Логотип Магариф уку
Цитата:

Рафис Корбан: «Татар теле дәресләре кыскартылган очракта милләт зыян күрәчәк!»

Фото Татарстан язучылар берлеге сәхифәсеннән алындыТатар теле язмышы халкыбызның төрле катлауларында нык борчылу уятты. Барыбыз да бу мәсьәләнең тизрәк һәм уңай якка хәл итүен көтә. Мондый очракта ка...

Фото Татарстан язучылар берлеге сәхифәсеннән алынды Фото Татарстан язучылар берлеге сәхифәсеннән алынды

Татар теле язмышы халкыбызның төрле катлауларында нык борчылу уятты. Барыбыз да бу мәсьәләнең тизрәк һәм уңай якка хәл итүен көтә. Мондый очракта каләм әһелләре дә читтә кала алмый. Шуңа күрә аларның фикерләрен белешергә булдык. Укучыларыбыз, сез дә «Фикерең белән уртаклаш!» акциясендә катнашырга теләсәгез, lgaile@bk.ru адресына язып җибәрә аласыз. Безгә һәр фикер мөһим!


Бүгенгә игътибарыгызга балалар шагыйре, драматург, бик күп китаплар авторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе буларак таныш Рафис ага Корбан фикерләрен тәкъдим итәбез.


– Рафис ага, иҗатыгызда  милләт, тел язмышы мәсьәләләрен еш күтәрәсез...


Мин үз иҗатымны тулысынча милләт язмышын кайгыртуның бер үрнәге дип саныйм. Чөнки нигездә балалар өчен иҗат итәм: шигырьләр, балалар театрлары өчен пьесалар язам. Алар татар телен бакча яшеннән өйрәнеп үссеннәр өчен тырышам. Ә инде милләт, туган тел, аны саклауга кагылышлы әсәрләремә килгәндә, әле үзгәртеп кору еллары башында ук Татарстан радиосының балалар өчен тапшырулар редакциясендә «И туган тел» дигән тапшырулар циклы алып бардым. Бу тапшыруларда күтәрелгән мәсьәләләргә мәгариф министрлыгының кайбер җитәкчеләренең эче поша иде. Шуларның берсе Флера Илдарханова хәтта мәктәп директорларына мине мәктәпләргә якын җибәрмәскә дигән күрсәтмә бирүгә хәтле барып җитте. Бу ханым әле исән-сау, бу хакта хәтерлидер...


Татар шагыйрьләреннән иң беренче булып бу темага багышланган шигырьләр иҗат иттем дип саныйм. Илһам Шакиров тәкъдиме белән 20 гасыр башындагы күтәрелеш шаукымында чыккан «Шәкерт садәләре»н нигез итеп «Уян, татар!» дигән җыр яздык. Илһам абый аны 1989 елда ук җырлап, радио студиясендә магнитофон тасмасына яздырды. Бу җыр ул елларда дөньяның татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә, илләрендә милли гимныбыз булып яңгырый башлады һәм әле бүген дә яратып җырлана.


Укучылар игътибарына милләт, тел язмышы белән борчылып иҗат иткән берничә шигыремне тәкъдим итәргә телим.


 


Халкыма


Син, Шәрыктән күтәрелеп,


Бар дөньяны актардың.


Аурупага барып чыкты


Синең чаптар атларың.



Яшәдең, һуннар булып та,


Кыпчак һәм хазар булып.


Болгар булып эзең калды,


Яшисең татар булып.



Тагын ничек аталырсың?


Язмышың синең кырыс.


Татар күзе белән бага


Дөньяга күпме урыс!



Сиңа урыс булырга да


Язды микәнни язмыш?


Аһ, минем шөбһәле уем,


Берүк була күр ялгыш!



Минем бу саташкан уем


Килә гасырлар аша.


Татар урыслашамыни?


Урыс бит татарлаша!



Телемнән минем көлсә дә,


Бельмес, дип, каля-баля,


Бу минем бәлам түгел бит,


Бу бәла – гомум бәла!



Аның бу саташкан уе


Килә гасырлар аша.


Татар урыслашамыни?


Урыс бит татарлаша!



Шатлыгыннан ник сикерә?


Эшләре аның хәтәр!


Теленнән язган татар ул,


Дененнән язган татар!



Әй минем каргалган халкым,


Каралган халкым минем!


Сине урыс дип атарга


Юктыр ла хаккым минем.



Тик күреп бүген хәлеңне,


Дәшмичә кала алмам.


Урыслашкан татарыңны


Ярлыка, газиз Аллам!


                               2002


                                


                *   *   *


Шагыйрьләр – тел сакчылары, имеш.


Кемгә кирәк синең шигырең?


Эшкуарлар хәзер мәйдан тота,


Акча куып сыза гомерен.



Милләтең дә кирәк түгел аңа,


Мөһим түгел аңа динең дә.


Авылына кайтып мәчет сала,


Дога кыла кяфер телендә.



Иван белән рифмалаша Иман,


Бетеп бара телнең кадере.


Шагыйрьлегең синең кемгә хаҗәт,


Булмаганда шигырь әҗере.



Тик ялгышам бугай, шагыйрь дустым,


Дөнья тынгач соңгы туйдан соң,


Бар шул әле синең шигырь белән


Кабер ташын язып куясың.


                         3 март, 2015




Татар иле


Ник бу кадәр сибелгән дә,


Таралган шулай татар?


Бар микән соң бу Рәсәйдә


Татар булмаган яклар?



Тын океан ярларыннан


Балтыйкка кадәр җирләр


Һәммәсе татар җире күк,


Һәммәсе безнең илләр!



Һәркайда татар мәкаме,


Һәркайда татар моңы.


Кытайга барып чыксам да


Очратам татарымны.



Ә Рәсәйме? Рәсәйнең һәр


Урысын кырып бак, бар!


Корым астыннан ялтырап


Килә дә чыга татар!



Урыс иле көчәйсен дип,


Күпме көч куйган татар!


Сибелгән дә, таралган да,


Үз илен җуйган татар.


                  19 сентябрь, 2013



– Татар теле тирәсендә килеп чыккан вәзгыятьтә мәктәпләрдә туган телебезне саклап калу өчен нишләп була? Татар теле кыскартылган очракта кем күбрәк зыян күрәчәк: укытучылармы, укучылармы?


Татар теле дәресләре кыскартылган очракта милләт зыян күрәчәк. Димәк, укучылар да, укытучылар да... Соңгы елларда чит төбәкләрдә еш булырга туры килде. Россиядә барлык милли республикаларда да шушы хәл. Илдә милләтләрне бетерү сәясәте баш калкытты. Бу бөтен дөньяда барган глобализация нәтиҗәсе. Глобализация ул икътисадны бәлки үстерәдер дә. Ләкин анысы да аерым байлар мәнфәгатен генә кайгырта. Ә инде мәгариф һәм мәдәнияткә килгәндә, матди җитештерү белән шөгыльләнмәүче, бюджет хисабына гына яшәп ятучы бу «әрәмтамак» тармаклар кешелек җитештергән барлык матди байлыкларның хуҗасы булган глобалист миллиардерлар өчен зур бер баш авыртуы. Алар өчен һәр баланың урта белем алып, югары уку йортларына керүе дә, халыкның милли-мәдәни ихтыяҗларын кайгырткан мәдәният учреждениеләре дә кирәк түгел. Үз балалары укып, алар туплаган байлыкларның варисы булса, шул җиткән. Ә инде милли телләрдә укытуга килгәндә, дөньяда шулай ук иң күп таралган биш-алты тел калса, глобализация тарафдарлары өчен шул җиткән. Ә Россия глобалистлары рус телен генә калдырырга хыяллана. Илдә менә шушы идеяләрне тормышка ашыру сәясәте бара. Илдә җитәкчелек алмашынмыйча торып туган телдә укытуны саклап калу мөмкин эш түгелдер дип исәплим.


– Татар теле дәресләренең саны чынлап та кимегән очракта килеп чыгачак бушлыкны тутыру әдәбият һәм сәнгать өстенә төшәчәк дигән сүзләр белән килешәсезме? Бу юнәлештә нинди эш алып барыла дип уйлыйсыз?


Юк, мондый фикер белән килешмим. Инде әйткәнемчә, дөньяда глобализация барган заманда аерым бер татар теле генә зыян күрми, барлык милли телләргә дә шуный ук юкка чыгу куркынычы яный. Ә интернетның халыкны әдәбияттан, китап укудан читләштерүгә китерүен барыбыз да күреп торабыз. Татар теле дәресләренең санын киметү әле ул укыту өлкәсендә бушлык барлыкка китерә дигән сүз түгел. Монда тел дәресләрен укытудан бигрәк, барлык предметларны да туган телдә укыту турында, яңадан совет чорындагы укыту системасына кайтару турында сүз алып барырга кирәктер. Татар телендә укып чыктык, югары уку йортларына да керә алдык, югары белем алып, тормышта үз урыныбызны да таптык. Башка милли республикаларда да үз туган телләрендә укыдылар. Шулай ук башлангыч мәктәптә укыган чакта ук балага берничә чит тел өйрәтү турында уйларга кирәк. Ә урыс татар телен өйрәнергә теләми икән, теләмәсен, аларга чынлап та башка телләр укыту бурычын куймаска кирәк. Белсеннәр шунда үз телләрен, сөйләшсеннәр шунда үз телләрендә. Без бит аларны аңлыйбыз. Шул җитмәгәнмени?! Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә дә бирдерергә кирәк дигән сүз белән дә килешәсем килми. БДИ ул югары уку йортына керүгә юл ача торган нәрсә. Бөтен баланың да югары уку йортына керүен шарт итеп кую дөрес түгел. Завод-фабрикаларда, авыл хуҗалыгында эшләргә дә кеше кирәк бит.


Ә әдәбият һәм сәнгатьнең телне саклап калуда, әлбәттә, роле гаять зур. Бездә хәзер әдәбиятта да, сәнгатьтә дә совет чорындагы биеклеккә һәм бөеклеккә ирешкән шәхесләр бетеп бара. Профессиональ сәнгать һәвәскәрлек, үзешчәнлек кибәкләре белән чүпләнде. Дөньяны зәвыксыз «әсәрләр» басып китте. Язучыларыбызның да инде чирек гасырлык юбилеен тантана итүче үзгәреп корылган илебезның заман героен тудырган әсәр иҗат иткәннәре юк. Шуңа күрә татар телен укытуда барлыкка килгән бушлыкны бүгенге язучыларыбызның язмалары белән тутыру ниндидер уңай нәтиҗә бирер дигән уйдан ерак торам.


– Үсеп килүче буынны әдәбият-сәнгатькә җәлеп җәлеп итү, тартып китерүнең нинди формаларын күрәсез?


Баланы теле ачылганда ук китап укып тәрбияләүгә игътибарны арттырырга кирәк. Югыйсә хәзер безнең яшь ата-аналар балага китап уку дигән нәрсәне бөтенләй оныттылар. Интернетта төрле сайт хуҗаларының үз укучыларына балаларга китап уку кирәклеген искәртеп мөрәҗәгать итеп торуына ирешергә кирәк. Интернетны ачуга, «Син балаңа китап укыйсыңмы?» яисә, «Балаңа фәлән китапны укы!» дигән язу, реклама килеп чыгарга тиеш. Язучыларның әсәрләрен интернетка кертү, аларның сайтларын, блогларын булдыру, электрон китаплар, журналлар ачуны гамәлгә кертү, инстаграмда һәм башка сайтларда үз битләрен булдыру мөһим. Киләчәк – интернет кулында! Нәфис әдәбият аның хуҗасына әверелергә тиеш. Шунда гына без балаларыбызны төрле онлайн системалар колына әверелгән җансыз, рухи бушкуыклар булудан саклап калачакбыз, аларның югары зәвыклы, югары интеллектка ия булган, бөтендөнья әдәбият казанышларында тәрбияләнгән шәхесләр итеп үстерә алачакбыз.


Ландыш Нәсыйхова язып алды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ