Логотип Магариф уку
Цитата:

Яхшылыклар гына хәтеремдә

Әлфия ГЫЙЛЕМХАНОВА,Балык бистәсе районы Яңа-Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.Педагогик хезмәт стажы 32 ел.Шау-гөр килеп торган мәктәп елларын кем генә сагынмый икән! Сагынабыз: син дә,...

Әлфия ГЫЙЛЕМХАНОВА,


Балык бистәсе районы Яңа-Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.


Педагогик хезмәт стажы 32 ел.


Шау-гөр килеп торган мәктәп елларын кем генә сагынмый икән! Сагынабыз: син дә, мин дә, башкалар да... Акбур тотып такта каршында басып торган чаклар, контроль эш язгач түземсезләнеп билге көтүләр – һәммәсе истә. Күңел түрендә кадерле булып сакланган мәктәп елларына әнә шулай кайтып “төшкәлибез”.


Нәрсәсе белән кадерле соң ул еллар? Беренче чиратта, укытучылары беләндер, мөгаен. Аң-белем, тәрбия биргән мөгаллимнәрнең барысы да олы хөрмәткә лаек. Аларны кечкенәдән чиксез яратканга күрә, күңел кылларына салган орлыклар, мине дә укытучы булырга өндәде.


Мәктәп еллары артта калды... Мин АДПИның Чаллы шәһәрендәге башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы бүлеге студенткасы булдым. Институтны тәмамлап эшли башлавыма да хәзер инде күпме еллар узган... Тормыш сукмагын башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлап җибәргән идем, хәзер дә башлангыч сыйныфларны укытам. Балаларны өйрәтәм, алар белән үзем дә өйрәнәм... Ә башлангыч сыйныф укытучысы булу – үз өстеңә гаять зур җаваплылык алу ул! Хезмәт юлын юллама белән кечкенә авыл мәктәбендә башладым. Бер үзем, башлангыч мәктәп, каршымда бер көтү бала... Беренче укучыларым үзләре танып эндәшсә генә, аларны мин танымыйм да инде. Укыткан укучыларым, инде кайларга гына таралмады... Ә шулай да алар әле дә күңелдә, һәркайсы үзенчәлекле хатирәләр белән уйларны яңарта. Ә аларның дәвамчылары минем каршымда... Алар мине яшәртә, сөендерә, канатландыра...


Бүгенге көндә мин чын мәгънәсендә бәхетлемен. Бәхетле тормыш юлым, хезмәтем бар. Яраткан тулы гаиләм, балаларым миңа көч бирә. Тормышым маягы булып миңа терәк һәм таяныч булган тормыш иптәшемә мин чын рәхмәтлемен. Әле ярый ул барысын да аңлый... Кай арада балалар да үсеп буйга җиткән. Хәтердә бик тә хәтердә балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, урта һәм югары сыйныфлар. Кызымның беренче язмалары... Ул язмаган тема калмагандыр: сыйныфташлары, күрше-күлән, табигать, йорт хайваннары, үзара мөнәсәбәт... барысы турында да язарга тырышты. Миңа багышлап язган шигыре бүгенгедәй күз адымда.


Әнием!


Әнием, күз нурым!


Юлдашым, киңәшчем.


Күктәге яп-якты,


Син минем кояшым.


Иркәләп үстердең,


Бар эшкә өйрәттең.


Назладың һәм сөйдең,


Туры юл күрсәттең.


Бишек җырын җырладың,


Төннәрен йокламыйча.


Бер минутың да узмыйдыр,


Син мине уйламыйча.


Дөньядагы иң якын,


Син иң якты кояшым.


Иң-иң кадерлем булганың,


Син үзең дә тоясың.


Шушы шигырем сиңа,


Бәйрәм бүләге булсын.


Монда язылган теләкләр,


Барсы да чынга ашсын.


2010 ел – Укытучылар елы буларак хәтердә уелып калган. Шул уңайдан, укытучылар көне алдыннан, кызымның тагын бер язмасы матбугат битләрендә басылып чыкты. Шуны сезгә дә укытасым килә.


“Кешене белемле итү иң зур дәрәҗә, диләр бөек акыл ияләре. Акыллы, тәҗрибәле мөгаллимә балаларны киләчәк тормышка әзерли, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтә. Шуңа бик күпләр укытучыны әти-әнисе белән бер үк дәрәҗәгә куялар. Бу яктан мин икеләтә бәхетле. Нинди генә көндәлек борчу-мәшәкатьләр булмасын, ул һәрчак янәшәмдә, ярдәм итә, акыллы киңәше белән булыша. Замана укытучысы нинди булырга тиеш дип сорасалар, бер икеләнүсез – әнием кебек, дияр идем. Ул башкалардан әлләни аерылып та тормый. Тик үземне белә белгәннән бирле, әнием һәрчак ашыга, вакытның әһәмияте бала чактан ук аның йөрәгенә сеңгән. Эшенә бервакытта да соңга калганы булмады. Өйдә дә җитеш, булган, өлгер ул.


Авылыбызда мәктәпне тәмамлагач әнием Алабуга педагогия институтында укыган. Кулына диплом алып эшкә кайтуына да инде чирек гасыр вакыт узган. Балачактан сайлаган һөнәренә ул гомере буе тугрылыклы калды. Балаларны аеруча ярата ул. Башлангыч сыйныфларга белем бирсә дә, аның кулыннан килмәгән эше юк. Бик күпләр аның янына ярдәм сорап киләләр. Ул һәркемгә булыша, эшкә дәртләндереп канатландыра да белә.


Авыл кешеләре дә әниемне бик яраталар.Ул инде ике чакырылыш рәттән авыл җирлеге Советы депутаты булып сайланды. Үзенең тырыш хезмәте, акыллы һәм күркәм характеры белән авылыбызның, илебезнең киләчәген кайгырта, милләт өчен җан атып яши. Дөнья хәлләре белән кызыксына, мәгариф өлкәсендәге яңарышлар белән танышып бара. Шунысы сөенечле, еллар үзенекен итсә дә, ул заман тәлабен аңлый, аңа тиз яраклаша. Шуңа күрә мин аны үземнең дустым, замандашым һәм остазым итеп саныйм. Укытучы кулыннан күпме язмыш үтә. Укучылары тормышта үз урыннарын табып, яхшы хезмәт итсәләр, моннан да олы шатлык юктыр аңа. Ә бүген авылыбыз укытучылары үзләрен башкалардан өстен куймыйча, сабыр, тыныч холыклары белән хезмәт итәләр. Әгәр кулымнан килсә, аларның һәркайсына игътибарны нык арттырып, матди һәм рухи яктан тулы мөмкинлекләр булдырыр идем. Кыскасы, киләчәк өчен лаеклы чын кеше тәрбияли бит алар!”


Әй, гомер, әле генә кебек иде лә. Район газетындагы язманы укып, барысын да кабаттан искә төшердем. Ниләр генә булмаган да, ниләр генә кичерелмәгән! Ул еллар сиздермичә генә маңгайга сырлар, чәчләргә ак юллар сызгалап үткән ләбаса. Ә шулай да бик бәхетле бүгенге көнем.


Ярый, Аллага шөкер, балаларым бар, яраткан укучыларым, хезмәттәшләрем бар!


Йөрәгемне бирәм балаларга,


Бар күңелем биреп укытам.


Яхшылыклар гына хәтеремдә,


Авырлыкларны гел онытам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ