Сиринә Мөхәммәтҗанова җиңү яулады
Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында 2017 елгы нәтиҗәләргә багышланган матбугат конференциясе узды.Әлеге матбугат конференциясе кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкил...
Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында 2017 елгы нәтиҗәләргә багышланган матбугат конференциясе узды.
Әлеге матбугат конференциясе кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында уздырылган йөрәк-кан әйләнеше авырулары, терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләре һәм авырулары профилактикасына караган актуаль мәсьәләләр буенча «Йөрәгеңне тыңла» һәм «Хәрәкәт - шатлык чыганагы» конкурсларына нәтиҗә ясалды.
«Хәрәкәт - шатлык чыганагы» бәйгесендә «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррир урынбасары Сиринә Мөхәммәтҗанова 2 нче урынга лаек булды.
Комментарийлар