Логотип Магариф уку
Цитата:

Заман укытучысы – тәрбияче дә, психолог та

Лениза Динәвис кызы ФӘТТАХОВА,Актаныш районы Богады төп мәктәбенең технология укытучысы. Эш стажы – 21 ел.Укытучы кайда гына хезмәт куймасын каладамы, сала җирендәме, максаты бер үк: балаларга белем һ...

Лениза Динәвис кызы ФӘТТАХОВА,
Актаныш районы Богады төп мәктәбенең технология укытучысы. Эш стажы – 21 ел.

Укытучы кайда гына хезмәт куймасын каладамы, сала җирендәме, максаты бер үк: балаларга белем һәм тәрбия бирү. Әмма әлеге максатны тормышка ашыруда һәр икесенең юнәлеше, эш алымнары, методикасы чагышмаска мөмкин. Минем язмамда сүз икенчесе хакында барыр.


Ышанып әйтә алам, хәзер дә укытучы авыл җирендә иң культуралы, җаваплы һөнәр булып кала һәм ул – “авторитет”. Дөрес, әлеге титулга ия булыр өчен укытучыга бик күп хезмәт куярга, тырышырга, көч түгәргә кирәк.


Яңа заман технологиясе укытучыга белем бирү процессында өстәмә материаллардан файдалану көткән нәтиҗәгә ирешү өчен уңайлыклар тудыра. Ул һәркем өчен куллана алырлык та, вакытыңны гына җиткер. Ә вакыт төшенчәсе авыл укытучысына бик кадерле. Иртә таңда эшкә киткәнче хуҗалыкта барысына өлгерергә, дәресенә җитешергә, дәресләрдән соң тагын хуҗалыкта кайнашырга кирәк. Проблемалары ел фасылларына карап үзгәреп кенә тора. Әмма бу һич кенә дә кызгандырырга да, уфтанырга да сәбәп була алмый, аның бит иртәгә тагын дәресенә, укучыны кызыксындыра алырдай, тәрбия сәгатьләрендә тормыш белән бәйләп аңлатырдай материал әзерлисе бар. Мәктәп дәреслекләрендә бирелгән материал белән генә заман укучысын хәзер шаккаттырып булмый. Чөнки ул яңа заман баласы, гаиләсендә баласы белемле булсын өчен бар мөмкинлекләрне тудыручы, бар булганын бирергә әзер торучы аның әти-әнисе бар. Чөнки аның ОГЭ, ЕГЭ сынауларын үтәсе бар. Чөнки әле аның тормыш сынауларына әзер торырлык шәхес тәрбиялисе бар. Чөнки әле аның укыткан укучыларының югары уку йортына кереп зур кеше буласы бар. Ата-ананың укытучыга булган таләбенең иң зурысы да – шулдыр, аның бердәнберен, бәгырь җимешен генә кеше итсен!


Мәгариф системасы һәрчак үзгәрештә. Яңа технологияләр, чит илләр тәҗрибәсе, яңа стандартлар... Яңалыкларның берсеннән дә авыл мәктәбе читтә кала алмый. Хәзер электрон укыту системасы гамәлдә. Ә ул төгәллекне, тизлекне, хәбардарлыкны ярата. Чөнки белем бирү системасы уку йортының размерына да, ара ераклыгына да карамый, бар җирдә бер төрле. Әле тагын син әлеге һөнәрне сайлагансың икән, ышанып эшкә алынгансың икән инде, әйдә тырышып хезмәт куй, әгәр инде булдыра алмыйсың икән урыныңны башкаларга бир. Күпме дипломлы укытучы эшсез ята әнә. Матур яңгырашлы “Оптимизация” җилләре гаепле аларның базарда, төзелештә һәм тагын бик күп хезмәт урыннарында көч куюларына. Авыл укытучысының иң сызлаган урыныр да инде ул. Гаеплеләрне эзләүдән дә файда юк. Авыл җирендә хәзер гаиләдә бер, ике бала, иң күп дигәне дә өчәү. Класс саен биш-алты бала. Үзеннән үзе гомумиләштерү проблемасы килеп туа да инде.


Авылда азкомплектлы мәктәптә 11 ел башлангыч классларда укытканнан соң, бала саны аз булу сәбәпле мәктәп ябылып, үзем дә шул хәлдә калдым. Ярый әле 7 чакрым ераклыкта тугызеллык мәктәптә эш табылды. Дипломны да бик тиз алмаштырып куйдым. Дүрт ел дәвамында тырышып үзләштергән башлангыч сыйныфлары укытучысы дигән зәңгәр тышлы таныклык янына, ел ярымда укып, имтихан тапшырып, “Технология” фәннәре укытучысы булдым. Бу да заман таләбе.


Кала укытучысының ничектер белмим, әмма авыл укытучысының тагын бер өстенлекле ягы бар. Укучылары мәктәп тәмамлап зур кеше булалармы, яисә авылда калып тракторист, шофер һөнәрен үзләштерәләрме – алар укытучының уң кулы. Бары аларның күңелләрендә сиңа карата хөрмәт хисе генә булсын: бакчаңны да сөреп чыгаралар, печәнеңне дә алып кайтып бирәләр, тиз генә район үзәгенә дә алып барып кайтырга мөмкиннәр. Шул чакларда көтелмәгән яхшылыктанмы, яисә тәрбия агачының җимешләре тәменнәнме болай да нечкә күңел тагы да нечкәрә төшә, хезмәтем юкка китмәгән икән бит дигән сөенеч күңелне иркәли.


Әйе, заман укытучысы белем бирүче генә түгел, ә талантлы тәрбияче дә, психолог та булырга тиеш. Бу төшенчәләрне үлчәү тәлинкәсендәгедәй тигезләп алып барганда гына заманга ияреп була, тигез урында түмгәк булып яшәмәгәнлегеңне дә аңлыйсың.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ