Логотип Магариф уку
Цитата:

Республика клиник хастаханәсе кем исемен йөртәчәк?  

200 елдан артык үзенчәлекле тарихы булган Казан медицина мәктәбе дөньякүләм дан-шөһрәткә ия. Әлбәттә, мондый олы мәртәбәгә бар гомерләрен медицина өлкәсенә багышлаган атаклы табиблары, сәламәтлек сакл...

200 елдан артык үзенчәлекле тарихы булган Казан медицина мәктәбе дөньякүләм дан-шөһрәткә ия. Әлбәттә, мондый олы мәртәбәгә бар гомерләрен медицина өлкәсенә багышлаган атаклы табиблары, сәламәтлек саклау белгечләре, хирургларыбызның фидакарь хезмәте, таланты бәрабәренә ирешелүе берәүгә дә сер түгел.


Еллар уза, шәхесләр арабыздан китә тора. ә аларның үлемсез исемнәренә тарих тузаннары кунмасын, аларның данлы хезмәт һәм тормыш юлы сәхифәләре белән килер буыннар да иркенләп таныша алсын нишләргә?


Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы, республикабызның медицина хезмәткәрләре ассоциациясе белән берлектә, моны хәл итүнең шактый нәтиҗәле юлларын тапкан.


703A0104 (1)


Шуларның берсе – «Татарстанның атаклы табиблары» дигән китаплар сериясен нәшер итүгә алынганнар. Шушы көннәрдә аның рус телендә беренче китабы дөнья күрде. Әлеге китапка Казан медицина мәктәбенең алтын баганалары саналган Иван Домрачев, Николай Медведев, Александр Ратнер, Михаил Сигал, Камил Зиятдинов, Диләвер Зөбәеров, Илдар Салихов, Иршат Мөхетдинов, Сергей Абуладзе һ.б. – барысы 14 атаклы табибыбызның хезмәт кешесе, шәхес буларак калку чагылдырылган, йөгерек тел белән бәян ителгән язмалар туплап бирелгән. Замандашларының истәлек-хатирәләре, уникаль архив материаллары, шәхси альбомнардан алынган фотолар белән тулыландыргач, бу китап үзенә күрә Татарстан медицинасы үсеше энциклопедиясе рәвешен алган. Якын киләчәктә «Татарстанның атаклы табиблары» сериясеннән икенче, өченче китаплар да озак көттермәс төсле. «Тиздән, бик тиздән беренче китабының татарча варианты да дөнья күрәчәк», – дип ышандырдылар бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә чыгыш ясаган Татарстан медицина хезмәткәрләре ассоциациясе идарәсе рәисе Ростислав Туишев, әлеге китап авторы Валерий Мирошников һәм «Здоровье нации» журналының баш мөхәррире Елена Степанова.


Әйткәнемчә, атаклы медикларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы кылырга җыенган изге гамәлләрнең бу әле берсе генә.


Моңарчы Казандагы күпчелек хастаханәләр 6 нчы, 7 нче, 12 нче ... дип аерым саннар белән аталып йөртелә иде. Тиздән аларга шушы медицина учреждениесе эшчәнлеген оештыруга үзенең зур өлешен керткән медикларыбызның исемнәре биреләчәк. Шул исәптән Республика клиник һәм Балалар клиник хастаханәләренә дә. Инде аның беренче карлыгачы да бар. Әйтик, халыкка 5 нче шәһәр хастаханәсе буларак билгеле булган хәзерге КФУның медицина клиникасына, ремонттан соң, 1966 – 1986 елларда 5 нче хастаханәнең хирургия бүлеге мөдире булып эшләгән СССРның халык табибы Владимир Павлович Крупин исеме бирелде.


Исәнәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык. Шушы хакыйкатькә тугры калып, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Казандагы Арча зиратына җирләнгән 68 табибның каберләрен барлап, аларны тәртипкә китерүне оештырган.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ