетмәячәк, аны өйрәнергә теләүчеләрнең ихтыяҗын гына арттырырга, мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Мәктәбебездә татар телендә «Яшьлек» драма түгәрәге эшләп килә. Күп еллар шуны җитәклим. Елдан ел катнашырга теләүчеләр исемлеге арта бара. Бер укучыны да кире какмыйбыз. Һәрберсенә сәхнәдән татарча сөйләргә, матур уйнарга юллар ачабыз. Тамаша азагында укучыларымның шушы сәхнәгә күтәрүчебез, сәләтләребезне ачучыбыз дип беравыздан рәхмәт белдергәндә, укучыларым өчен горурлык, үзем өчен абруйлык хисләре кичерәм.
Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар? Бүгенге укучының зәвыгы нинди? Аны нәрсә кызыксындыра? Шаблон идеяләрдән, стереотип фикерләүдән котылырга ярдәм итә, иҗадилыкны үстерә торган нинди алымнар табарга? Заманча гаджетлар белән коралланган баланы китап укуга ничек җәлеп итәргә? Болар дәрескә әзерләнгәндә, үземә-үзем бирә торган сораулар. Минемчә, шәхес үсешен күздә тотып оештырылган дәресләр укучы күңеленә барып җитә, гомерлеккә хәтеренә уелып кала. Мәктәбебездә укыган рус балалары арасындагы татар телле укучылар – йөзек кашлары. Шулар арасында сәләтле балалар белән эшне оештыру – эшемнең максаты, юнәлеше. 5 ел дәвамында «Сәләт» организациясе белән дә иңне-иңгә куеп эшләдек. Кызыклы мастер-класслар оештыру, язучылар белән очрашу, аралашу бушка китмәде.
Өч ел дәвамында уңышларга ирешкән сәләтле укучым Риназ турында әйтми китә алмыйм. Мәктәбебезнең Андерсены дип йөртәләр аны. Мавыктыргыч әкиятләре белән иҗат дөньясына чумган бу баланың казанышлары белән горурланам. 2016-2018 елларда «Балалар әдәбияты», «Ил тарихын яктырткан уңышлы әсәр», «Әкияттә хикмәт бар» номинацияләрендә җинүләргә иреште. “Сәләт” аланнарының “Болгар – туган тел” лагерында ял итеп, Батулла кебек ир алыплары белән аралашып, иҗат өчен илһам алып кайтты. Һәм быел «Илһам» конкурсының «Драматургия» номинациясендә катнашып, призер исемен алды. Хөкүмәтебез югары дәрәҗәдәге иҗат конкурсларын республикада зур масштабта оештыра, балалар белән эшләргә төрле шартлар тудыра.
Хәер, балаларны яратып, ягымлы тавышы, эчкерсез аралашуы белән аларны үзенә тартып, авызына каратып, тора белгән белгеч, нинди шартларда да үз һөнәренең остасы булып кала белә. Шуңа күрә мәктәбемдә эшләвем белән горурланам. Ә укучыларыма югары белемгә омтылыш, юл күрсәтү хезмәтем ата-аналар алдында да, ил алдында да абруемны бермә-бер югарыга күтәрә. Димәк, мин – үз фәнемнең остасы.
Комментарийлар