ЯҢАЛЫКЛАР
-
2025/26 уку елына мәктәпләр өчен методик тәкъдимнәр эшләнде
В.С.Леднев исемендәге укыту эчтәлеге һәм методлары институты 2025/26 уку елында предмет фәннәрен укыту үзенчәлекләре турында инструктив-методик хатлар әзерләгән. Эш Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча башкарылды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Елмай» балалар паркында совет мультфильмнары күрсәтеләчәк
Бу шимбәдә, 16 августта, казанлыларны гаиләләре белән совет мультфильмнарын карарга чакыралар. «Елмай» балалар паркы сәхнәсендә шәһәр халкына «Котенок по имени Гав» һәм «Похитители красок» кинокартиналарын күрсәтәчәкләр.
-
Иң оста биючегә – 300 000 сум! «Бию көрәше» җиңүчесен билгеләячәкләр
29 август көнне кичке сәгать алтыда Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының 5 еллыгы уңаеннан оештырылган «Бию көрәше конкурсының финалы узачак. Шарт буенча бәйгедә профессиональ булмаган биючеләр, ягъни татарча оста биюче гади халык катнаша. Финалга узганнар исә берничә турдан торган сынауларда үзара ярышачак.
-
Август киңәшмәсе Иннополис шәһәрендә үтәчәк
Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 22 августта Югары Ослан районының Иннополис шәһәре И.А.Попов исемендәге Технопаркта узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
Рөстәм Миңнеханов КФУда яшь педагоглар һәм галимнәр белән очрашты. Фоторепортаж
13 августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КФУда яшь педагоглар һәм галимнәр белән очрашты.
-
Татарстан Рәисе яшь педагогларга һәм галимнәргә зур өметләр баглый
13 августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КФУда яшь педагоглар һәм галимнәр белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов педагогларны, галимнәрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашуда бик күпләрне борчыган мәгариф учреждениеләренә яшь белгечләрне җәлеп итү мәсьәләсе дә күтәрелде.
-
Болгарга булачак археологлар җыелды
Болгарда 12–25 август көннәрендә ХІІ Болгар халыкара археология мәктәбе уза. Чараны ТР Фәннәр академиясенең А. Халиков исемендәге археология институты, Болгар музей-тыюлыгы һәм халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты (Сәмәрканд шәһәре, Үзбәкстан Республикасы) тарафыннан «Ватан тарихы» фонды ярдәмендә оештырыла. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел мәктәп программасы археологик артефактларны реставрацияләү һәм консервацияләүнең заманча технологияләренә багышланган.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең төп музее ачылды
Республикабызда узган гасырда ук мәгариф өлкәсенә багышланган музей эшләп килде. Билгеле сәбәпләр аркасында аның ишекләре ябык торган чаклары да булды. Ниһаять, 13 августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында заманча музей ачылды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәпләрдә кайнар ризык бәясе артырга мөмкин
2026 елда Татарстан мәктәп ашханәләрендә кайнар туклануның уртача бәясе көненә 69,4 сумнан 77,7 сумга кадәр артырга мөмкин. Республика хөкүмәтенең тиешле карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Михаил Девятаев күргәзмәсе ачыла
15 августта Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында — Татарстан Республикасы Милли музее филиалында — Михаил Девятаев хәтер фонды катнашында төзелгән күргәзмә проекты тәкъдим ителә.
-
Түбән Камада химия укытучылары форумы узды
Түбән Камада ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан Сибур белән берлектә үткәрелгән «Заманча белем бирү чынбарлыгы шартларында химик белем: стратегияләр, өстенлекләр һәм бурычлар» педагогик форумы узды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәскәүдә Татарстан Республикасының мәдәният көннәре
15–21 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасының традицион мәдәният көннәре узачак. Оештыручылар – ТРның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, ТР Мәдәният министрлыгы. Чаралар «Татаркино» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «Иллюзион» кинотеатры, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү шәһәренең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе, «Татмедиа» АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты ярдәмендә үткәрелә.
-
Авыл укытучыларын зур бүләкләр көтә
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе белән берлектә «Авыл укытучысы – 2025» бәйгесен игълан иткән иде. Бүген, 12 август, аның I турына нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы конкурска быел 100 дән артык эш килде. Жюри шулардан 48 конкурсантны II турга катнашу өчен сайлап алды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Студентларның стипендиясе артамы?
Татарстанда бакалавриат, магистратура һәм белгечлек программалары буенча укучы студентларның стипендиясе 2 263 сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу ставка 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Татарстан Министрлар Кабинетының әлеге карары ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
2025/26 уку елы графигы оештыру буенча тәкъдимнәр билгеле
Россия Мәгариф министрлыгы РФ субъектларына 2025/26 уку елы графигы оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрде.




