Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2017» бәйгесендә катнашучыларның эшләренә анализ

«Күңелле каникуллар» буларак телгә кергән җәйге ял айларында кем ничек ял иткәндер, әмма укытучыларның бер ишләренә – «Авыл укытучысы» бәйгесендә катнашучыларга – җәйге ял көннәрендә дә мәктәп, уку-ук...

«Күңелле каникуллар» буларак телгә кергән җәйге ял айларында кем ничек ял иткәндер, әмма укытучыларның бер ишләренә – «Авыл укытучысы» бәйгесендә катнашучыларга – җәйге ял көннәрендә дә мәктәп, уку-укыту проблемалары эчендә яшәргә, заман таләбенә туры килгән эчтәлекле дәрес эшкәртмәләре белән шөгыльләнергә туры килде. Бәйгенең II этабына узган шушы мөгаллимнәрнең редакция тәкъдим иткән темаларга язган эшләрен без дә бик игътибар белән өйрәндек. Белем-сәләтенә, эш тәҗрибәсенә, педагогик осталыгына нигезләнеп төзелгән, укытучыларга гына хас бер пөхтәлек белән башкарылган дәрес эшкәртмәләре, истәлекле даталарга бәйле итеп язылган сыйныфтан тыш эшләр, нигездә, тирән эчтәлекле, актуаль темаларга багышланган булулары белән игътибарны җәлеп итте. Дөресен әйтик, араларында элегрәк язылган, диплом, курс эшләренең бер өлеше кулланылган, аннары аерым укытучыларга багышланган презентацияләр кебек язмалар, электрон альбомнар да бар иде. Без аларын да сокланып карадык, укытучыларның фантазиягә бай булуларына инандык. Әмма мондый презентация, электрон альбомнар (мәсәлән, Арча районының Яңа Кенәр урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Фәридә Сәмигуллина эше) күмәк көч белән башкарылган булганга, аларга рәхмәт әйтү белән генә чикләнергә булдык.


«Авыл укытучысы – 2017» бәйгесендә Татарстанның барлык төбәкләреннән (районнарыннан) берничә (әмма чикле түгел) укытучы катнашыр дип өметләнгән идек. Әллә безнең тарафтан оештыру эшләре җитеп бетмәдеме, әллә район мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре моңа әллә ни әһәмият биреп җиткермәдеме?.. Киләчәктә без моны игътибар үзәгендә тотарбыз. Шул ук вакытта Мөслим районы укытучыларын уңай яктан билгеләп үтү урынлы булыр. Алар үтә активлык күрсәтте. Кайсы эшләрен алсаң да, бәйге таләпләренә туры килерлек итеп башкарылган. «Укучыларда экологики культура тәрбияләү» темасын гына алсак та, укытучылар бу мәсьәләгә төрле яклап якын килгәннәр, сокланып карап утырырлык презентацияләр эшләгәннәр. Тәҗрибәле өлкән буын укытучылар арасында өметле генә күренгән яшь алмаш булуы да безне сөендерде. Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәрипованы күздә тотып әйтүем. Моңа ышану өчен, аның шушы санда урын алган «Иң гүзәл кеше икәнсез...» дигән Халыкара укытучылар көненә багышланган кичә үрнәге сценариесенә күз салу да житәдер.


Соңгы елларда мәктәп, гимназияләрдә җиң сызганып эшләүче педагоглар арасында ир-ат укытучыларыбыз да күзгә күренеп арта башлады. Аларның берничәсе без үткәрә торган бәйгедә дә катнашты, темалары да кызыклы гына иде. Без дә аларга зур өметләр баглаган идек. Кызганыч, алдагы этапка юллаган хезмәтләре плагиат планкасын (65%) уза алмады. Тагын биш-алты укытучының эше бу исемлекне тулыландырды. Соңгы унлыкка дәгъва кылган мөгаллимнәрнең эшенә үтә зур җаваплылык белән карадык. Жюри әгъзалары арасында бәхәсле моментлар булуын да әйтеп узарга кирәктер. Төрле төбәк (район) вәкилләрен һәм төрле предмет укытучыларын алдагы турга уздырырга тырыштык, әмма шулай да укытучының иҗат җимеше алгы планга куеп каралды.


Шуны ассызыклап әйтергә кирәк: мондый бәйгеләрнең безнең өчен дә, укытучылар өчен дә әһәмияте гаять зур. Редакция өчен яңа абунәчеләр табыла, яңа авторлар ачыклана, үзара тыгыз элемтә урнашып кала. Алар редакциягә дигән материалларын баштарак кыенсынып кына юллаган булсалар, алга таба кыюланалар. Язмаларга ачыклык кертеп, тулыландырып, журнал битләрендә бастырып чыгару мөмкинлеге туа. Вәгъдә биргәнебезчә, бәйгенең II турына килгән материалларның яртысыннан артыгын, сан белән әйтсәк, унбишләбен редакцияләп, план-тематикага туры китереп, алга таба автор белән тулыландырып, журналда (кайберләрен электрон журналда) бастырырбыз дип уйлыйбыз.


III этапка үткән укытучылар исемлеге


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ