Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы һөнәре – яшәү рәвешем

 Зөлфия НӘБИЕВА,Кукмара муниципаль районының Г. Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик стаж-25 елУкытучы һөнәре – яшәү рәвешем... Мин шулай дип әйтә ала...

 Зөлфия НӘБИЕВА,


Кукмара муниципаль районының Г. Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


Педагогик стаж-25 ел


Укытучы һөнәре – яшәү рәвешем... Мин шулай дип әйтә аламмы?


Педагогик хезмәтемне теоретик белемнәр белән коралланып башлап җибәрдем. Аларның практик ихтыяҗлар белән бәйләнешен табып тормышка ашырырга кирәк иде. Институтта психология укытучысының “Ученик – не сосуд, который надо заполнить, а факел, который нужно зажечь” дип әйтергә ярата торган сүзләрен девиз итеп алдым. Озакламый өстәлемдә төрле методик кулланмалар, Ш.А.Амонашвилиның “Исәнмесез, балалар!” китабы барлыкка килде.Сыйныф бүлмәсенә килеп кергәч, балаларның сиңа төбәлгән эчкерсез карашлары, сиңа ышанулары, син мине яклаучы дип төбәлгән күзләр, нәрсә кушсаң шуны эшләргә әзер торулары эшкә җаваплы карарга, дәресне ничек кызыклы һәм файдалы итеп уздырыйм микән дип уйланырга, һәрдаим эзләнергә мәҗбүр итә иде. Үстерешле укыту теориясен өйрәнеп, аны традицион система эчендә куллану дәреснең белем бирү, тәрбияви һәм үстерешле максатларын комплекслы чишәргә өйрәтте. Үстерешле укыту буенча курсларда булып, аннан канатлар куйган кебек кайтуым әле дә исемдә. Укучыларның башлангыч дәрәҗәсен истә тотып укытуны авырлыкның югары дәрәҗәсендә оештыру, күзәтүләр, чагыштырулар, закончалыклар табу, классификацияләүләр аша укучылар үзләре нәтиҗә ясап материалны кызу темпта “Мин  моны белергә телим, бу миңа кызыклы” дәрәҗәсендә үтеп, балалар эшне аңлы рәвештә баш- карырга өйрәнделәр. Аларда уку белән кызыксыну көчәйде, безнең башлангыч мәктәп “Шатлык мәктәбе”нә әверелде. Мәктәпләргә компьютер, интернет керү үзеңне башкалар белән чагыштырырга, критик күзлектән карарга, эшеңә диаг -ностика ясарга, алдынгы тәҗрибәне өйрәнергә, уртаклашырга мөмкинлек бирде.


Яңа гасыр үзе белән яңа технологияләр алып килде һәм укытучыга яңа таләпләр куеп, яңача фикерләүне таләп итте. Критик фикерләү, ТРИЗ, компьютер, проблемалы укыту, проект эшчәнлеге, уен, сәламәтлек саклау технологияләрен куллану балаларда үз-үзенә ышаныч тудыра, балага ачылырга булыша, аңа укудагы уңышларына карамыйча тормышта үз урынын аңларга ярдәм итә, сәләтләре күзгә ташланып тормаган балаларга да уңышка ирешергә мөмкинлек бирә һәм укытучыда профессиональ педагогик осталык һәм күнекмәләр булдыра. Яңа стандарт таләп иткән универсаль уку гамәлләре формалаштыру, укучыны үзенә нинди белем җитмәгәнен билгеләргә өйрәтү, максат куеп танып-белү эшчәнлеге шатлык аша алып барыла. Ә максат кую һәм аңа ирешү осталыгын гомер буе кулланырга була.


Сингапур системасы элементлары кулланылышка партнёр сүзен кертеп, дәрестә укучыны үзен иркен тотарга, бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә, берьюлы бөтен укучыны эшкә җәлеп итәргә өйрәтте. Укытучы сигналы буенча укучы җавап таба, күршесенә дә булыша, шул вакытта гына группага уңай билге эләгә.


Үзеңдә профессияңә карата намуслы караш булмаса, профессияңнең белем системасында тоткан урынын аңламасаң, яңа технологияләр һәм методикалар кулланып кына нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Укытучы өчен балалар белән эшләүнең конкрет вакыты, урыны, графигы юк. Син төшкә кадәр укыткан балалар төштән соң уйнаганда кечкенәләрне рәнҗетсәләр, авыл урамына чүп ташласалар яки булмаса агачларның ботакларын сындырып йөрсәләр, ягъни үзләрен укучыларга хас булганча тотмасалар, бу вакытта да укытучы булып калырга туры килә. Бу укучыга нинди кармак тоттырыйм микән, ничек тоттырыйм микән дип баш гел уйлануда. “Син-укытучы, кешегә сөйләмәссең”,-ди күрше әбие, борчуларын уртаклаша. “Син-укытучы, бөтенесен белергә тиеш”,- диләр иде үземнең малайлар, тиз генә дәрес хәзерләп, уенга таярга исәпләгәндә. “Син- укытучы”,- ди намусым, бу бала авыррак булса да, укыйсы килмәсә дә, конкурс, олимпиадаларда катнашмаска мөмкин булса да, аны дәрестән соң алып калып күп эшләргә туры килсә дә аңа ышанырга, сабыр итәргә, суга батучы саламга тотынган шикелле аның кечкенә генә уңышына сөенеп, аны үстерергә куша. Май аенда мәктәп өстеннән берьюлы дүрт вертолёт очып үткәндә дәрестән йөгереп чыккан балаларны аңламаска мөмкин түгел. Әнә шулай еллар узган саен күп вакытны балалар тәрбияләүгә, белем бирүгә багышлап, аларның үсеше өстендә эшләргә гадәтләнеп бетәсең.


Укытучының шәхси сыйфатлары да мөһим :


   У-уңышлы дәрес бирә, уңыш ситуацияләре тудырып уңышка ирешә;


   К – кешелекле, кечелекле, кызыклы, компетент, күз карашы белән дә күп нәрсәгә ирешә;


  Ы – ышанычлы, сабыр, олЫ йөрәкле;


  Т – тыйнак,  таләпчән, талантлы, тапкыр, таяныч, тотышы буенча үрнәк;


  У- укымышлы шәхес, уңган кеше , уен аша күп нәрсәгә өйрәтә;


  Ч- чын күңелдән  барлык балаларны ярата, хөрмәт итә, кайгырта;


  Ы -ыктымат, җыйнак.


2015 нче елның 1 гыйнварыннан “Укытучының профессионал стандарты” дигән норматив документ көченә керде. Документ буенча хәзерге заман укытучысы “уку дәресләрен планлаштыра һәм үткәрә белергә генә” түгел, бөтен категория: “сәләтле һәм үсеше буенча артта калган, инвалид һәм гиперактив, рус телле булмаган һ.б балалар белән” эшли белергә, проект эше алып барырга, “дәрес рамкаларыннан чыгучы методларга ия булырга”, экскурсияләр һәм походлар оештыра белергә, психолог булырга һәм “бала үсешенең стадияләрен, кризисларын һәм тормыш траекториясенең индивидуаль үзенчәлекләрен аңлый белергә”, чит телләр белергә һәм “балалар белән бергә чит телдәге мәгълүмат чыганакларын куллана белергә” тиеш. Бу документ, бер яктан, укытучы профессиясенә җәмгыять куйган бүгенге бөтен таләпләргә җавап бирә. Икенче яктан, экспертлар әйтүе буенча,бу таләпләрне идеал укытучыга куелган таләпләр исемлеге дип карарга була. Инде бу таләпләр исемлегенә башлангыч сыйныф укытучысы күзлегеннән карасак, болар берсе дә яңалык түгел. Экскурсияләр һәм походлар оештыра алабыз, проект эшчәнлеге алып барабыз, соңгы елларда инвалидлар белән эшләү, чит республикадан килгән балалар укыту – болар бар да таныш. Профессионал буларак укытучыга үсәргә мөмкинлекләр бар, ләкин күңелдәге эчке “укытучы һөнәре – яшәү рәвешем” дигән уй авырлыклардан куркытмыйча җанны шатландырып һәм рухландырып тора.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ