Логотип Магариф уку
Цитата:

Равил Фәйзуллин Балык Бистәсе укытучылары янында кунакта

Балык Бистәсерайонының Юлсубино (халык телендә Балтач) авылы гомер-гомергә мәгърифәтле халкы белән дан тоткан. Əлеге гади татар авылында белем алып, әдәбият, журналистика өлкәсендә зур уңышларга ирешк...

Балык Бистәсерайонының Юлсубино (халык телендә Балтачавылы гомер-гомергә мәгърифәтле халкы белән дан тотканƏлеге гади татар авылында белем алып, әдәбият, журналистика өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхесләребез байтак. Халык шагыйре Равил Фәйзуллин үзе генә дә ни тора!


Равил абый: «Сеңлем, әйдә туган якларга командировкага кайтып киләбез», - дигәч, бик шатланып риза булдым. Равил Фәйзуллин исемендәге Юлсубино төп мәктәбендә татар теле укытучыларының «Яңа педагогик технологияләр, укыту эшчәнлегенең яңа формалары аша укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксындыруны арттыру» темасына район семинарында катнашу өчен Равил Фәйзуллин һәм яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев белән бергә юлга кузгалдык.DSC_0790
DSC_0813


Туган телебез кысрыкланган заманда татар теле укытучыларының рухларын төшермичә, телебезнен киләчәге өчен бар көчләрен куеп тырышлык күрсәтүе бездә зур соклану, горурлык хисләре уятты. Укытучылар татар телен укытуда инновацион технологияләр куллану, төп дәүләт имтиханына әзерләнү, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә актив укыту методлары хакында тәҗрибә уртаклаштылар. Семинардан соң Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль чара узды. Укучылар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Әхмәдиева җитәкчелегендә туган телебезгә багышланган шигырьләр, җыр һәм биюләр башкардылар. Сүзне Казаннан килгән кунакларга бирер алдыннан, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, милли мәсьәләләр буенча методист Ләйсән Хисамова һәм Юлсубино мәктәбе директоры Нияз Гарипов район мәгарифе яңалыклары хакында кыскача мәгълүмат җиткереп, үзләренең сүзләрен әйтте. Без, үз чиратыбызда, матбугат, татар җурналистикасы хакында чыгышлар ясадык, шигырьләр сөйләдек, укучыларның сорауларына җавап бирдек. Əлеге очрашу барлык катнашучылар күңелендә милләтебезнең киләчәгенә өмет уятты. Чарадан соң Равил абый Фәйзуллинның туган нигезенә дә кагылдык. Юлсубинодан күтәренке рух, онытылмаслык тәэсирләр белән кайттык.DSC_0786 DSC_0814 DSC_0842 DSC_0870

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ