Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылык ул – сәнгать

Рузилә ГАРАЕВА,Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик эш стажы  23Бер уйласаң, гел бер нәрсәНичә ай, ничә еллар...Ләкин тәүге елым кебекҺәр елда дулкынланам.Вәсимә...

Рузилә ГАРАЕВА,


Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


Педагогик эш стажы  23


Бер уйласаң, гел бер нәрсә


Ничә ай, ничә еллар...


Ләкин тәүге елым кебек


Һәр елда дулкынланам.


Вәсимә Хәйруллинаның әлеге шигырь юллары минем бүгенге күңел халәтемне ачып бирәдер кебек. Чынлап та, хезмәт юлымны башлап җибәргәнгә 23 ел вакыт үтеп киткән. Ләкин шуңа да карамастан, һәрбер уку елын зур дулкынлану белән башлап җибәрәм. Ни өчен!? Җавап гади, чөнки миңа ничәмә-ничә баланың киләчәге ышанып тапшырылган. Тормышым әлеге өметне аклауга багышланган. Мин балачактан белемгә омтылдым! Шушы омтылыш миңа тормышымны укытучы һөнәре белән бәйләргә ярдәм итте.


“Һәр нәрсә – хыялдан башлана!” Әлеге сүзләрдә никадәр хаклык ята. Минем балачак хыялым – укытучы булу, ә иң яраткан уеным – “укытучылы” иде. Ул чорда югары уку йортын тәмамлап, әле яңа гына эшли башлаган апамның “Совет мәктәбе” җурналы буенча “план төзеп”, укытучым Маргарита Александровнага охшарга тырышып, уенчыкларымны тезеп, “дәрес үткәргәнем” хәтеремдә. Кемнедер дөньяны танып белергә өйрәтү – үзе бәхет бит ул, дип хыяллана идем, хыялым чынга ашты. Мин – укытучы! Мөслим районы Үрәзмәт урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Әлеге авылны, бергә эшләгән коллективны, укучыларымны хөрмәт белән искә алам. Шушы коллектив миңа тынгысыз хезмәтнең серләренә төшенергә ярдәм итте. Биредә мин авылның “йөрәге” мәктәп икәнлеген аңладым. Үзем белем алган Күбәк урта мәктәбендә хезмәт юлымны дәвам итүем белән үземне бик бәхетле саныйм. Әлеге мәктәптә холыклары, белемнәре, укучыларга булган мөнәсәбәтләре белән истә калырлык зур шәхесләр эшләде. Алар канаты астында чыныгу алу – минем өчен олы тормыш мәктәбе булды.


Академик Дмитрий Лихачев укытучы һөнәре турында түбәндәге сүзләрне язып калдырган: “Укытучылык ул - сәнгать, язучы яки композитор хезмәте кебек үк иҗади, ләкин авыррак та, җаваплырак та. Укытучы кеше күңеленә, композитор кебек музыка аша да, рәссам кебек буяулар аша да түгел, ә турыдан-туры мөрәҗәгать итә. Балаларны үзенең шәхесе, белеме, мәхәббәте һәм дөньяга карашы белән тәрбияли”. Чыннан да, укытучы һөнәре – гадәти һөнәр генә түгел. Күпләр фикеренчә, укытучы ул – балаларга белем бирүче. Ә мин әлеге фикер белән килешеп бетмим. Чөнки, балалар үзләре безне укыта. Әгәр укучыларым булмаса, алардан калышмаска тырышып, үз өстемдә эшләмәсәм, мин алга таба үсә алмас идем. Алар ярдәмендә генә кайсы эшемнең яхшы килеп чыкканын, нәрсәне үзгәртергә кирәклеклеген аңлыйм. Балалар, өлкәннәрдән аермалы буларак, фикерләрен ачыктан-ачык әйтәләр. Минем өчен иң мөһиме – балаларның нәрсә уйлавы, аны нәрсә борчуы яки шатландыруы турында әйтәсе килү теләген сүндермәү. Әгәр баланы тыңларга вакыт тапмасаң, ул, аннан нәрсә ишетергә телиләр, шуны гына әйтергә өйрәнә. Моннан чыгу юлы – балага үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирү, аны дөрес якка юнәлдерү. Шул вакытта гына бала белән чын аралашуга ирешеп була, дип уйлыйм.


Бала белән уртак тел табу да искиткеч зур әһәмияткә ия. Баланы  аңлау өчен, аны, ничек бар, шулай кабул итәргә, яратырга кирәк. Аңардан яңа кеше әвәләргә тырышу кирәкми, бары тик күңелең түрендә аңа урын таба белү мөһим. Балалар – бар нәрсә белән дә кызыксынучан, күпне белергә теләүче, зурлар дөньясын аңларга һәм тормышның күп кенә серләренә төшенергә омтылучы асыл затлар. Бала күңеле – язылмаган ап-ак кәгазь. Шул кәгазьгә мин нинди бизәк, сурәт, язулар төшерсәм, аның киләчәге шундый булачак. Мин балаларга иксез-чиксез дөньяны аңларга ярдәм итүче ачкычларны табарга булышырга, алар күңеленә үтеп керү өчен дөрес юлны сайларга тиеш. Үземнең эш тәҗрибәмдә балаларда тырышлык тәрбияләүне, бөтен көчен һәм сәләтен җигеп эшләргә өйрәтүне иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе дип саныйм. Әйе, бала күңеленә үтеп керү җиңел түгел, бик еш психолог та, артист та булырга туры килә. Бүгенге көндә авыл балалары арасында да ана назына, йөрәк җылысына мохтаҗ булганнары еш очрый. Әлеге наз һәм җылылыкны нәниләремнән кызганмыйм. Белем һәм тәрбия бирү процессы сабырлык, түземлелек, ягымлылык сорый. Болардан башка укытучының беркайчан да остаз була алмавын яхшы аңлыйм.


Тормыш бик катлаулы. Аның баш әйләндергеч шатлыклы да, төн кебек караңгы, күңелсез яклары да очрый. Мин балаларны шатланырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәтергә, аларда матурлыкка омтылу тәрбияләргә тиеш. Балаларыбыз назлы, итагатьле, ярдәмчел, гадел һәм олыларны хөрмәтләүче шәхесләр булып үскәндә генә, аларның киләчәге матур булыр.


Укытучының, бигрәк тә авылда, бөтен гомере балалар күз алдында үтә. Алар үзләренең хәтер көндәлекләренә остазларына да  билге куя баралар. Укучыларың мәктәпне тәмамлаганнан соң да синең белән очрашып сөйләшүләрне сагынып көтсә, киңәш сорап килсә, димәк, аның сиңа куйган билгесе “5” ле булган!


 “Әгәр укытучы үз эшен  ярата икән - ул яхшы укытучы. Әгәр инде үзенең һөнәрен һәм  шуңа өстәп балаларны да яратса, ул - чын укытучы”, дип язып калдырган Л. Н. Толстой. Балаларны яратканга күрә, хезмәтемне яратып башкарам. Үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм. Мәктәпкә барып керүгә, нәниләрнең  шатлыклары, уй-хыяллары белән яшим, аларның борчу-мәшәкатьләре белән янам, сөнечләренә, уңышларына алардан да ныграк куанам. Бала дөньясында кайнау мине көннән-көн яшәрткән кебек. Күңелемдәге хисләремне Клара апа Булатованың шигырь юллары төгәлрәк әйтеп бирер:


Әгәр миңа сорау бирсәләр,


“Бәхет  ни ул?” – дисәләр,


Бәхет – шушы укучылар


Кеше булып үссәләр.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ