Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәхси үрнәк эшләп булмастайны эшләтә! «Гаилә һәм мәктәп» журналының яңа саны чыкты

«Артист баласы сәхнә артында үскән кебек, укытучы баласы мәктәптә үсә. Сафиуллиннарның уллары Наил дә, калдырырга кеше булмаганлыктан, кечкенәдән әти-әнисенә ияреп, мәктәпкә килә. Кайсы укытучының дәр...

«Артист баласы сәхнә артында үскән кебек, укытучы баласы мәктәптә үсә. Сафиуллиннарның уллары Наил дә, калдырырга кеше булмаганлыктан, кечкенәдән әти-әнисенә ияреп, мәктәпкә килә. Кайсы укытучының дәресе юк, малай шуның янында. Шулай «укып» йөри торгач, биш яшь тулуга, беренче сыйныф укучысы булып китүен сизми дә кала малай. Аның турында вундеркинд дип әйтмәсәләр дә, бөтен сыйфатлары шул хакта сөйли». Балтач районында яшәүче Нәҗмиевләр-Сафиуллиннар нәселенең укытучылык стажы 450 елдан артып китә. Үз һөнәреннән тәм һәм ямь алып яшәүчеләр без дә очрашып кайттык.обложка 1-1


«Ата-аналарга бакча эшчәнлеге турында күпме генә сөйләсәң дә, үзләре тотып, күреп карамыйча, эчке тормышны аңлый алмый. Бездә, кайберәүләр уйлаганча, балалар идәндә уенчыклар белән генә уйнап утырмый. Ата-аналар белән менә шундый уеннар оештыру, аларның кәефен күтәрү белән бергә, тәрбияче һөнәренә башка күзлектән карарга ярдәм итә». Нурлаттагы балалар бакчаларында әти-әниләр белән якынаю ысулларын тапканнар.


Адәм баласына, кеше булу өчен, гомере буе тәрбияләнергә туры килә. Ә аны башлау өчен иң кулай вакыт – ана карынындагы тугыз ай, диләр галимнәр. Соңара төшеп, балачактан башласак та, нәрсәгә булса да өлгерәчәкбез әле. Әти-әни, әби-бабай үрнәге – гаилә бала тормышында мөһим роль уйный. Шулай ук тирә-юньдәге кешеләр, хәтта аунап яткан әйберләр дә, табигать тә баланың холык-фигыленә йогынты ясый. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче заман уенчыкларына битараф булмаган укучыбыз хатын сезгә дә тәкъдим итәбез.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ