Логотип Магариф уку
Цитата:

Яхшы кешеләрдән якты эз кала

Илзидә Чыңгыз кызы НӘБИУЛЛИНА,Әгерҗе районы Сарсак-Омга лицееның технология укытучысыПедагог буларак эш стажы: 31ел Әдип вә галимнәре булмаган кавем – бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык – көчсе...

Илзидә Чыңгыз кызы НӘБИУЛЛИНА,
Әгерҗе районы Сарсак-Омга лицееның технология укытучысы
Педагог буларак эш стажы: 31ел
 

Әдип вә галимнәре булмаган кавем – бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык – көчсез,  әдәбияты булмаган милләт – рухсыз.


                                                                     Ризаэддин ФӘХРЕДДИН


Туган авылыма күрше генә булган Биектауда туып-үскән Мөхетдин Корбангалиев турында кечкенәдән үк ишетеп беләм. Әбием, әтием, аны зур горурлык белән, алтын бәһасенә тиң кеше итеп искә ала торганнар иде. Горурланырлык та шул! Гап-гади татар авылыннан, гап-гади ярлы крестьян гаиләсеннән шундый зур шәхес үсеп чыксын әле!
Язмам татар дөньясының күгендә якты йолдыз булып балкыгын, бар гомерен мәгариф эшчәнлегенә багышлаган күренекле шәхес – татар теле белгече, педагог, профессор, якташым Мөхетдин Хафизетдин улы Корбангалиев турында.
Мөхетдин Корбангалиев – илебез әдәбияты битләрендә урын алган шәхесләребезнең берсе. Ул XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы татар мәгърифәтчеләре һәм галимнәре арасында күренекле урын алып тора.
М.Корбангалиев – киләчәк буынга үзеннән соң якты эз калдырган шәхес. Ул мине гаҗәеп киңкырлы эшчәнлеге, шәхси сыйфатлары, тормышта яшәеше белән үзенә карата.
Туган авылы Биектауда белем алгач, 1890 – 1895 елларда Мөхетдин Корбангалиев Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. Шул елларда ул күренекле татар педагогы, мәгърифәтче Каюм Насыйри белән таныша. 1899 – 1902 елларда безнең райондагы Яңа Аккуҗа, туган авылы Биектау, соңрак Малмыжда арифметика һәм рус теле укытучысы булып эшли. 1903 елда Казандагы Юнысовларның ятим балалар йортына мөдир итеп билгеләнә һәм 1917 елга кадәр анда рус теле һәм арифметика укыта. Шушы елларда башлангыч һәм олылар мәктәбе өчен татар әлифбалары төзи, татар теле, математика һәм география буенча дәреслекләр чыгара. 1917 елның язында Казанда узган мөселман укытучыларының I Бөтенроссия съезды делегатлары төркемен билгели.
ТАССР төзелгәч, тынгысыз мөгаллим мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген дәвам иттерә. Ул шәһәр мәктәпләрендә инспектор, халык мәгарифе бүлеге мөдире урынбасары, Татарстан Халык мәгариф комиссариаты каршында Бердәм хезмәт мәктәбен оештыручы һәм аның җитәкчесе, Академик үзәкнең редколлегия әгъзасы һәи методист-консультанты, «Мәгариф» журналының редколлегия әгъзасы да була.
1923 – 1929 елларда педагог беренче баскыч Бердәм хезмәт мәктәпләре өчен математикадан методик кулланмалар, 1923 – 1924 елларда башлангыч класслар өчен «Рыязият» (математика) дәреслекләре төзи. 1928 елда совет хокукы факультетына лектор итеп куела, 1928 – 1929 елларда, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире буларак, барлык факультетларда, студентларның кайсы милләттән булуына карамастан, татар телен укыту мәсьәләсен күтәрә. 1934 елда техникум, ВУЗ, ВТУЗлар өчен «Татарлардан башкалар өчен татар теле дәреслеге»н язып бастыра һәм шул дәреслек белән эшләү алымнарын бирә, бу өлкәдә эшләүчеләргә- укытучыларга эш үрнәкләрен күрсәтә.
Мөхетдин Корбангалиев мәгариф өлкәсендә татар халкы өчен күп эш башкара: яңа мәктәпләр, укытучылар өчен курслар ачтыра. Халык өчен туган телнең зур әһәмияткә ия булуын һәм мәктәптә аның укыту теле булырга тиешлеген алга куя. Туган телдә укыту балаларга белем бирүдә һәм аларны тәрбияләүдә яхшы чыганак дип саный.
Хөкүмәтебез М.Корбангалиевның укыту-тәрбия, гыйльми-иҗтимагый һәм оештыру, җитәкчелек итү өлкәсендәге хезмәтләренә зур бәя бирә: 1925 елда аның исеме ТАССР төзелүгә 5 ел тулу уңае белән, Татарстан Үзәк Башкарма комитеты тарафыннан «Кызыл такта»га кертелә. Шул ук елда, эшчәнлегенә 30 ел тулу уңае белән, Татарстан Мәгариф комиссариаты студентларга М.Корбангалиев исемендәге ике стипендия билгели. Бераз соңрак, аның эшчәнлеге «Хезмәт батыры», «Атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр, Мактау грамоталары һәм орденнар белән билгеләп узыла.
Гомумән, Мөхетдин Корбангалиевның бөтен тормышы, эшчәнлеге- милләтнең милләт буларак саклап калырга ярдәм итүче тормыш мәктәбе ул.
Мөхетдин Корбангалиев – олы Педагог, олы Шәхес! Ул – илебез өчен бик кадерле зат. Аның мирасы бүгенге көндә дә татар халкына юл күрсәтүче һәм рух бирүче якты маяк булып калачак. Мондый шәхесләре булган халыкның үткәне һәм хәзергесе бар, киләчәге өметле!
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ