Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Яхинга ничә яшь?!

«Яшь» белән «ел» төшенчәләренең чын асылын аңлап, тиешле урында дөрес итеп яза белү   өчен университетның татар филологиясе факультетын тәмамлау гына җитмидер, күрәсең. Бу хакта инде заманында матбуга...

«Яшь» белән «ел» төшенчәләренең чын асылын аңлап, тиешле урында дөрес итеп яза белү   өчен университетның татар филологиясе факультетын тәмамлау гына җитмидер, күрәсең.


 Бу хакта инде заманында матбугатта Рүзәл Юсупов, Әхәт Сафиуллин кебек телче-әдипләребезнең үз  мәкаләләрендә аңлаган кешегә аңларлык итеп  язганнарын хәтерлим. Шулай булуга карамастан, «яшь» төшенчәсен «ел»дан аера алмау очракларына әледән-әле тап булудан җан әрни. Әле бит бу республика дәрәҗәсендә узган мәртәбәле чараларда!Дәлилме?!.


 15 гыйнвар көнне «Татарстан. Яңа гасыр» телеканалыннан мәшһүр композиторыбыз Рөстәм Яхинның тууына 95 ел тулуга багышлап уздырылган «Җырланмаган әле безнең җыр» дигән бәйрәм кичәсенең язмасын күрсәттеләр. Сүзем юк: әйбәт концерт. Тик бер мичкә балга ярты кашык дегет салынмаса, татар татар булып калмас идеме икән?! Бу очракта  да шулай:  сәхнәнең иң түренә «95 яшь» дип чәпәп куйганнар. Югыйсә, мәшһүр композиторыбызның безнең арадан киткәненә дә инде чирек гасырга якын. Татарда бары исән кешеләр хакында гына «фәлән яшь» дип язу һәм сөйләү нормада бит!


Тагын бер мисал. Әнә әтнәләр үз якташлары Шиһабетдин Мәрҗанине дә «яшәрткәннәр»: «Әтнә таңы» газетасы сайтында кичә «Якташыбыз, бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт»кә – 199 яшь» дигән хәбәргә тап булдым. Югыйсә, «яшь» урынына «ел» дип язарга гына кирәк иде бит!


Шул ук вакытта ара-тирә әле исән-сау шәхесләребезгә багышланган кичә-мәҗлесләрдә юбилярны 60, 70 ... елы белән котлаучылар очрый.


16272617531b29d9543fc0d938aabd30_XL


Күңелне тырнаган тагын бер мәсьәлә: кайбер язмаларда: «Әгәр исән булса, фәлән фәләневкә 90, 100 ... яшь тулган булыр иде» дигән җөмләгә тап буласың. Тик   медицинабыз никадәр генә алга китмәсен, әлегә бу яшькә җитү сирәкләрнең дә сирәкләренә генә эләгә. Бигрәк тә безнең шартларда. Шуңа да каләм ияләре, сүз осталары бу очракта да, телебез нечкәлекләрен тоемлап,  сак эш итсәләр иде.


 Фоторәсемнең чыганагы: http://www.mamadysh-rt.ru/obshchestvo/item/13799-mamadyshny-kyshky-chiya-sen-10-yash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ