Логотип Магариф уку
Цитата:

Заман белән бергә атлыйбыз

Роза Тәлгат кызы ХӘЙРЕТДИНОВА, Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысыЭш стажы – 21 елФедераль дәүләт белем бирү...

Роза Тәлгат кызы ХӘЙРЕТДИНОВА,


Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы


Эш стажы – 21 ел


Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү чорында мәктәп коллективы шактый зур проблемалар белән очрашты. Һәр мәктәптә инде биш ел яңа стандартлар буенча укытсак та, бу авырлыклар әле хәл ителеп бетте дип әйтеп булмый. Әлеге проблемаларны берничә төркемгә бүлеп карыйк. Беренчедән, педагоглар белем бирү системасының нигездән үзгәрүенә, дәресләр үткәрүдәге яңалыкларга әзер түгел иде. Ә Федераль дәүләт белем бирү стандартлары, чыннан да, бу өлкәдә зур үзгәрешләр кертте. Икенчедән, мәктәп директорлары һәм укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасарлары (җитәкчеләр) белем бирү процессы белән яңача идарә итүгә шулай ук әзер түгел иде. Өченчедән, яңа стандартлар укыту шартларына куйган таләпләр дә тулысынча бик сирәк мәктәптә генә үтәлгәндер. Күргәнебезчә, һәркем белем бирүне оештыру процессына яңача караш белән, бу эшне яңача оештырырга тиеш булды. Бу очракта зур җаваплылык мәктәп администрациясенә төште. Мәктәптә укыту эшчәнлеген оештыру укыту эшләре буенча директор урынбасары җаваплылыгында. Шуңа күрә мин үз өстемә зур эш йөкләнүен һәм бүген Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү чорында мәктәп эшчәнлеге нәтиҗәләренә минем нык җаваплы булуымны бик яхшы аңладым.


Эшне иң беренче Федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән танышудан һәм, әлбәттә, перспектив план төзүдән башладык. Башлангыч сыйныф укытучылары бу өлкәдә алдан баручылар булды. Эш төркеме төзелде, һәр педагогка аерым җаваплылык йөкләнде.


Укытучылар яңача укытуда булган авырлыкларны ничек җиңеп чыктылар? Һәм яңача укытуга күчеп беттеләрме әле? Минем шушы мәсьәләгә тукталасым килә.


Һәр эш теорияне өйрәнүдән башлана. Һәр укытучы белем күтәрү курсларында укып белем туплады, район, республика мәктәпләрендә үткәрелгән семинарларда катнашты. Курслардан яки семинарлардан кайткач, укытучылар үзара фикер уртаклашты. Сүз уңаеннан әйтеп үтәргә кирәк, укыту эшләре буенча директор урынбасарлары өчен Казан Федераль Университеты базасында үткәрелгән курслар минем өчен бик зур ярдәм булды. Әлеге курсларда алган белемнәр укытучыларда барлыкка килгән шактый сорауларга җавап бирде. Шулай ук Интернет челтәрендә мөмкин булганча яңалыклар табарга тырыштык. Ләкин үзең эшләп карамыйча, бернәрсәне дә тулысынча аңлау мөмкин түгел. Һәм әкренләп, иң беренче чиратта башлангыч сыйныф укытучылары, дәресләрен яңача үткәрә башлады.


Безнең мәктәптә шактый зур стажлы укытучылар (15 20 25 ел), аларга өйрәнелгән, күнегелгән системадан яңага күчү бик авыр булды. Конфуций юкка гына үзгәрешләр чорында яшәүнең нык авыр булуын искәртмәгәндер. Ләкин алга таба бару өчен үзгәрү мәҗбүри. Дәрестә укытучы – укучы эшчәнлеге тигез хезмәттәшлеккә корыла, укучы белем алуга омтыла, предмет укытучысы аңа юнәлеш бирә. Шушы гади генә тоелган хезмәттәшлекне җайга салу өчен укытучы психолог булырга тиеш, үзе укыткан предметны иң беренче чиратта үзе яратырга һәм предметына кызыксыну уята белергә тиеш. Укытучыга ярдәмгә укытуның актив методлары килә; эзләнү эшчәнлеге, проект эшчәнлеге укучыларны максатчанлыкка өйрәтә.


Сингапур методикасы структуралары да мәгарифкә бик вакытлы килеп керде. Күп кенә дәреслекләр бик уңайлы итеп төзелгән, алар укытучыга дәресне оештыруда шактый ярдәмгә килә. Шулай да укытучыдан бик зур вакыт, тырышлык, эшчәнлек таләп ителә. Предметлар буенча эш программасын тиешле таләпләргә туры китереп эшләп чыгу гына да (бу бит фәнни эш) ни тора! Дөрес, бүген мәктәпләрдә үз эшенә бирелгән, авырлыклар алдында туктап калмый торган чын укытучылар гына эшлидер. Укытучының никадәр компетентлы шәхес булуы сынала да инде бүген.


Минемчә, безгә киңәшләшеп эшләү, методик берләшмәләрдә эшнең җанланып китүе ярдәм итте. Предметлар буенча эш программаларын да киңәшләшеп бергә эшләдек. Ә менә технологик карталар төзүне без әле камилләштерәбез. Әйткәнемчә, алдан баручылар – башлангыч сыйныф укытучылары – төп мәктәп укытучыларына семинарлар оештырды, мастер- класслар үткәрде. Алар үткәргән “Башлангыч сыйныфлар атналыклары” башка укытучыларда да кызыксыну уятты, уңышларга юнәлтте. Шулай ук белем күтәрү курсларында булып кайткан укытучылар үзләре өйрәнгәнне хезмәттәшләренә җиткереп барды. Без инде ФДББС урта буынга кереп киткәнче үк дәресләрне шул таләпләр буенча үткәреп, ачык дәресләр биреп карадык. Төрле конкурсларда методик эшкәртмәләр белән катнаштык. Куанычлы нәтиҗәләр дә үзен озак көттермәде, иң зур шатлыгыбыз, мөгаен, физика укытучысы татар телендә төзеп җибәргән дәрес эшкәртмәсенең Мәгарифне үстерү институты тарафыннан үткәрелгән республика конкурсында I дәрәҗә диплом белән бүләкләнүе булгандыр. Бу җиңү безнең дөрес эшләвебезне раслады.


Шулай да без әле гел өйрәнү процессында. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укыган сыйныфларда укучыларның активрак, кыюрак, күп өлкәләрдә сәләтлерәк  булуын да сизәбез кебек. Димәк, без дөрес юлда. Тик әле эшлисе эшләр бик күп. Укучыларның белемен бәяләү системасы әле эшләнеп бетмәгән. Без предмет нәтиҗәләрен 5 баллы система белән бәялибез, ә менә универсаль уку эшчәнлеген бәяләүне үз югарылына җиткерәсе бар.


Укытучылар – белемле шәхесләр, оптимист кешеләр. Без, авыл укытучылары, укучыларыбыз белән гел янәшә, гел яшь, гел алга омтылабыз. Мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны да өйрәнеп, кабул итеп киләчәккә карап атлыйбыз. Бердәм дәүләт имтиханнарына, Төп дәүләт имтиханнарына күнектек, укучыларыбызны әлеге имтиханнарга психологик яктан да, предмет буенча белемнәрен раслау ягыннан да әзерли алдык. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү чорында барлыкка килгән проблемаларны да уңай хәл итеп бетерербез дип ышанабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ