Шәкертләр «Гаилә һәм мәктәп» укый
КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә танылган журналистлар белән атна саен очрашулар булып тора. Бу атнада татар журналистикасы кафедрасы студентлары «Гаилә һәм мәктәп» журнал...
КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә танылган журналистлар белән атна саен очрашулар булып тора. Бу атнада татар журналистикасы кафедрасы студентлары «Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова белән аралашты.
Әти-әниләр һәм укытучы-тәрбиячеләр өчен бала тәрбияләү мәсьәләләре буенча махсуслашкан журнал буларак, шәкертләрне редакциядә эшләү үзенчәлекләре кызыксындырды. Теманы яктырту өчен белгечләр эзләү, тираж эшләү юллары, заманга яраклашу өчен сайт мөмкинлекләрен актив файдалану, гаиләдә милли традицияләрне саклау, өстәмә проектлар – сәгать ярым сорауларны яудырып кына тордылар.
Соңыннан аралашу КФУның «Дөрелфөнүн» газетасының 5 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә дәвам итте.
Комментарийлар