“Өлкәннәр булдыра алмаганны балалар эшләячәк”

Ил җитәкчелеге шуңа өметләнә. Нәкъ менә шуның өчен дә балаларны белемле итүгә күп көч һәм акча тотыла. Заман техникасы һәм технологияләре, аларның файдасы һәм зыяны, киләчәк һөнәрләре – “Гаилә һәм мәктәп” журналының март саны менә шушы темаларга багышлана.

тышлык март ЭПЯхшы мөгаллимнең укучысы үзеннән остарак була, дигән гыйбарә бар. Моңа ышансаң, бүгенге информатика укытучыларыннан да шәбрәк мөгаллимнәр юктыр. Заман техникасын укучылар «су урынына эчә». Бу шартларда укытучылар аларны нәрсәгә өйрәтергә тиеш? Дәрестә үзләштергән күнекмәләрнең тормышта кирәге чыгамы? Журналистлар, укучылар һәм укытучылар белән берлектә, шул турыда уйлана.

Бүген балалар өчен әллә никадәр технопарк, стем-үзәкләр эшли. Анда йөрүче үсмерләр нәрсәгә өйрәнә? Моны “Көтүченең кирәге юк” язмасыннан белә аласыз. Шулай ук “ГМ” журналистлары сезне “ак якалылар” гына яши торган Иннополис шәһәре буенча сәяхәткә чакыра.

«Укучыларга интернетлы гаджетлар куллануны тыярга!» – Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов күптән түгел әнә шундый тәкъдим белән чыкты. Заман техникасының зыяны күбрәкме, әллә файдасымы? Әлеге сорауга редакция белгечләр белән бергәләп җавап эзләде.

Күбебезнең әле кичә генә рәтләп сөйләшә дә белмәгән сабые урамнан әдәпсез сүзләр «ияртеп» кайткалый. Әлбәттә, башта мондый көтелмәгән хәлдән югалып калабыз. Бу очракта нишләргә? “Аты-юлы белән…” язмасында – психолог киңәше.

Язмышмы, ялгышмы, әти-әнисеннән аерылып, әби-бабай тәрбиясендә үсүче балалар бар. Картлыкка бирешмичә, үзләреннән артык күреп оныкларын тәрбияләгән дәү әниләр, дәү әтиләр дә очрый. “Әни түгел, әби!” язмасында шундыйларның тормышлары турында сөйләргә булдык.

Баланың ашыгып, кабаланып, авазларны йотып сөйләвенә күп ата-аналар игътибар бирми. Янәсе, үсә-үсә җайланыр, сөйләме матураер, дип уйлый. Ләкин сөйләм анык, камил булмаса, баланы укытучы аңламаска, ә яшьтәшләре аннан көләргә мөмкин. Ата-ана бу проблеманы вакытында хәл итәргә тиеш, дип саный логопед һәм журнал укучыларга үзенең киңәшләрен бирә.

Балалар үстереп тә курчак театрына бармаган гаилә юктыр ул. Ә менә үзең ике бала әтисе булып, шул театрда курчаклар да уйнатсаң, бик әкәмәттер кебек. Курчак театры артистларын урамда күреп танымаулары табигый, алар йә курчаклар артында күләгәдә эшли, йә гримга буянып яшь тамашачы алдына чыга. “ГМ” журналы әнә шундый артист – “Әкият” дәүләт курчак театрында эшләүче, күп кенә халыкара фестивальләрдә җиңү яулаган Дилүс Хуҗиәхмәтов гаиләсендә кунакта булып кайтты.

Авыру файдага түгел. Бу вакытта сәламәтлек какшау белән бергә, кесә дә «юкара». «Больничный»га китүнең нечкәлекләре белән “Алырга микән, алмаска микән?” язмасыннан танышырга була.

Балага инвалидлык яки үлем белән яный торган диагноз куелганда, ата-аналар ниләр кичерә, бу сынауны җиңү өчен рухи көчне каян алырга тиеш? «ГМ» менә шундый авыр темага мөрәҗәгать итә. Моңа редакциягә укучыбыздан килгән бер хат сәбәп булды. “Бәхетсезләр бәхете” язмасы барыбызны да уйланырга мәҗбүр итәр, дип ышанабыз.

Шактый өлкән яшьтәге ир-ат биш яшьләр чамасындагы бала белән кибеттә өс киеме сайлый. Сатучы кыз малайга: «Дәү әтиең бик ярата икән үзеңне», – дип әйтеп куйды. Ә малай: «Ул миңа дәү әти түгел, әти!» – дип чәчрәп чыкты. Соңлап тапкан бала – күкләрдән иңгән бәхетме, әллә киресенчә, гомер көзенә аяк басканда өстәмә мәшәкатьме? “ГМ” журналисты шул турыда уйлана.

Һәр фасылның үз чире бар. Яз-көз айларында салкын тию, үпкә ялкынсынуы еш күзәтелә. Пневмония балалар өчен ни дәрәҗәдә куркыныч? Дәвалау ысуллары нинди? Тәҗрибәле табиб шул хакта сөйли.

Игътибар! Яңалык! “ГМ” журналында нәниләр өчен махсус сәхифә барлыкка килде. Балаларны “Уен бүлмәсе”нә дәшәбез!

Моннан тыш журналның март санында сабыйга исем кушу серләре, балалар белән ничек аралашырга кирәклеге турында дини караш, көрәш төрләренең берсе булган самбо хакында кызыклы язма белән дә танышырга мөмкин. Хәзер сез, “ГМ” журналын укып, республика яңалыкларын гына түгел, бөтен дөнья хәбәрләрен белә аласыз. “Кайда? Кайчан? Нәрсә?” сәхифәсе – яңа форматта!

“ГМ” журналы үз укучыларына берничә кызыклы бәйге дә тәкъдим итә әле. Җиьүчеләрне, әлбәттә, бүләкләр көтә. Журналны укыгыз, бәйгеләрдә катнашыгыз, бүләкләр отыгыз!

Добавить комментарий