Олуг профессор

 Бүген табиб, этнограф һәм төбәк тарихчысы, медицина докторы Карл Фуксның тууына 240 ел (1846 елда вафат)

 К.Фукс 1776 елда Рейн елгасы буендагы бәләкәй генә Герборн каласында профессор гаиләсендә туа. 4 ел буе Герборн академиясендә укый. Геттинген һәм Марбург университетларында лекцияләр тыңлый, соңгысында аңа медицина докторы дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. Аннары ул, практика узучы табиб буларак, Россиягә килеп чыга. 1804 елда Карл Фуксны Кытайга тәгаенләнгән Россия илчелеге составына медик итеп алалар. Әлеге илчелекнең бару юлы Казан аша үтәргә тиеш була. Бәхеткә, К.Фукс Казанда тоткарлана һәм… гомергә шунда кала.

1805 елның 4 сентябрендә Карл Федорович Казан Император университетында яңа ачылган табигать фәннәре тарихы һәм ботаника кафедрасы профессоры итеп билгеләнә. Казан университетында табигать белеме фәнен өйрәнә башлауга нигез сала, җирле яшь натуралистлар мәктәбен оештыра. Ул үз лекцияләрендә Казанда ботаника бакчасы булдыру башлангычын күтәреп чыга. Нәтиҗәдә, 1806 елның язында университет ишегалдындагы тау битендә әлеге бакчага нигез салына да. К.Фукс ботаника бакчасы өчен үз акчасына күпләп үсемлек орлыклары алдырта.

1819 елда аңа патология, терапия һәм клиника кафедрасын оештыру йөкләнә. Икенче елны ук ул, бу эшне башкарып чыгып, студентларга анотомия, физиология һәм суд медицинасы буенча лекцияләр укый башлый. Соңрак К.Фукс табиблык бүлеге (ул чакта медицина факультеты шулай дип йөртелгән) деканы итеп сайлана.

Карл Федоровичның медицина өлкәсендәге эшчәнлеге Казанга килеп, гимназия хастаханәсе табибы итеп билгеләнүгә үк башлана. Аның турында “Искиткеч яхшы савыктыручы” дигән дан-шөһрәт сүзе тирә-юньгә тиз тарала. Татарларның үз өйләренә чакырган беренче табибы була ул. К.Фукс үзе дә, татар халкының көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен күбрәк белү ниятеннән, яшәр өчен йортны Иске Татар бистәсеннән сайлап ала. Казан морзалары гаиләсеннән чыккан, соңыннан күренекле шагыйрә буларак танылган Александра Апехтинага өйләнә. Тора-бара Фукслар йорты бөтен Казан каласының мәдәни тормышы үзәгенә әйләнә.

 К.Фукс Казан татарларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен кызыксынып өйрәнә. Аның “Статистик һәм этнографик күзлектән чыгып караганда Казан татарлары” дигән китабы бүгенгәчә зур кызыксыну уята.

Фоторәсемнең чыганагы: www.topauthor.ru

Добавить комментарий