Логотип Магариф уку
Цитата:

Заман белән бергә атлыйк

Гөлия Рәис кызы ШАКИРОВА, Зәй районы Югары Пәнәче төп мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы – 12 ел Нигә мин сайладым укытучы эшен?Сынарга үземдә сабырлык көчен!Нигә мин сайладым укытучы э...

Гөлия Рәис кызы ШАКИРОВА, Зәй районы Югары Пәнәче төп мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы – 12 ел 


Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Сынарга үземдә сабырлык көчен!
Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Исән-сау үссен дип һәр сабый кешем!

Мин – укытучылар династиясен лаеклы дәвам итүче бер мөгаллим. Әтиемнең абыйсы, бертуган апам белән абыем да – укытучылар, белем бирүчеләр. Сократ “Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк” дигән. Әтием дә миндә кечкенәдән әлеге кояшны күргән. Аның төпле киңәшенә колак салып, игелекле һөнәр иясе булдым. Һәр көн сөенеп-шатланып мәктәбемә барам, ныклы адымнар белән һаман югарыга үрмәлим.


Башлангыч класс укучылары һәр яңалыкны отып бара. Шуңа күрә укучыларны кызыксындырыр өчен төрле презентацияләр кулланып, кызыклы, җанлы, заманча дәресләр үткәрергә тырышам. Адәм баласы аралашмый яши алмый. Иҗади үстерешле укыту технологиясе сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Алар актив, аралашучан, үзләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. “Укытучы һөнәре өлге буенча була алмый, укытучы заман таләбеннән артта кала алмый. Гомерен аңа багышлаган кеше, үзе тәрбияләгән балаларда күрергә теләгән барлык сыйфатларга да иң беренче чиратта үзе ия булырга тиеш. Яңа кеше бары тик яңа кеше тарафыннан гына тәрбияләнә ала. Укытучы – балаларның киләчәк турындагы якты хыялларын чынга ашырырга килгән киләчәк кешесе ул”. Әлеге канатлы сүзләр күренекле педагог Ш.А.Амонашвилиныкы һәм алар һәр башлангыч класс укытучысының девизы булырга тиеш дип уйлыйм мин.


Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк бездән зирәклек күрсәтүне, укыту- тәрбия эшенә яңача карау юнәлешендә даими эзләнүне сорый. Бу хакта Ризаэтдин Фәхретдин “Һәрбер кешенең вә һәрбер милләтнең бәхетле булуларының төп сәбәбе – гыйлемдер. Ашлыклар өчен яңгыр никадәр кирәк булса, адәм баласы өчен дә гыйлем шулкадәр кирәкледер.... Шуның өчен сез дә гыйлем өйрәнегез һәм балаларыгызны да гыйлем юлына салыгыз...” – дип әйткән.


Авылыбызда балалар бакчасы булмау сәбәпле, балалар I сыйныфка тулы әзерлекле булып килмиләр. Ике классны бергә укытканда андый укучылар белән кыенлыклар туа. Шуңа күрә хәзер 5 яшьләре тулган балалар белән әзерлек эшләре алып барабыз. “Перспектива” укыту-методик комплексына күчү дә бераз уңайсызлыклар тудырды. Бу дәреслекләр җитмәү, методик ярдәмлекләр булмау белән бәйле. Мәктәпләргә дәреслекләр кайта, әмма дәреслекнең дәфтәрләрен ата-аналар сатып алырга мәҗбүр.


“Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала” дип яза Роберт Кеннеди. Укытучы эшчәнлегендә уңышсызлыклар булмый тормый, бары тик алардан курыкмаска, вакытында күрә һәм төзәтә белергә кирәк. Минут саен үзгәреп торган бу фани дөньяда замана сулышын эләктерергә тырышасың. Хәзер замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ