Логотип Магариф уку
Цитата:

Норма мәктәбендә – яшь кулибинчылар җыены

«Мәгариф» журналы 2009 елдан бирле, Татарстан уйлап табучылар һәм рационализатор җәмгыяте белән берлектә, «Яшь кулибинчылар» бәйгесе үткәреп килә. Елның-елында иң күп катнашучылар Балтач районыннан, а...

«Мәгариф» журналы 2009 елдан бирле, Татарстан уйлап табучылар һәм рационализатор җәмгыяте белән берлектә, «Яшь кулибинчылар» бәйгесе үткәреп килә. Елның-елында иң күп катнашучылар Балтач районыннан, аның да әле йөз еллык тарихы булган Норма урта мәктәбеннән.


SONY DSC SONY DSC

Әйтик, узган елгы бәйгедә әлеге мәктәптән 16 укучы үзен XXI гасырның яшь кулибинчысы булуын исбатларга җөрьәт итте. Башка елларны да иң актив катнашучылар Норма мәктәбеннән була иде. Моңарчы әлеге бәйгенең Арча Яңа Кенәр, Түбән Мәтәскә урта мәктәпләрендә үткәрелгән йомгаклау конференцияләрендә катнашып, шактый тәҗрибә дә тупларга өлгергәннәр иде инде. Фәнни җитәкчеләре – мәктәпнең югары квалификация категорияле физика укытучысы, үзе дә үтә тынгысыз, башкаларны да уйланырга, эзләнергә, яңалыкны табарга этәрә белгән Рузилә апалары Низамиева киңәш-табышын биреп, ярдәм итәм дип торганда «Интеллект» фәнни җәмгыятендә ничек шөгыльләнмисең, ди инде?! Шулай да күпләп катнашсалар да, конкурсыбызда моңарчы Норма мәктәбе укучыларының җиңүче я призерлар булып таныла алганнары юк иде әле. Арча, Менделеевск, Кукмара, Мамадыш төбәкләренең яшь кулибинчыларыннан киммени әллә алар!? Гел-гел шулай урталыкта сөйрәлмәсләр бит инде! Диалектика законнары буенча санны ничек сыйфатка әверелдерергә?


SONY DSC SONY DSC

Үзара уйлашкач-киңәшләшкәч, алар республикабызның күренекле галимнәрен, рационализаторларын чакырып, үз мәктәпләрендә «Яшь кулибинчылар» дигән фәнни-гамәли конференция үткәрергә кирәк дигән фикергә киләләр. Әйткән сүз – аткан ук, диләр бит. Эшне озакка сузмыйча, ныклап хәстәрен дә күрәләр. Күрше-тирә мәктәпләрнең дә яшь уйлап табучыларына да анда катнашырга чакырып мөрәҗәгать итәләр. Казаннан мәртәбәле кунаклар да чакыру ала. Һәм менә, ниһаять, Норма мәктәбе районның иң көчле яшь уйлап табучыларын үзгә конференциягә җыйды. Балтач, Норма мәктәпләре, Салавыч лицее укучыларының иҗат җимешләренән төзелгән күргәзмә дә, «Интеллект» фәнни оешмасы эшчәнлеген яктырткан докладлар да, конференция кунаклары – Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты Мөхәммәт ага Әюпов, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә ханым Биктимерова, игенчелек өлкәсендә уйлап табуга патенты булган агроном якташлары Нәсих абыйлары Гыймадиевның кыймммәтле киңәшләре конференциянең күркәм бизәге булды. Норма урта мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары, Смәел урта мәктәбенең физика укытучысы Рөстәм Расил улы Мөхәммәдиев белән Норма мәктәбе директоры Фәрт Газыйм улы Хаҗиев башкарган җырлар укучыларның фәнни чыгышлары белән үрелеп барды.


SONY DSC SONY DSC

Конференция эшендә катнашкан Балтач районы мәгариф бүлеге методисты Гөлсинә Фазыл кызы Гатауллина Норма мәктәбендә үткәрелгән җыенның укучыларны күпкырлы шәхес буларак тәрбияләүдә гаять уңышлы эш алымы булуын билгеләп узды.


Роза ҺАДИЕВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ