Логотип Магариф уку
Цитата:

Рафис Борһанов: «Татар теле буенча бердәм республика имтиханында катнашачакмын»

Республикакүләм ата-аналар интернет-җыелышында «Имтиханга теләп барып буламы» дигән темага сөйләшү булды. Очрашу барышында ТР премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов им...

Республикакүләм ата-аналар интернет-җыелышында «Имтиханга теләп барып буламы» дигән темага сөйләшү булды. Очрашу барышында ТР премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов имтиханнар тапшыру турында үзенең фикерләрен җиткерде.


DSC_0011


 – Дөресен әйтергә кирәк, мин үзем шәхсән  Бердәм дәүләт имтиханнарына катнашып караганчы,  фикерем башкача  иде. Үземнең балалар имтиханга әзерләнгән вакытта, аларның эшләрен карап, кайбер сорауларга үзем  җавап биргәндә дә авырлык туа иде, чөнки тест сорауларына берничә төрле җавап туры килергә мөмкин, һәм алар икесе дә дөрес кебек. Минем төп максатым – имтиханнарны тапшыру процессы белән танышу булды. Шуңа да рус теле буенча имтиханда катнашып, үз көчемне сынап карадым. Мәсәлән, безгә теркәлү барышы озак тоелса, укучылар аны күп тапкырлар кабатлаганга күрә, тизрәк һәм җайлырак эшли. Әгәр укучы үзенең белеменә ышанып керә икән, имтиханны уңышлы тапшырачагына шик юк. Рус теле буенча имтихан бирдем, алга таба татар теле буенча да катнашачакмын,- диде Рафис Борһанов.DSC_0003


Сүз уңаеннан, 17 апрельдә Татарстанда мәктәп укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырачак. Оештыручылар фикеренчә, әлеге акциядә катнашып, әти-әниләр бердәм республика имтиханы турында тулырак мәгълүмат алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ