Логотип Магариф уку
Цитата:

Ул – Галишаһ морза нәселеннән

Гөлинә Ирек кызы ШӘЙДУЛЛИНА, Нурлат районы Яңа Әлмәт төп мәктәбенең инглиз, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Педагогик стажы – 10 елРеспубликанын һәрбер районы үзенең каһарманнары белән горурлана. Ал...

Гөлинә Ирек кызы ШӘЙДУЛЛИНА, Нурлат районы Яңа Әлмәт төп мәктәбенең инглиз, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стажы – 10 ел
Республиканын һәрбер районы үзенең каһарманнары белән горурлана. Алар – җинүләре, район тормышының чәчәк атуына керткән өлешләре белән  узләренең туган җирләрен бөтен Татарстан республикасына таныткан шәхесләр. Шагыйрьләр, спортсменнар, сәясәтчеләр, рәссамнар, Ватанны саклаучылар, музыкантлар – бар да республиканың усешенә зур өлеш керткән кешеләр. Шундыйларның берсе – Сәләм Хатыйп улы Алишев. Тарихчы галимебез, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган «Үз якташыңны сайла!» дип исемләнгән республика конкурсында Нурлат районыннан тәкъдим ителде.
Сәләм Хатыйп улы Алишев 1929 елның 20 мартында Аксубай районы Шәрбән авылында туа. 1947 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга китә һәм педагогия институтының тарих булегенә укырга керә. Институтны уңышлы гына тәмамлаганнан соң, Лаеш районына укытучы итеп җибәрелә. Башта мәктәп директоры вазифаларын башкарса, соңрак Югары Ослан районының мәгариф бүлеген җитәкли.
1963 елда тарих фәнен тирәнтен өйрәнү теләге белән, Казанда аспирантурага укырга керә.
1968 елда диссертация яклый һәм Казан ханлыгының Россиягә кушылу тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә.1990 елда тарих фәннәре докторы була. Бөтен гомерен татар, ватан тарихын өйрәнүгә багышлый.
Сәләм ага Аксубай районының Шәрбән авылында бер генә ел яшәсә дә, райондашлары аны Нәҗип Думави, Хәсән Туфан кебек мәшһүр якташларыннан саный. Нәсел-нәсәбе Галишаһ морза нәселенә барып тоташа. Аның Әлмәт исемле бабасы, иң беренчеләрдән булып, табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан Нурлат районы Әлмәт авылына нигез салучы. Балалар язучысы Абдулла Алиш та шушы шәҗәрәгә – Алтын Урда морзаларының берсе булган Галишаһлар нәселеннән.
Нәсел шәҗәрәсе белән әле дә Нурлат районы Яңа Әлмәт мәктәбенең музеенда танышырга мөмкин.
Сәләм ага – Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә танылган, күп илләрдә билгеле галим ул. Унсигез китап, биш йөзләп мәкалә бастырган аксакалыбызның хезмәте, чынлап та, сокланырлык. Ш.Мәрҗани, Һ.Атласи, Г.Гобәйдуллин кебек профессиональ, академик тарихчыларыбызның берсе ул – С.Алишев. Аның татар, ватан историографиясенә керткән өлеше шактый зур. Иң күренекле һәм башлангыч хезмәтләренең берсе – «Урта Идел буе татарлары Пугачев явында» дигән монографиясе. Бу хезмәт тарихи хәтеребезне яңартуда шактый зур роль уйнаган. Аңа таянып, «Бәхтияр Канкаев» кебек драма әсәрләре, поэмалар, шигырьләр иҗат ителгән. Әлеге хезмәтен дәвам иттереп, галим балалар һәм яшүсмерләр өчен «Каһарман бабайлар» дигән китап чыгарган. Пугачев полковникларыннан Бәхтияр Канкаев, Хәсән Карачурин, Мәсәгут Гомәров, аннары 1755 елны безнең якларда баш күтәрүне башлап йөргән Батырша – Габдулла Галиев восстаниесе турында ул беренчеләрдән язып чыккан.
Казан тарихын язуда да аның роле зур. Эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – тарихи мирасыбызны, революциягә хәтле яшәгән, язган тарихчыларыбызның хезмәтләрен халыкка кайтару. Күренекле монографияләренең берсе булган «XVI йөз уртасында – XIX йөз башында Идел буе халыклары» дигән хезмәте шунын дәлиле. Тарихи белемебезне тагын бер баскычка югары күтәрүдә ул шактый зур роль уйнаган кеше. Дөрес, хәзерге фән күзлегеннән караганда, аның кайбер гыйльми нәтиҗәләре искергән булып та күренергә мөмкин. Ләкин Казан ханлыгы, татарларда милли азатлык көрәше проблемаларын куйганда һәм чишүне дәвам иткәндә, Сәләм ага хезмәтләреннән хәзергесе көндә дә файдаланалар. Соңгы китапларыннан берсе булган «Төркиләрнең бөтендөнья культурасында тоткан урыныº дигән хезмәте – милли үзаңыбызны тәрбияләүдә кыйммәтле әсәр.
Гомумән алганда, күренекле галим Сәләм Хатыйп улы  Алишевның Татарстан тарихын өйрәнүдә якты эз калдырган галим икәнлеген онытырга ярамый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ