Логотип Магариф уку
Цитата:

Миләүшә Хафизова: Яшәтәсе, яшьнәтәсе килә

Авыл укытучысы... Кышларын белем нуры белән яктырган аклыкка төренеп; көзләрен, сары сагышка күмелә-күмелә, җимеш биреп утырган агачка охшагансың син.

Авыл укытучысы... Әле кайчан гына шушы туфракка тамыр җибәргән идең. Шуннан бирле, гомер йомгагын сүтеп, күпме уку еллары үтеп китте. Елмаюлар һәм күз яшьләре, шатлык һәм борчулар, җиңүләр һәм җиңелүләр – барысы да булды. Әмма беркайчан да бу һөнәрне сайлавыңа үкенмәдең, чөнки эшеңне, балаларны, шушы җирне бөтен барлыгың белән яраттың.

Хәер, аннан аерылырга җаең да юк синең. Җәй-көзләрен чөгендер, бәрәңге басулары көтеп тора. Җир җиләге кызарган болыннарда печән чабасың, юл кырыйларын чүптән арындырасың, ындыр табакларында ашлык җилгәрәсең. Иген чәчү дә, комбайн иярләү дә чит түгел сиңа. Авыл укытучысына әнә шулай укучылары белән бергәләп җирдә эшләп яшәргә язган.

Синең көнең башка авыл кешеләренеке кебек үк иртә таңнан башлана. Сыерыңны савып, иртәнге мәшәкатьләрне җайлап, мәктәпкә ашыгасың. Әле кайчан гына балаларны җилдән ышыклап; язгы пычрак, кышкы кар көртләрен ерып йөри идең. Хәзер инде өй белән мәктәп аралары ерагайды: кайчак дистә чакрымнарга җитә. Балалар сары автобусларда җилдерә, абый-апаларның да күбесе бер мәктәптән икенчесенә җиңел машинада ашыга торган заман килде.

Ә мәктәбеңдә сине гимназия-лицейлардагы кебек сайлап кына җыелган балалар көтми. Укучыларыңны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнәсең. Алар арасында көчлеләре дә, уртачалары да, йомшаклары да була. Шуларны имтиханга әзерләп (ә авыл кешесе, гадәттә, балага репетитор эзләми: үз укытучысы әйбәтләп укытырга тиеш!), елдан-ел күтәрелеп торган баллар планкасын үтәргә тиешсең.

Ә аннан ... Аннан синең бөтен җаныңны биреп укыткан балаларыңны таш кала көтә. Чеп-чи татар районында үсеп, “Апа, четверг татарча ничек була ул?” дигән сораулар белән гаҗәпләндерүче укучыларың туган тел чишмәсенең тәмен онытмасмы? Син әдәбият дәресләрендә салырга тырышкан рухи кыйммәтләрне саклармы?

Шулай унберенчеләргә “Һашимов урынында (Ркаил Зәйдулланың “Бу бишенче курс” хикәясеннән) булсагыз, шәһәрдә яратмаган кеше белән әзер квартирада калыр идегезме, әллә сөйгәнегез белән авылга китәр идегезме?” дигән сорау бирәм. Күбесе мәхәббәтне түгел, шәһәрне сайлый...

Кечерәкләренең дә дөньяга үз карашы бар. Җиденче сыйныфта М.Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлен укыйбыз. “Ерткыч хайваннар хаксыз, куянның гөнаһысы юк” дигән фикерне ишетәсем килә дә бит, юк, “Шул кирәк аңа, үзе гаепле, җебеп, куркып тормасын иде”, – диләр.

Болар – йөрәк белән түгел, акыл белән яши торган буын шул. Алар сине өйрәтәме, әллә син аларнымы?! Ә шулай да балалар янында ничек рәхәт! Дәрескә кергәч, өскә яуган кәгазь ташкыныннан качып, җиңеләеп каласың.

Ахыр чиктә, укытучының эш нәтиҗәсе имтихан баллары да, бәйге грамоталары да түгел бит. Иманлы, әхлаклы кешеләр укытып-тәрбияләп чыгаруга өлешең кергән; кешеләр сиңа газиз баласын ышанып тапшырган; аларны яратуың әти-әнисенең мәхәббәтенә тиң икән, юкка гына авыл җирендә тамыр җибәрмәгәнсең инде.

Нинди бәхет: янәшәңдә яшь укытучылар – дәвамчыларың бар. Алар шомырт чәчәгедәй ак өметләр, зәңгәр күктәй чиксез ният-хыяллар болытына уралган яшь үсентеләрне хәтерләтә. Болар департамент тикшерүе, оптимизация кебек заман җилләренә бирешми торган; кайчак кабыгы гына үзгәреп, эчтәлеге шул килеш калган; кайчак гаҗәеп авыр да, кызыклы да булган яңалыкларга омтылган; без һәм безгә кадәргеләр салган нигез ташларын да саклаган буын булыр, Ходай кушса. Шулай булмый хәле дә юк, чөнки аларга авыл мәктәбе дигән гүзәл дөньяны саклап яшәтергә, яшьнәтергә кирәк бит әле!

 

Миләүшә Рәфкать кызы ХАФИЗОВА, Әтнә районы Иске Өҗем урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Фото: "Татар-информ"

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ