Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия геройлары – Казанда

9 декабрьдә – Ватан геройлары көнендә Казандагы Җиңү паркында «Россия геройларын бу килеш беркем дә күргәне юк» дигән фотокүргәзмә ачылды. Ул Мәскәүдәге «Буыннар хәтере» дигән Хәйрия фонды тарафыннан...

9 декабрьдә – Ватан геройлары көнендә Казандагы Җиңү паркында «Россия геройларын бу килеш беркем дә күргәне юк» дигән фотокүргәзмә ачылды. Ул Мәскәүдәге «Буыннар хәтере» дигән Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган һәм ул башкалабызда бер ай дәвам итәчәк.


 

Фонд директоры Екатерина Круглова сүзләренә караганда, әлеге фонд ел ярым элек кенә эшли башлаган. Ул кайнар нокталарда батырлыклар күрсәткән солдатларга матди ярдәм, сугыш инвалидларына коляска ише кирәк-яраклар алуда ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган. Ветераннар белән эшләү барышында алар ветеран сугышчыларны башка яктан да ачканнар. Физик мөмкинлекләре чикле булуларына да карамастан алар  тормышта да көчле рухлы булып кала алганнар. Шулай итеп Россия геройларын фоторәсемдә күрсәтү идеясе туган. Бу эшкә күренекле фотографлар Данил Головкин, Ольга Тупоногова-Волкова һәм Криста Судмалислар алынган. Фотокүргәзмәгә аларның 33 эше куелган. Экспозицияләр ачык һавада тора, аларны теләге булган барлык тамашачылар да карый алалар. Шунысы игътибарга лаек, геройлар арасында безнең якташыбыз Чистай егете Алексей Кораблевның да фоторәсеме бар.



Видео: пресс-конференция «Герои России, какими их не видел никто»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ