Логотип Магариф уку
Цитата:

«Салам түбәле ятим өебезгә кайтыр идем»

Безнең халкыбыз җырчыларга, гомумән, артист халкына гомер-гомергә башка камырдан яратылган зат итеп карады. Концертларда яки спектакльләрдә ниндидер җыры яки роле белән бәгырен телеп алган  берәве йөр...

Безнең халкыбыз җырчыларга, гомумән, артист халкына гомер-гомергә башка камырдан яратылган зат итеп карады. Концертларда яки спектакльләрдә ниндидер җыры яки роле белән бәгырен телеп алган  берәве йөрәгенә кереп калса, ул аның йөрәгендә шушы җыры, образы белән бергә яши башлый. Мәҗлесләрдә аның шушы җырын сузып,  ихтирамын белдереп калырга тырыша. Ялгыз калган минутларында шушы көйгә хәсрәтен таратып, моңланып йөри. Яшәгән саен күңел дөньясына   башка җырларын алып керә,  колакка кергән кызыклы хәбәрләрдән аның якты образын тудыра. Гомерендә бер тапкыр күргәне-очратканы булмаса да,  күңел түрендә үзенең якын кардәше итеп саклый. Тора-бара, гомеренең бер чатына җиткәндә,  берәү дигән җырчы-артист әнә шулай аның рухи  байлыгына әйләнә. Үзенең милли горурлыгы булырдай бөек затларын халык әнә шулай тудыра, аны гомере буена күңелендә барлап яши. Без бәләкәй чактан ук Әлфия апа Авзалованың ятимлек ачысын кичереп  үсүен белә, радиодан берәр җыры яңгырауга, “аның бит үскәндә мондый кешеләре булмаган”,-дигән шикелле, әти белән әни ягына борылып карый идек. Чөнки Әлфия апа хакында  безгә нәкъ менә алар сөйли торган иде бит. Югыйсә, икесе дә  Әлфия апаны  тормыш юлларында  һич очраткан кешеләр түгел. Әмма Әлфия апа җырларындагы тирән моң аларның йөрәкләрен телгән, шул моң аның язмышы белән кызыксынырга мәҗбүр иткән. Ходай ятимнәр күңеленә моң-сагыш дигәнен мул итеп иңдерә икән шул. Әти белән әни шуны сизгән. Шунлыктан, өебездә Татарстан радиосыннан  Әлфия апа башкаруында җыр тыңлаганда без аны үз туганыбызның, үз кардәшебезнең тавышы итеп тоя идек. Еллар үтеп, журналист булып эшли башлагач, миңа әлеге дә баягы Татарстан  радиосы өчен сөекле җырчыбыз Әлфия Авзалова турында тапшыру әзерләргә насыйп булды. Очрашу урынын җырчы Киров урамы башындагы  Спорт сараена билгеләде. Анда аның концертлары бара иде. Тамаша башланганчы, грим бүлмәсендә ул миңа ятимлектә узган бала чагы турында сөйләде. Гомеренең иң авыр чоры  балалык елларына туры килгән аның. Сабый чагының кайсы көне, кайсы елы турында гына сөйли башласа да, сүзе тормышының ятимлек ачысы бәгыренә сеңгән кыен мизгелләренә килеп бәйләнә иде. Әйтерсең аның Балачак иле бакчасын кемнәрдер авыр таш белән бастырып куйганнар  - 5 яшеннән әнисеннән кала. Газиз әнкәсе тиф авыруыннан вафат була. Озак та үтми, сеңлесе дөнья куя. Әтиләре гаиләсен ташлап чыгып китә. Ике ятимә кызны әнисенең апасы Закирә тәрбиягә ала. Балалар хакына дип, алъяпкычына башак уып җыйган ике уч арыш өчен Закирә апаны 5 елга төрмәгә ябалар.  “Бик авырлык күреп, салкын мич башында күшегеп үстем әнием үлгәч, энем,- дип сөйләгәне истә калган Әлфия апаның.- Әгәр яшьлегем кире кайтса, һич курыкмас идем, әниемнең күз нурлары сеңгән шул салам түбәле ятим өебезгә әйләнеп кайтыр идем. Үлмәдем бит. Кемгә кер, кемгә идән юдым! Тырыштым! Миңа моң каян килгәнме? Ятимлектән, энем. Көтүче әтиемнең бик моңлы итеп җырлаганын хәтерлим.” Үзе турында ул башка сөйләп тормады. Аны сәхнәдә сөйгән халкы, тамашачылары көтә иде. Хәер, әйтмәсә дә аңлашыла- калганын аның җырлары сөйләячәк иде ич.


Әлфия апа әнә шулай, үзен тамчы да җәлләмичә, гомере буе  газиз халкына, үзе кебек моңсар милләтенә тугры хезмәт итте. Җырчының “Үзем турында” дигән автобиографик китабында мондый юллар бар: “ земнең иҗат гомеремдә җырлаган  җырларымны хәзер тыңлыйм да, яшьлек елларым, яраткан газиз кешеләрем, сәхнәдәш дусларым күз алдыма килеп, үзәкләрем өзелеп куя. Күптән түгел радио аша үзем яраткан“Мәхәббәтем” җырын (Фәттах Латыйпов көе, Әхмәт Ерикәй шигыре) тапшырдылар. Тын да алмый тыңладым, күземә мөлдерәп яшьләр тулды. Күкрәп үскән агачны тамыры белән кубарып ташладылармыни. Йөрәгемнең ниндидер кылы өзелде.Әллә нинди хисләр, тойгылар кочагында калдым. Шул җыр минем бөтен язмышымны тасвирлый шикелле. Шул җырда минем узган яшлегем, мәхәббәтем, сагышым- барысы, барысы... Шул җырда мин эреп, җырга әверелеп беткәнмен кебек тоелды.”


Халкыбызның олуг җырчысы Әлфия апа Авзалова әнә шулай буыннан буынга тоташ бер моң булып күчә-күчә, күңелләрдә озак еллар сакланыр әле. 17 октябрьдә“Пирамида” сәнгать сараенда Татарстанның халык артисты, легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә багышлап уздырылган хәтер кичәсенең асылына шушы мәгънә салынган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ