РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында яңа кадр

Алексей Владимирович Лопатин Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары итеп билгеләнде.

Кыскача белешмә:

Алексей Лопатин 1971 елда дөньяга килгән.

1993 елда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый, геология-минералогия фәннәре кандидаты, биология фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясе корреспондент-әгъзасы.

2006 елдан 2015 елга кадәр А.А. Борисяк исемендәге Палеонтология институтында фәнни эшләр буенча директор урынбасары.

2015 елдан Фәнни  оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.

41d5f107048ae27ae4c8

Добавить комментарий