Логотип Магариф уку
Цитата:

Саклык банкындагы 1 мең сум акча бер төн эчендә 700 мең сумга әйләнгән?

Ни өчен кеше акчасын саклык банкына сала? Өйдә “эшсез” ятканчы, азмы-күпме табыш китерер дип уйлый ул. Әйе, кайчак анда да “яна”. Тик янмаса, табыш китерә бит.Әгәр сезгә “Саклык банкындагы 1 мең сум а...

Ни өчен кеше акчасын саклык банкына сала? Өйдә “эшсез” ятканчы, азмы-күпме табыш китерер дип уйлый ул. Әйе, кайчак анда да “яна”. Тик янмаса, табыш китерә бит.
161f7ce41dcefdbd
Әгәр сезгә “Саклык банкындагы 1 мең сум акчагыз бер төн эчендә 700 мең сумга арткан” дисәләр, ышаныр идегезме? Юк, әлбәттә. Банклар беркайчан да мондый табыш бирмәячәкләр. Ә кылган яхшылыгыгыз әйләнә ала! Аллаһы Тәгалә бер зур мөмкинлек бирә: рамазан аенда кылган бер яхшылыкны 700 яхшылыкка әйләндерә дә куя. Тели икән, 700дән дә арттыра.
Адәм баласына 12 айның берсендә хезмәт хакларыгыз 700 тапкыр арта дисәләр, бу айдан һәркем файдаланып калырга ашыгыр, ул аны зарыгып көтеп алыр иде.
Мөселман кардәшләр, изге рамазан аеннан да файдаланып калырга ашыгыйк. Бигрәк тә соңгы ун көненнән. Ә ул ун көнлек кичә башланды!
Сүз башына кире кайтып шуны әйтәсе килә, саклык банкы биргән “табыш”лар хәләл түгел. Исегезгә төшереп әйтү генә, чөнки моны ишетми-белми калган татар сирәктер. Тормышыбызга бәракәт китерәчәк хәләл табышка гына омтылыйк! Инде санаулы көннәре калган рамазан аеннан файдаланып калырга тырышыйк!
Фоторәсемнең чыганагы: https://realnoevremya.ru/articles/34354

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ